С нами 17149 учителей, 7296 учеников.
Присоединяйтесь – это бесплатно!
251
мой комментарий
0
блогов
0
сообществ
2
учебных материала
0
статей
0
мастер-классов
0
экскурсий
0
дискуссий
0
новостей
Нина Фадеева, (на сайте с 02.03.2014 г.)
Был(а) на сайте 1 год назад
Рейтинг: 45.34/552
183 793
просмотра
345
комментариев
406
место в рейтинге
Результаты педагогической деятельности
       1.Тема. Эндәш сүзләр дәрьясы.  
        Максат: укучыларның әлеге тема буенча белемнәрен тикшерү; гомумиләштерү; танып – белү активлыгын үстерү; орфография буенча белемнәрен тикшерү; сүз байлыгын үстерү; белем һәм күнекмәләрне формалаштыру; белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтү; эстетик зәвыкны үстерү; әхлак тәрбиясе бирү; профориентация.
      Җиһазлау: магнитофон, аудиоязма, индивидуаль биремнәр, тестлар, таблица, китаплар, рәсемнәр, кроссворд, уен элементы язылган таблица, буклетлар.
     Метод һәм алымнар: эңгәмә, индивидуаль  бирем үтәү, дидактик уеннар үткәрү, җыр тыңлау, текст биремен үтәү, шигырь иҗат итү, төркемләп эшләү.
      Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле, җыр сәнгате.
      Яңа пед. Технология:  профильле укыту,тестлар.
      Дәрес төре: белемнәрне ныгыту.
 
      Ι. Башлам.
1. Укучыларның фикерен дәрескә әзерлеккә туплау. Уңай психологик халәтбулдыру.
2.Татар теле дәресен башлыйбыз.
- Балалар, күренекле тел галимәсе Ф. Сафиуллина үзенең бер хезмәтендә болай дип язган:
   Тел дигән дәрья бар,төбендә энҗе- мәрҗән бар,
   Белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр.
Мин сезне белем дәрьясына чумарга чакырам. Сөйләм нинди генә төрдә булмасын, ул һәрвакыт кемгә дә булса мөрәҗәгать ителгән була. Шуңа күрә эндәш сүзнең роле бик зур.
   Эндәш сүзне без күп кулланабыз. Әмма аларны җөмлә кисәкләреннән аеруда кыенсыналар һәм язганда алар янына тиешле тыныш билгеләре куюда хаталаналар.
   Безнең белемнәребез нинди икән? Эйдәгез, ярышта сынатмыйк. Бүгенге дәрестә төрле һөнәр ияләре катнаша: телчеләр һәм галимнәр.(Тактага су асты күренешле таблица, өстәлгә исемнәр таблицасы куела.)
а)”Истә калдыр” уен элементы.
     ΙΙ. Драматик хат уку.
   Ш. Биктимеров үз гомерендә бик күп рольләрне башкарган. Шулар арасында сез кайсыларын исегезгә төшерә аласыз?
-
- Хәзер бу хаттагы биреен укып, без аның тагын нинди рольләр уйнаганын белербез. Зирәк һәм игътибарлы балалар аны әйтә алачаклар.(Хат укыла. Укучылар җавап бирәләр. Жетон өләшенә.)
     ΙΙΙ. Кабатлау.
   ٭٭٭ Җөмләнең бер кисәгенә дә буйсынмыйм, баш килештә киләм, барлык сүз төркеме белән дә белдерелә алам.(ИЯ.)
   ٭٭٭ Җөмләдә һәрвакыт ия турында хәбәр итәм, аның белән үзара килешеп яшәргә омтылам.(ХӘБӘР.)
   ٭٭٭ Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклыйм.(ТӘМАМЛЫК.)
   ٭٭٭ Мин иң матур кисәк. Исемне ачыклыйм, җөмлә патшасы ияне дә матурлыйм. Тәмамлыкка да иярәм.(АЕРГЫЧ.)
   ٭٭٭Җөмлә эчендә генә түгел, тормышта да әһәмиятлемен. Һәр кеше үзенең вакытын бүлә, урынын таба белергә тиеш. Минем урыным хәбәр янында.(ВАКЫТ ХӘЛЕ.)
   ٭٭٭ Кайбер балалар өс киемнәрен, дәреслекләрен тиешле урыннарына куймасалар, аларны иртән эзләп интегәләр, шул сәбәпле дәрескә соңга калалар. Ә походларда урында ориентлаша белмәсәләр, адашып калулары да ихтимал.(УРЫН ХӘЛЕ.)
   ٭٭٭ Ә мин тормышта иң кирәкле нәрсә. Тормышта максатлы кеше генә зур уңышларга ирешә.(МАКСАТ ХӘЛЕ.)
    ٭٭٭ Элек миңа да игътибар зур түгел иде. Ә менә хәзер базар икътисадына күчү белән, миңа әллә каян сәлам бирәләр, чөнки һәр нәрсәнең чамасын белергә кирәк шул.(КҮЛӘМ- ЧАМА ХӘЛЕ.)
   ٭٭٭ Минем тормышым гел күңелле күренешләрдән генә тормый. Күп кенә укучылар авырганга күрә, дәрескә дә килә алмыйлар.(СӘБӘП ХӘЛЕ.)
   ٭٭٭ Минем исемем матур булмаса да, тормышта гел киреләнеп кенә йөрмим мин, кешеләрдә ихтыяр көче тәрбиялим.(КИРЕ ХӘЛ.)
   ٭٭٭ Электән таләп иттеләр,
     Шарт тудыр син безгә, дип.
     Ә хәзер мин әйтә алам
     Яшәвең өчен үзең тудыр шартың дип.(ШАТР ХӘЛЕ.)
   ٭٭٭ Минем ярдәм белән математика дәресләрендә мәсьәләләр төзиләр.(РӘВЕШ ХӘЛЕ.)
 
     ΙV.”Син беләсеңме?”
   Тестка җавап бирү (Кызыл, яшел, зәңгәр тестлар өләшенә. Җаваплар алына. Жетон өләшенә.).
   Кызыл карточка.
1.Эндәш сүз алдыннан килгән И ымлыгы…
а) өтер белән аерыла,
б) өтер белән аерылмый.
2. Эндәш сүз кайсы килештә килә?
     а) бер килештә дә килми,
     ә) баш килештә,
     б) төшем килешендә.
3. Эндәш сүз җөмлә кисәге була аламы?
     а) була алмый,
     ә) була ала.
4. Эндәш сүзләр сөйләмне
     а) матурлыйлар,
     ә) бер нинди әһәмияте дә юк.
5. Эндәш сүзләр җөмләнең кайсы урынында киләләр?
     а) башындә, уртасында, ахырында,
       ә) Җөмләдә бөтенләй кулланылмыйлар.
6. Эндәш сүз җөмләнең кайсы кисәге?
        а) баш кисәге,
        ә) иярчен кисәге,
        б) модаль кисәге.
 
     Зәңгәр карточка
1.Күп нокталар урынына  кирәкле эндәш сүзне куеп, әсәрнең исемен языгыз.
      …, мин көчек күрдем. (Р. Миңнуллин.)
а) песи,
ә) көчек,
б) әни.
2. Күп нокталар урынына кирәкле эндәш сүзне куеп, әсәрнең исемен языгыз.
       Кичер ….
           а) әни,
           ә) илем,
           б) дустым. (М. Җәлил.)
3. Күп нокталар урынына кирәкле эндәш сүзне куеп, әсәрнең исемен языгыз.
        Кичер мине, …
           а) әби,
           ә) әти,
           б) әни.(Батулла.)
 
   Яшел карточка
1. Эндәш сүзне табарга.
   И каләм, безгә һәр сулуда ярдәм һәм мәрхәмәт ит.(Г. Тукай.)
       а) И каләм,
       ә) безгә,
       б) мәрхәмәт ит.
2. Эндәш сүзне табарга .   
        Сайра, сандугачым, сайра, талдан талларга кунып.(М. Садри.)
             а) сайра,
             ә) очып,
             б) сандугачым.
3.  Эндәш сүзне табарга.
        Дулкыннар, дулкыннар, ник болай шаулыйсыз?(М. Җәлил.)
             а) шаулыйсыз
             ә) дулкыннар,
             б) болай.
 
     VΙ. Әдәби Әсәрләр күрсәтелә. Укучылар эндәш сүзләрне табалар.
Рәшит Гариф. “Көт мине, Гөлчәчәк!”
Әбрар Кәримуллин. “Язмыш, язмыш…”
Гомәр Бәширов. “И язмыш, язмыш…”
Нәби Дәүли. “Хәерле көн, дуслар.”
Зиннәт Вәли. “Исәнме, кызым.”
Батулла. “Кичер мине, әнкәй.”
Алмаз Гыймадиев. “Хуш, Тамчыгөл!”
Тәлгат Нәҗмиев, Мәгъсүм Хуҗин. “Яшә, Саба- йорт!” 
     Иң зирәк укучыны билгеләү.
 
Сораулар әйтелә:
1.Телчеләргә.
а). Эндәш сүз ничәнче зат белән бәйле?(ΙΙ зат белән)
ә). Составы ягыннан нинди эндәш сүзләр була?(җыйнак, җәенке)
     2. Галимнәргә.
а). Сөйләм төбәп әйтелә торган затны, предметны белдерә торган сүз?(эндәш сүз)
ә). Кешедән кала башка предметларга төбәп эндәшү күренеше?(сынландыру)
 
     VΙΙ. Казаным.
а) Казан турында шигырь уку.
Әй, нурлы Казан,Син илем төсе.
Синең ташларда
Бабайлар эзе.
Еракта да син
Йөрәккә якын-
Торган җир- көмеш,
Туган җир- алтын.(Х. Туфан.)
Кил әле, Иделнең җиләс җиле,Юлларга чәчәкләр сип әле.
Ак булып, саф булып истә калсын
Казанның кадерле кичләре.(Х. Туфан.)
ә) Казан турында бер куплет шигырь язу.(Иҗат итү минуты.)
 
     VΙΙ. Ял минуты.
 
     VΙΙΙ. Дөрес яз.
   Эндәш сүзне ия белән бутарга ярамый. Хәзер тәкъдим ителәчәк эш шул турыда.(Эндәш сүзне ия итеп үзгәртеп язарга.)
Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил! (Туган ил сагындырды, бик сагындырды.)
Шаулагыз, имәннәр, тыныч тормышның беренче кышына мәдхия җырлагыз! (Имәннәр тыныч тормышның беренче кышына мәдхия җырлыйлар.) 
“Телефон” куела.(Укучылар мөрәҗәгать итеп сөйләшеп карыйлар.)
Нинди эндәш сүзләр була?а) (Анна Петровна, әнием, дәдәй, акдәдәй, җиңги, күрше, дустым, классташым, һ. б.)
ә) (Молодой человек, синьор, синьорина, мадам, госпожа, женщина, әфәнде, туташ, ханым.)
2. Татар телендә гаять матур эндәшү формалары бар: (тәрбия моменты)
    әткәй, әнкәй, туганым, бәбкәм, акыллым, үскәнем, матурым, сандугачым, былбылым, кадерлем, җаным, сөйгәнем, һ. б.
 
Котлау открыткасы язу.
 
     ΙΧ. Белемеңне ныгыт.
Кроссворд чишү.
Сөйләм төбәп әйтелгән затны, предметны белдерә торган сүз. (эндәш сүз)
Эндәш сүз җөмлә кисәкләреннән нәрсә белән аерыла? (өтер)
Көчле тойгы белән әйтелә торган эндәш сүздән соң нинди тыныш билгесе куела? (Өндәү билгесе.)
Сөйләм төбәп әйтелгән кеше (зат).
Баш килештәге нинди сүз төркеме белән белдерелә? (исем)
Әйбер, бөҗәк, һ. б. (предмет) 
     Χ. Дәресне йомгаклау.
Нәтиҗә: 1. Хат язганда, сөйләшкәндә, әдәби әсәрләрдә эндәш сүзләр кулланыла.
Эндәш сүз әйтелмәсә, мәгънәгә зарар килер, сөйләмнең кемгә төбәп әйтелүе ачык булмас иде. 
     ΧΙ. Өйгә эш.
1. Шагыйрьләргә (Г. Тукай шигырьләреннән 5 мисал язарга.)
2. Галимнәргә (Әкият, чәчмә әсәр, сәхнә әсәреннән 5 мисал язарга.)
 
     ΧΙΙ. Бәяләү.
 
     “Иң зирәк укучы” ны бәяләү.
 
Бергәләшеп җыр башкару (темага кагылышлы)


2.      Тема. Шундый минем туган ягым.
 
     Максат: 1. Р. Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигырен уку, анализлау. Шагыйрь иҗатына хөрмәт тәрбияләү. 2. Укучыларда туган яклары белән горурлану, ярату хисләрен үстерү. 3. Бәйләнешле сөйләмне, сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту.
     Ярдәмлек: Р. Миңнуллинның портреты, иҗатыннан күргәзмә, дәреслекләр. Л. Шарова, П. Апушев шигырьләре, портретлары. Авылы-бызның кайбер кешеләренең иҗат җимешләре, компьютер, аудиодисклар.
     Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм үстерү.
Дәрес барышы.
 
     Ι. Оештыру өлеше.
     Исәнләшү. Дәрескә уңай халәт тудыру.
     - Исәнмесез, укучылар, хәлләрегез ничек?
     -
     - Алайса әдәбият дәресен башлыйбыз. Без сезнең белән алдагы дәрестә Р. Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык. Р. Миңнуллин иҗатында тематика төрле. Бүгенге дәресебезнең темасы “Шундый минем туган ягым.”  Аны без Р. Миңнуллинның шул исемдәге шигырен өйрәнүгә багышларбыз.
     ΙΙ. Төп өлеш.
     1. Дәреслекләр белән эшләү.
     - Дәреслекләрнең 233 нче битләрен ачабыз.
Укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укып күрсәтә.
Укучылар укый.
Аудиоязмадан  шигырьне автор башкаруында тыңлау.
     Шигырьне анализлау өчен сораулар:
А).Шигырьдә Р. Миңнуллин нәрсә турында сөйли?
Ә). Шагыйрьнең туган ягы нинди? Анда нәрсәләр үсә, нәрсәләр бар?
Б).“Ак чәчәкләр җырлап тора”, “Ак каеннар су коенырга Сөн буена төшеп китә” кебек күчерелмә мәгънәдәге яки гадәттәгедән арттырылган сүзләрне, күренешләрне табыгыз. Аларны шигьри телдән гади сөйләм теленә әйләндерсәгез, ничек әйтер идегез?
     Фикер алышу.
В).Шигырьдә елның кайсы фасылы телгә алына?
Г).Туган як ни өчен күңелгә якын?
Д).Кешеләрнең генә туган яклары буламы?
Е).Р. Миңнуллин туган ягын яратамы? Бу кайсы юлларда күренә? Шул урынны табып кем укып карар? (Соңгы куплет укыла.)
И). Әйе, укучылар, шагыйрь туган якларын бик ярата. Аның туган ягына багышлап язылган шигырьләре көйгә  дә салынган.
 
 
Көтелгән җаваплар:
      А). Шигырьдә Р. Миңнуллин үзенең туган яклары, туган авылы турында сөйли.
     Ә). Аның туган ягы бик матур. Ул Сөн елгасы буена урнашкан. Анда да бездәге шикелле үк үсемлекләр үсә. Табигать шартлары да бездәгечә.
     Б). Ак чәчәкләр чыңлап, җырлап тора алмый, аларны күреп күңел сөенә, күңел җырлый. Ак каеннарны әдәбиятта еш сылу кызлар белән чагыштыралар. Алар  йөри белми. Каеннар Сөн буенда үсәдер. Автор аларны шулкадәр якын күрә: сылу-сылу яшь кызларга тиңләми булдыра алмый.
     В). Шигырьдә җәй вакыты турында сөйләнелә. Җәй вакыты күп очракта яшь вакытлар белән чагыштырыла. Р. Миңнуллин әлеге шигырен өлкәнәя төшкәч яза. Яшь вакыты туган якларында калган. Әйтерсең, шушы шигырен язганда ул шул яшь вакытларга кайткан.
     Г). Туган якта кире кайтарып булмый торган яшьлек еллары кала. Иң матур хисләр кала, шуңа күрә дә ул  күңелләргә бик якын.
Д). Кешеләрнең генә түгел, кош-кортларның да, үсемлекләрнең дә туган яклары була.
 
   
 2. Бәйләнешле сөйләм үстерү.
А).Укучылар, ә сез үзегезнең туган якларыгызны яратасызмы?
     Ә). Туган якларыгыз белән Р. Миңнуллин кебек мактана аласызмы? Безнең туган ягыбыз,авылыбыз турында шигырьләр, җырлар бармы?
    
      Укучылар якташ шагыйрьләребез Л. Шарова, П. Апушев, һ.б. шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйли (Укучылар шигырь сөйләгәндә Питрәч турында презентация күрсәтелә, классик салмак көй  уйный.).
 
        Питрәч.
Исегездән һич тә чыкмас
Питрәчне бер күрсәгез.
Сихерләнеп калырсыз ла
Ул төбәккә килсәгез.
Питрәч – безнең туган җир,
Ямь, гүзәллек  кунган җир.
Өйләренең тәрәзләре
Таңга карый торган җир.
Бакчасында алма пешә,
Бодай уңа кырларда.
Игенчеләр илһам бирә
Тургайларга җырларга.
Сәфәр китсә дә яшьләре
Җилдән җитез атларда.
Канатланып кайтып җитә,
Үзебезнең якларга.
Питрәч – безнең туган җир,
Бөркет оя корган җир.
Гавриловтай курку белмәс
Каһарманнар торган җир.  
                        (П. М. Апушев.)
 
Керәшен Сәрдәсе.
     Биек-биек тауларың юк,
     Юк тирән сулы елгаң.
     Тик шулай да бу дөньяда
     Иң гүзәл урын сыман.
               Күңелдә туган авылым
               Әй, Керәшен Сәрдәсе.
               Кичләр җиткәч, чибәр кызлар
               Ябып куя пәрдәсен.
     Усалы бар, юашы бар
     Тагын әлләкемнәре.
     Тик шулай да иң әйбәте
     Авылым кешеләре.
                Күңелдә туган авылым
                Әй, Керәшен Сәрдәсе.
                Таңнар аткач яшь киленнәр
                Ачып куя пәрдәсен.
     Җәйге кичтә кош сайравы
     Күмә басу-кырларны.
     Тик шулай да әсир итә
     Авылымның җырлары.
                  Күңелдә туган авылым
                  Әй, Керәшен Сәрдәсе.
                  Кичләр җиткәч, чибәр кызлар
                  Ябып куя пәрдәсен.
                 Күңелдә туган авылым
                  Әй, Керәшен  Сәрдәсе.
                  Таңнар аткач яшь киленнәр
                  Ачып куя пәрдәсен.
                          (А. И. Фёдоров сүзләре, А. С. Баширов көе.)
                              Китә калсам. (Луиза шарова шигыре.)
Китә калсам,
Туган якларыма
Җылы туфрак дәшеп кайтара.
Ниндидер моң
Күңел кылын чиертә,
Таныш бер моң җанда чайпала.
   ...Ялан тәпи
Баскан эзләр калган
Изге туфрак дәшеп кайтара.
 
 
Николай Максимов шигыре.
Очып үтте кошлар җылы якка,
Канат җилпеп, йортлар өстеннән.
Алар үткән чакта елап калдым
Тартынмыйча бүген һичкемнән.
Кошлар, кошлар, сезнең пар канатлар
Таладыр ла каршы җилләрдән.
Кошкайларым, нигә китәсез соң
Аерылып туган җирләрдән?
Карап калдым шулай артларыннан.
Күзләремә яшьләр тыгылган.
Кошлар сүзен җилләр алып килде:
 “Теләп түгел, елап китәбез без,
Туган җирдә яшәп кем туйган?”
 
 
Питрәч (Павел Апушев шигыре).
Исегездән һич чыкмас
Питрәчне бер күрсәгез.
Сихерләнеп калырсыз ла
Ул төбәккә килсәгез.
Питрәч – безнең туган җир,
Ямь, гүзәллек кунган җир.
Өйләренең тәрәзләре
Таңга карый торган җир.
Бакчасында алма пешә
Бодай уңа кырларда.
Игенчеләр илһам бирә
Тургайларга җырларга.
Сәфәр китсә дә яшьләре
Җилдән җитез атларда.
Канатланып кайтып җитә,
Үзебезнең якларга.
Питрәч – безнең туган җир,
Бөркет оя корган җир.
Гавриловтай курку белмәс
Каһарманнар торган җир.
 
 
Оста куллар белән кагылсаң.
(Павел Апушев шигыре.)
Туган якларыма аяк бассам,
Күңелләрдә моңнар ага гел,
Һәр үләне, агачлары көйли,
Серен генә аның таба бел.
Каен туздан телгән тар тасмадан
Дымлы ирен сихри моң таба.
Әрәмәдә курай сузса берәү,
Дөнья үзе гүя таң кала.
Туган җирем, бар да аңлар мине,
Синең туфрагыңа табынсам.
Һәр тарафың әзер җыр сузарга
Оста куллар белән кагылсаң.
     Ял вакыты.
      ΙΙΙ. Такта ачыла. Р. Миңнуллинның “Шундый минем туган як” шигыренә карата укытучы тарафыннан ясалган рәсем-плакат килеп чыга.
     - Укучылар, Р. Миңнуллинның туган якларын,  “Шундый минем туган як” шигырен укыганнан соң, мин менә болай күз алдына китердем. Ничек уйлыйсыз, эчтәлеккә туры киләме?
    
     ΙV. Гомумиләштерү.
      - Әйе. Туган ягы кешегә якын. Р. Миңнуллин шигырендә дә шул турыда укыдык. Аңа кушылып мактанып та алдык. Без мактандыкмы соң? Юк, мактанмадык. Туган ягыбызга булган ярату хисләребезне генә күрсәттек.
     V. Билгеләр кую.
     VΙ. Өйгә эш бирү.
      Укучылар, сез өйдә дәреслегегездән Р. Миңнуллинның “Кайтыйк ла үзебезгә” шигырен сәнгатьле итеп укырга өйрәнерсез. Теләгән укучылар  ошаткан шигырьләрен яттан өйрәнсәләр дә ярый. Кайберәүләргә үзебезнең туган якларны рәсемгә төшерергә дә мөмкин. 
 
      Дәрес   Х. Фәрхинең “Сагынам сине, Питрәч”җыры белән тәмамлана. (Хор белән җыр җырлана.)


3.ТЕМА: Сыйфатларның ясалышы. Сыйфат ясагыч кушымчалар.
     МАКСАТ: укучыларны ясалышы ягыннан сыйфат төрләре белән таныштыру; ясалма сыйфатларны башка сүз төркеменнән аера белүләренә ирешү; укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен  үстерү өстендә эшне дәвам итү; укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү; табигатьне яратырга, матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү.
ҖИҺАЗЛАУ: урман рәсеме, хат, тест сораулары, биремле карточкалар (дифференциаль), “Кем тизрәк?” уены, терәк конспект, табышмаклар, картиналар, “Иң алдынгы укучы” медале, жетоннар, дәреслек.
                        
                  ЯҢА ТЕМАНЫ АҢЛАТУ ДӘРЕСЕ. СӘЯХӘТ ДӘРЕС.
          
      ДӘРЕС БАРЫШЫ.
Уңай психологик халәт тудыру.
Хәерле көн, дуслар, сезгә!
Хәерле көн һәммәгезгә.                        
Татар телен өйрәнүдә
Уңыш елмайсын безгә.
Гел “ 5 “ леләр алып торыйк.
Өлкәннәрне сөендерик.
Шушы изге теләк белән
Хәзер дәрескә керик.
Бер-беребезгә карап елмайыйк та
Яхшы кәеф телик дуслар.
Хәерле көн, хәерле юл телик
Белем иле буйлап узарга.
     “ИСЕҢӘ ТӨШЕР” ТУКТАЛЫШЫ.
     - Урман патшасыннан сезгә адресланган бер хат килде, укучылар. Әйдәгез шуны укып карыйк әле.
     - Хөрмәтле укучылар! Сезгә Ух бабагыз хат яза. Мин сезне үземнең патшалыгыма кунакка чакырам. Һәм минем тәкъдимнәремне үтәрсез дип ышанам:
     1. Минем һәм якыннарымның тынычлыгын бозмагыз! Патшалыгымда теләсә ничек йөрмәгез!
     2. Агачларны сындырмагыз, дусларым – кошкайларымны таш атып куркытмагыз!
     3. Мин җибәргән биремне үтәгез һәм урманга рәхим итегез. Сезгә уңышлар теләп, Ух бабагыз.
     - Хөрмәтле укучылар, урман хуҗасы безгә тест сораулары җибәргән. Әйдәгез, шул сорауларга җавап биреп карыйк әле.
      Нинди сүзләр сыйфат була?
предметның исемен белдергән,
предметның билгесен белдергән,
предметның санын белдергән.
 Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
ничә? Ничәнче? Ничәләп?
Нинди? Кайсы? Кайдагы?
Кем? Нәрсә? Ни?
  Сыйфатларны табыгыз.
Бала. Китап.
Ап-ак, йомшак.
Укый, күрә.
  Сыйфат ачыклап килгән сүз ничек атала?
Саналмыш.
Сыйфатланмыш.
Аерылмыш.
  Сыйфатларның үзләренә генә хас нинди грамматик категориясе бар?
Килеш.
Дәрәҗә.
Тартым.
           - Укучылар, җавапларыгызның саннарын бергә кушыгыз, нинди сан
      килеп чыкты? Әгәр 10 саны килеп чыкса, сез дөрес җавап биргәнсез.
          ( Җаваплары дөрес булган укучыларга  жетоннар бирелә).
          “ ҮЗЛӘШТЕР “ ТУКТАЛЫШЫ.
          - Укучылар, безне урманда тиен каршы ала һәм түбәндәге сорауларны
    тәкъдим итә:
Ясалышы ягыннан сүзләр ничә төрле була?
Исем сүз төркеме ясалышы ягыннан ничә төрле була?
Сыйфатлар табып карыйк әле.
          - Сыйфатлар тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы булалар.
          Кушма  сыйфатлар кушылып языла.
          Парлы сыйфатлар сызыкча аша языла.
          Тезмә сыйфатлар аерым языла.
          Ясалма сыйфатлар исем һәм фигыльгә махсус кушымчалар ялганып ясала.
     Сыйфат ясагыч кушымчалар: -лы, -ле, -сыз, -сез, -гы, -ге,  (-кы, -ке),  -чан, -чән, -ык, -ек, -к,  -ынкы, -енке, -ма, -мә, -гыч, -геч, -лык, -лек.                                     
    “УЙЛА, ТАП” ТУКТАЛЫШЫ.
Бик хәйләкәр, диләр, мине,
Хәйлә тормышта кирәк.
Тик беркайчан алдашмагыз –
Бу минем изге теләк, - дип, каршы ала безне төлке.
Ул безгә түбәндәге биремне тәкъдим итә: 186 нчы күнегүне таблица рәвешендә дәфтәрләргә эшләгез. Һәр төргә 3 әр мисал языгыз.
  СЫЙФАТ ТӨЗЕЛЕШЕ.
ТАМЫР ЯСАЛМА КУШМА ПАРЛЫ ТЕЗМӘ
 
 
 
 
 
       
     Төлкенең безгә тагын 1 биреме бар әле. Ул төрле төстәге карточкалар алып килгән, эшләп карыйк укучылар.
Төрле төстәге биремнәр,
Мин сезгә тәкъдим итәм.
Дәфтәрләрне ачыгыз да,
Языгыз матур итеп.
     САРЫ КАРТОЧКА.
     Күп нокталар урынына тиешле сыйфатларныкуеп, күчереп языгыз:
     Тышта… кар ява. Агач ботакларына… кар куна.  … яланнар, … таулар, … урманнар … кар белән каплпна. … елгаларга … боз ката. Шулай  бар табигатьне … төскә күмеп кыш килә. … кыш!
      ЗӘҢГӘР КАРТОЧКА.
     Татарчага тәрҗемә ит. Үзең сайлаган сүзтезмәләр белән җөмләләр төзе.
     Трудное задание, верный друг, честный человек, интересная работа, сладкое яблоко.
     КЫЗЫЛ КАРТОЧКА.
     Бирелгән җөмләләрне укы һәм үз фикерең белән дәвам ит.
     Туган ягыбызга үзенең ап-ак туннары белән салкын кыш килде. Агачларны бәс сарды, җирне ак кар каплады…
     “КЕМ ТИЗРӘК” УЕНЫ.
     Саескан безгә уен алып килгән, укучылар.  Һәр рәттән чыгып бирелгән исемнәр алдына сыйфатлар язарга кирәк. Әйдәгеә, башлыйбыз. Кем тизрәк?
     1 нче рәткә:     малай,    урман,    агач,    укучы.
     2 нче рәткә:      күл,        дәрес,      сыйныф,      фатир
     3 нче рәткә:      җил,       үлән,          чиләк,         сукмак.
     “ЯЛ ИТ” ТУКТАЛЫШЫ.
Мине белмәгәннәр юктыр,
Сезгә миннән шул теләк:
Көн дә зарядка ясагыз –
Булырсыз сау-сәламәт, - дип каршы ала безне куян.
- Укучылар,  әйдәгез ял итеп алыйк.
Кыш көнендә урамга
Без чыгабыз уйнарга.
(Балалар түгәрәк буенча баралар, туктыйлар.)
Суык булгач бияләйне
Тиз киябез кулларга.
(Кулларын сыпыралар яки бияләй кигәндәй итәләр)
Сикерәбез, йөгерәбез,
Таудан выжылдап шуабыз.(Хәрәкәтләрен күрсәтәләр.)
Карыйбыә өскә - аска,
Аннан уңга һәм сулга.
Өскә - аска, уңга – сулга,
Карыйбыз аннан уңга.
Суыктан туңган кулларны
Яңакларга куябыз.
Ә иртәгә укып аргач, (кулларын парталарга куялар)
Тагын шулай уйнарбыз.
 
- Тук, тук, тукран,
Тукылдатып утырам, - ди тукран үзе турында безгә һәм табышмаклар тәкъдим итә:
1). Йолдыз – йолдыз вак кына,
     Челтәр – челтәр ак кына,
     Өс киеменә куна,
    Тәнгә тисә, су була.(Кар.)
2).Үкерә дә котыра,
    Бөтен җирне тутыра.(Буран.)
3).Ак ашъяулык таптым,
    Җир өстенә яптым. (Киш килү.)
4).Утта янмый, суда батмый. (Боз.)
“Нәтиҗә яса” тукталышы.
Һәр эшнең дә нәтиҗәсе
Була торгандыр инде.
Схема җибәрәм сезгә
Аңлатыгызчы инде, - дип хәбәр итә кызылтүшләр.
 
Схема буенча йомгаклау.
Сыйфат                                             сыйфатланмыш                                               
Кызыл          ___нинди?___                    ромашка
Серле            ___кайсы?___                    йомгак
Җырдагы     __кайдагы?__                    моң
 
 
Ясалышы
Тамыр    -         зәңгәр(планета, күлмәк)
Ясалма   -         планета(гөл,бала)
Кушма    -        тимеркүк(ат)
Парлы    -        аллы – гөлле(болын)
Тезмә      -        куе яшел (тартма)
 
“Өйгә эш” тукталышы.
      - Урман патшасы безгә өйгә эш тәкъдим итә: теләгән укучылар кыш турында шигырь яза, рәсем ясый алалар, ә теләге булганнар сыйфат кергән әдәби әсәр исемлеге тупласын.
 
     Билгеләр кую.
     Жетоннарны санау. «Иң алдынгы укучы» исеме бирү.
 
                                              Нәтиҗә шул: һәрберегез
                                              Бик яхшы әзерләнгән.
                                              Зур уңышлар, сәламәтлек
                                              Сезгә теләк шул бездән.


4. 
ТЕМА: Сүз ясалышы. 9 кл.
     МАКСАТ: укучыларның әлеге тема буенча белемнәрен тикшерү, гомумиләштерү; танып белү активлыгын үстерү; орфография буенча белемнәрен үстерү; сүзлек байлыгын үстерү; белем һәм күнекмәләрне формалаштыру; өйрәнелгәнне практикада кулланга белергә өйрәтү; әхлак тәрбиясе бирү; профориентация.
     ҖИҺАЗЛАУ: уен сораулары, индивидуаль бирем, аудиоязма, магнитофон, таблица, китаплар.
     МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: әңгәмә, индивидуаль бирем үтәү, дидактик уен үткәрү, җыр тыңлау, төркемләп эшләү.
     ПРЕДМЕТАРА БӘЙЛӘНЕШ: әдәбият, музыка.
     ЯҢА ПЕД. ТЕХНОЛОГИЯ: профильле укыту.
     ДӘРЕС ТӨРЕ: белемнәрне ныгыту, кабатлау.
             ДӘРЕС ПЛАНЫ ҺӘМ БАРЫШЫ.
ДӘРЕСНЕ ОЕШТЫРУ. Укучыларның фикерен дәрескә әзерлеккә туплау. Уңай психологик халәт тудыру.
- Исәнмесез укучылар! Кәефләрегез ничек? Татар теле дәресен башлыйбыз.
- Укучылар, минем кулымда серле сандык. Әйдәгез аны бергәләп ачыйк әле. Осталарның күңел җылысы кушылып ясалган әлеге сандыкта сорау бар икән.
- Тел белеменең кайсы бүлегендә сүзнең төзелеше һәм ясалу ысуллары ойрәнелә? (Сүз ясалышы)
- Бүген дәресебезнең максаты: Сүз ясалышы турында белемнәребезне тикшерү, ныгыту. Бүгенге дәрестә төрле һөнәр ияләре катнаша.
               1. мөгаллимнәр;
               2. табиблар;
               3. авыл хуҗалыгында эшләүчеләр.
     1. ДӨРЕСЕН ЯЗ (УЕН ЭЛЕМЕНТЫ)
Төркемләп утырган укучылар арасында ярыш башлана.
- Әлеге һөнәргә туры килә торган сүзләрне язып алыгыз.
Татар теле, хирург, тракторчы, ТИН, дару, терлекче, такта, дәрес, шәфкать туташы, сукыр эчәк, сыер савучы, чүп үләне, медпункт, балалар оешмасы, бухгалтер, РКБ, саулык, амбар, әдәбиятчы, шау-гөр, тәрбияче, кутырлану, КФХ “Марс”, уку-укыту, кулбаш, агромәктәп, балачак, янбаш, карабодай, эзтабар, ашказаны-эчәк, алмагач, эч-бавыр.
      2.СИН БЕЛӘСЕҢМЕ?
Әлеге һөнәр ияләренә хас сыйфатларны атарга;
,Әлеге һөнәр ияләре турында нинди әдәби әсәрләр язылган?
(1 һәм 2 нче сорауга укучылар җавап бирәләр. 3 нче сорауга җавап бирәләр һәм укутучы китаплар күрсәтеп дәвам итәргә мөмкин.)
2.  Ч. Айтматов. “Беренче мөгаллим”.
     Г. Әпсәләмов. “Ак чәчәкләр”.
     Г. Төхвәтуллин. “Йолдызым”.
     М. Хәсәнов. “Язгы аҗаган”.
     Г. Бәширов. “Намус”.
     А. Гыйләҗев. “Язгы кәрваннар”.
     Т. Миңнуллин. “Әниләр һәм бәбиләр”.
     М. Мәһдиев. “Без – 41 нче ел балалары”.
     Т. Миңнуллин “Үзебез сайлаган язмыш”.
     3. СҮЗЛЕК – БЕЗНЕҢ ДУСТЫБЫЗ.
Укучыларга сүзлекләр бирелә (орфографик). Үзләренең һөнәрләренә туры килгән берничә сүзнең язылышын язып алалар, истә калдыралар.
     4 ДИНАМИК ПАУЗА.
Укучыларга күзгә гимнастика һәм хәтерне яхшыртырга күнегүләр ясатыла.
     5. ИСЕҢДӘ ТОТ.
Укучыларга әлеге һөнәр буенча кайда укырга була, шул сүзләр язылган кәгазь бирелә. Алар сайлап язалар. (КДПУ, КДМУ, КДАХА, КДУ, медучилище, педучилище, СПТУ).
      6. “ИҢ ЗИРӘК УКУЧЫ” НЫ БИЛГЕЛӘҮ.
Укучыларга сораулар тәкъдим тиелә. Алар җавап бирәләр. Иң күп очко җыйган укучы җиңүче була.
Ясалышларыннан чыгып, сүзләр ниндиләргә бүленә? (тамыр һәм ясалма)
Сүзләр ничә мәгънәле кисәктән тора? (бер яки берничә)
Сүзнең төп мәгънәле кисәге? (тамыр)
Сүзнең бер-бер артлы тамырга ялганым килеп, аңа нинди дә булса мәгънә өсти торган кисәкләре. (кушымчалар)
Сүзнең лексик мәгънәләрен үзгәртеп, яңа сүз ясый торган кушымчалар. (сүз ясагыч)
Сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртмичә, әйберләр, эш, хәл, күренешләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерә торган кушымчалар. (мөнәсәбәт белдерүче)
Сүзләрне үзара бәйләп, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзүдә катнашучы кушымчалар. (килеш, бәйләгеч)
Сүзнең бәйләгеч кушымчаларын алып ташлагач калган өлеше. (нигез)
Сүзнең лексик мәгънәсен белдерә торган өлеше. (нигез)
Тамыр белән туры килгән нигез. (тамыр нигез)
Телнең үз чаралары ярдәмендә яңа сүзләр ясау ысуллары, алымнары. (сүз ясалыш ысуллары)
Алар кушылып язылалар. (кушма сүзләр)
Алар бер-берсенә я мәгънәдәш, я капма-каршы мәгънәле, я аваздаш булган ике сүзне теркәү яисә берүк сүзне кабатлау юлы белән ясалалар. (парлы сүзләр)
Алар бер төшенчәне белдерәләр, бердәм сорауга җавап бирәләр, аерым язылалар. (тезмә сүзләр)
Алар тезмә сүзләрне кыскартып ясалалар. (кыскартылма сүзләр)
Нәтиҗә ясала. Җиңүче укучыга “Иң зирәк укучы” дигән исем бирелә.
РЕФЛЕКСИЯ.
Нәрсә турында сөйләштек? Укучылар нәтиҗә ясыйлар.
Сүз төркемнәрен тирән үзләштерер өчен ярдәм итәчәк.
  1. Орфография буенча белемнәрне үстерә.
  2. Сүзлек байлыгын арттыра.
    1. БӘЯЛӘҮ.
5.  Тема:  Исе китәр иде исәрнең,
                                     “ Мин яратам, дисәм, Мишәне”.       

 
     Максат: 1. П.Апушевның  иҗатын өйрәнүне дәвам итү.
                2. Якташыбыз иҗатына кызыксыну тәрбияләү.
               3.Туган якны ярату хисләрен, бәйләнешле сөйләмне үстерү. Бөек Ватан сугышында җиңү, герой шәһәрләр турында аңлатма бирү.
 
     Җиһазлау: П.Апушевның портреты, китаплары. Авторның тормыш юлы һәм эшчәнлегенә кагылышлы район, республика газеталарында, журналларда тупланган мәгълүматлар. “Һәркемгә дә шулай якын микән туган якның болын, үрләре...” дигән презентация. Герой шәһәрләр турында презентация.
 
     Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм үстерү.
 
     Дәрес планы.
     Ι.Оештыру.
     1.Дәрескә уңай психологик халәт тудыру.
     2. П.Апушев турындагы белемнәрне искә төшерү.
 
     ΙΙ. Төп өлеш. Яңа материал аңлату.
  1. Материалны аңлатуга җирлек булдыру.
  2. “Яратам Мишәне” шигырен анализлау.
     ΙΙΙ.Гомумиләштерү.
 
     ΙV. Билге кую.
 
     V. Өйгә эш бирү.
 
     Дәрес барышы.
 
     Ι. Укытучы (алга таба У):
     -Исәнмесез, укучылар. Сәламәтлекләрегез ничек? Хәерле көн!
     Балалар(алга таба Б):
     -Исәнмесез, укытучым,
     Хәерле көн сезгә!
     Хәерле көн, хәерле көн,
     Хәерле көн сезгә!
     У:
     -Укучылар, без алдагы дәрестә якташыбыз Павел Апушев турында сөйләшкән идек. Хәтерләрне яңартып алыйк. Кем ул Павел Апушев?
     Бер укучы сөйли:
     -Павел Апушевның исеме районыбызда яшәүчеләргә яхшы таныш. Павел Михаил улы Апушев 1938 нче елның 18 нче июлендә Әлбәден авылында колхозчы гаиләсендә туа. Аңа өч яшь вакытта әтисе Бөек Ватан сугышына китә һәм 1942 нче елда Ленинград блокадасында һәлак була. Бер ана кулында биш бала өелешеп кала. (Герой шәһәр турында белешмә бирү.)
       -Әлбәдендә җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Шәле урта мәктәбенә килә. Биредә укыганда аның әдәбиятка мәхәббәте көчәя. Бу юлга аны өлкән апалары һәм абыйсының халык авыз иҗаты белән кызыксынучанлыгы этәрә. Ул газеталарга мәкаләләр һәм шигырьләр яза башлый.
       -Урта мәктәптән соң алты ел колхоз кырлары... Шуннан соң гына Павел Казан Дәүләт  педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укучы студент һәм туган авылы мәктәбендә татар теле укытучысы.
       -Павел Михайлович тормыш иптәше Анастасия Сергеевна белән өч бала тәрбияләп устерә. Улы Михаил “Ватаным Татарстан” газетасында эшли. Кызлары Казанда яшиләр.
       -Якташыбызның иҗат эше масштаблы. Аның иҗат җимешләре район газетасында чыныгу алып, республика матбугатында да урын алды.
       -1968 нче елда “Казан утлары”журналы аның шигырьләрен бастырып чыгара. Апушевның иҗатына тәнкыйтьче Мансур Вәли зур бәя бирә.
       -1971 нче елда Сафа Сабиров булышлыгы белән П.Апушевның “Сукмагым” дигән беренче шигырьләр китабы дөнья күрә.Мишә суы биргән энҗеләрнең бер бөртеге  ул - Павел Апушев. Аның иҗаты күпкырлы: балалар һәм өлкәннәр өчен дә шигырь һәм поэмалар яза. Балалар өчен язылган шигырьләре сабый чакның иң гүзәл мизгелләрен үзенә сеңдергән.
        Иҗатында әниләр темасы аерым урын алып тора. Үзенең иң тирән моңлы хис белән сугарылган, иң матур лирик шигырьләрен ул әнисенә багышлап иҗат итә.
       -Павел Апушев – бөтен гомере буена мәктәптә мөгаллимлек итә. Ул 37 ел буе туган авылында татар теле һәм әдәбиятын, соңыннан Екатериновка авылында рус балаларына татар телен укыта. Шул ук вакытта әдәби иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт таба. Соңгы  көннәрендә район үзәгендә яши. 2009 нчы елның 23 нче декабрендә үлде.
 
     ΙΙ. Төп өлеш.
 
     У:
     - Әйе, укучылар. Сез П.М.Апушев турында яхшы гына хәтерегезгә сеңдергәнсез. Хәзер сез П. М. Апушевның алдагы дәрестә өйгә бирелгән “Яратам Мишәне” шигырен сәнгатьле итеп укып китәрсез. Игътибар белән тыңлыйк. (Укучылар укый.)
 
     Исе китәр иде исәрнең                                                            
     Мин яратам, дисәм, Мишәне.
     Кемнәр генә белә соң аны -
     Пүчтәк кенә нәни елганы.
          Исе китсен әле исәрнең,
          Мин яратам туган Мишәмне.
          Иң беренче күргән елгам ул,
          Иң беренче йөзгән елгам ул.
     Мин бәләкәй, ә ул зур иде.
     Тәүге соклануым шул иде.
     Аның төбе шундый бай иде.
     Күктән төшеп, йолдызлар йөзде.
          Ай-йолдызга йөрдек кызыгып,
          Тотмак булдык суга сузылып.
          Үтте шулай сабый чагыбыз,
          Инде кулда чабар чалгыбыз.
     Көндез яшьләр эшкә өйрәнә,
     Кичен җырлап йөри көймәдә:
     “Ишкәкләр безнең кулда,
     Аумыйбыз уңга-сулга,
     Язмышлар сынавында”.
          Мишә аша чыктым киңлеккә,
          Күтәрелдем шуннан биеккә.
          Әнкәм кабере Мишә буенда,
          Әткәй йоклый сугыш кырында.
          Күмелгән ул Нева ярында.
          Колачымны җәйсәм, җитәр күк.
     Тыңласам мин Мишә агышын,
     Ишетәм күк Нева тавышын.
     Исе китмәс, бәлки, исәрнең,
     Мин яратам, дисәм, Мишәне.
          Чыпчык иле - чагар кычыткан,
          Кайсы чыпчык аны оныткан?
          Ул чыпчыкның чөнки үз иле -
          Тәпи атлап киткән бүз җире.
     Исе китсен әле исәрнең,
     Мин яратам, дисәм, Мишәне.
     Чөнки беләм, беләм мин аның
     Сеңелкәше булып Чулманның
     Зур Иделгә өлеш койганын.
        Анализлау.
     - Шигырь ошадымы?. Шигырьдә нәрсә турында сөйләнде?
     Б:
     - Кешенең тормышы, аның туган җиренә булган хисләре чагылыш тапкан биредә.
     У:
  • Әйе,  укучылар. Кайсыгыз шигырьнең эчтәлеген сөйләп китәр?
Укучылар фикере:
-  Белгәнебезчә, П. М. Апушев күрше Әлбәден авылында туа. Шунда ул тәүге адымнарын атлый, дөнья белән таныша. Бала чакта аңа елга бик зур тоела. Ул Мишәдә су керә, балык тота. Үсмер, егет чорлары шунда уза.
     -  Әлбәден халкы эчәр суны да элек-электән Мишәдән алган. Мишә авыл кырыеннан ук үтә. Биредә чын авыл тормышы сурәтләнгән. Җирле халыкның барлык хатирәләре Мишә белән бәйләнгән.
     - Шигырьдә без Павел Михайловичның тормыш юлы белән кабат очрашабыз. Менә ул – үсмер егет – көймәдә йөзә. Язмышлар аны да сыный, ләкин ул язмыш сынавы алдында каушап калмый. әдәбиятта без еш кына символик образлар белән очрашабыз. Биредә Мишә шундый образ.
     - Барлык елгаларның башлангычы чишмә. Чишмәләр олы елгалар, ә елгалар диңгезләр хасил итә. Кеше тормышын да чишмә, елга, диңгез, океан белән чагыштырып булыр иде. Шигырьдәге лирик герой: “Нәни елга аша биеккә күтәрелдем”, - ди.
     - Павел Михайлович әтисез үсә. Ул Бөек Ватан Сугышы вакытында һәлак була. Аның әнисе дә дөньядан киткән. Ир уртасы булып җитлеккәч тә Павел Михайлович үткәннәргә хәтерен яңарта.
     У:
  • Укучылар, “исәр”сүзе аңлатмалы сүзлектә дигәнне аңлата. Павел Михайлович үзе дә исәр. Туган ягын чын йөрәктән яратучы исәр. Аның үзен дә туган ягында гына беләләр, анда хөрмәт итәләр. Татарстандагы Мишәне дә шулай татарстанлылар белгән кебек. Автор үзенең туган илен, тәпи атлап киткән бүз җирен ярата, аның белән, халкы белән горурлана. Чөнки ул белә ул аның:
                              Сеңелкәше булып Чулманның
                              Зур Иделгә өлеш койганын.
 
                                            III   өлеш. Йомгаклау.
 
     У:
  • Укучылар, сезгә шигырь ошадымы? Автор безгә нәрсә әйтергә теләгән?
Сез аның фикерләре белән килешәсезме?
Б:
  • Павел Михайлович әлеге шигырендә үзенең туган ягы турында язган. Туган ягы кешегә бик кадерле. Автор туган ягы белән горурлана.
  • 11 сыйныф укучылары олы тормыш юлы алдында тора. Безгә дә тормыш елгасында уңга-сулга аумыйча биеклеккә күтәрелергә тырышырга, киләчәк өчен үзебездән кызармаслык өлеш калдырырга  кирәк булачак. Без автор фикере белән килешәбез.
 
                                            IV өлеш.
     Билгеләр кую.
 
                                       V өлеш.
     Өйгә эш бирү: 
      У:
     - Укучылар, сез шигырьнең эчтәлеге турында фикр алышканда Бөек Ватан сугышы турында да әйтеп үттегез. Әйе, быел җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтәчәк илебез халкы. Павел Михайлович әйтүенчә, безнең районнан да бу җиңүгә өлеш керткән якташларыбыз күп. Алар арасында Советлар Союзы геройлары, тыл һәм хезмәт ветераннары бар. Павел Михайловичның “Мишә буйлап Иделгә” повестенда шундый шәхесләребезнең берсе Пётр Михайлович Гаврилов турында сөйләнелә. Ул – Советлар Союзы герое, Брест крепосте каһарманы, Павел Михайловичның авылдашы. Павел Михайлович чәчмә әсәрләр дә язды.
     Сезгә өйдә:
     1. П. М. Апушевның “Мишә буйлап Иделгә” повестен укып килергә кирәк булыр. 
     2. Теләгән укучыларга П. М. Апушевның “Яратам Мишәне” шигырен ятларга.   
 
     
      VI өлеш. Презентация карау.
Укучыларга укытучы “Һәркемгә дә шулай якын микән туган якның болын, үрләре...” дигән презентация күрсәтә. Классик көй агыла.
 
Дәрес тәмам.



6.Әмирхан Еники иҗатында Бөек Ватан сугышы.
     Максат: дәрес укучыларның матур әдәбият белән кызыксынуын арттыру, язучы иҗаты белән тироәнрәк таныштыру, әсәрләре хакында фикер йцртщ белергә өйрәтү, аларда туган илне ярату, патриотизм хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә.
     Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, плакат, язма-матбугат истәлекләре, компьютер, экран, аудио-видео язмалар.
     Дәрес барышы.
  1. Укытучының кереш сүзе. Без бүген дәрестә Бөек Ватан сугышының Әмирхан Еники иҗатында ничек чагылдырылуы туринда сөйләшербез.
Язучы Ә. Еники һәр укучыны да шатландыра, уйландыра торган әсәрләр яза, алар бик тә озын гомерле. Язучының иҗатында йөзек кашы булырдай бер әсәрне генә аерып алырлык түгел. Алар һәммәсе дә берсеннән- берсе матуррак мәрҗәннәрне хәтерләтә. Шуңа күрә Әмирхан Еникинең әсәрләрен киң катлау кешеләре яратып укыйлар. Һәр елны җөмһүриятебездә елның иң күп укыла торган китабына конкурс игълан ителә. 1995 нче ел йомгаклары буенча чәчмә әсәрләр арасында беренче Ә. Еникинең “Җиз кыңгырау” исемле китабына бирелде: “Ат башындагы кара дугага тагылып барган кыңгырау. Аның дәртле, көмеш тавышында гүя яшьлек һәм мәхәббәт саклана”, - дип яза Ә. Еники үзенең “Җиз кыңгырау” хикәясендә. Бу әсәр татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары турында. Күренекле шагыйрь Илдар Юзеев Әмирхан Еникине “Күңел карурманнарының тургае” дип атады. Кешеләрнең күңел кичерешләрен, серләрен язучы бик оста итеп сурәтли. Ә тургай сайравын Әмирхан Еники ничек сурәтли соң?
     “Матурлык” хикәясеннән тургай сайравы турында өзекне тыңлыйк. (Укучы укый.)
  1. Хәзер язучының тормыш юлы, иҗаты турында үтелгәннәрне кабатлыйбыз.
     - Ә. Еники кайчан һәм кайда туган?
     - Аның балалык һәм мәктәп еллары кайда уза?
     - Аның күңелендә нинди хыяллар яши?
     - Ул Казанга нинди максат белән килә?
     - Язучының 1927-52 еллардагы тормышы турында ниләр беләсез.
     - Бөек Ватан сугышы турында ул нинди әсәрләр иҗат иткән?
     - 50 нче елларда нинди әсәрләр яза?
     - Нинди бүләкләргә лаек булды?
     3. Экранда сугышның төрле эпизодлары күрсәтелә.
     Укытучы сүзе: Ә. Еники – солдат булып, үз халкы белән бергә чигенү, һөҗүм итү, җиңү шатлыкларын йөрәге аша кичергән язучы.
     Күпме газап,
     Күпме әрнүләр без кичердек.
     Авыр елларда.
     Без җиңүгә ышандык.
     Тик ул булды безнең уйларда, - дип яза ул еллар турында.
  1. Укучы сөйли.
Сугыш темасына багышланган әсәрләр арасында “Кем җырлады” хикәясе аерым урын алып тора. Бу хикәядә җырның моңның кеше күңеленә тәэсир итүе турында сөйләнә. (“Сарман” җыры тыңлана.)
     - Әйдәгез, хикәянең эчтәлеген искә төшерик.
     - Язучы сугыш фаҗигасен ничек тасвирлый?
     - Яралы лейтенантның хәлен тасвирлагыз.
     - Соңгы минутларда җыр, татар җыры егеткә ничек тәэсир итә?
     - Язучы нәрсә әйтергә тели?
5. Экранда Әфган, Чечня сугышлары турында рәсемнәр.
     Сугыш ул – фаҗига, күп кешеләрнең гомерен кисә. Бөек Ватан сугышында 20 миллионнан артык кешенең гомере өзелгән. Әфганстан сугышында да Татарстаннан йөзләрчә егет озатылган. Алар арасында да әйләнеп кайта алмаучылар күп. Чечня сугышы. Бүгенге көндә үлүчеләрнең әлегә кадәр төгәл исәбе юк. Ә. Еники җир йөзендә сугышлар булмасын, кешеләр үлмәсеннәр, яшәсеннәр, шатлансыннар дип әйтергә тели.
6. Әмирхан Еникинең сугыш темасына багышланган тагын нинди әсәрләрен беләсез?
     1. “Бала” – укучы сөйли.
     2. “Мәк чәчәге” – укучы сөйли.
     3. “Бер генә сәгатькә” – укучы сөйли.
7. Йөмгаклау.
Сугыш дип әйтәбез икән – димәк,самолетлар оча, танклар ата, туплар гөрелди. Ә менә Ә. Еники әсәрләрендә сугыш вакыйгалары да, хәрби операцияләр дә юк. Язучы геройларның эчке дөньясын, шатлыгын, кайгысын, үлемгә нәфрәтен, яшәүгә мәхәббәтен, дошманны җиңәргә ашкынуларын сурәтли.
     - Әйдәгез, укылган әсәрләр буенча нәтиҗә ясыйк.
     1. “Бала” хикәясендә Зариф адашкан баланы әнисенә илтеп тапшыра – изгелек эшли.
    2. “Мәк чәчәге” хикәясендә солдат матурлыкка омтыла, чәчәк яныннан битараф узып китми, сокланып баш ия.
   3. “Бер генә сәгатькә” хикәясендә Гомәр исән-сау кайтсын иде, Гомәр белән Заһидә очрашсыннар иде дигән теләк уяна.
Укучыларга билгеләр кую.
Дәрескә йомгак ясау. Укучылар, 2015 нчы елда Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел була. Шулай да ул сугыш китергән афәтне, фаҗиганы сөйләп тә, язып та аңлатып бетерерлек түгелдер. Безнең авылдан Бөек Ватан сугышында            кеше катнашкан. Шуларның             кире әйләнеп кайтмаган. Исән-сау әйләнеп кайтканнарының да сафлары бик азая. Бүген алар, хөрмәтле ветераннарыбыз сугыш фаҗигасын дулкынланмыйча хәтерли дә алмый. Алар да киләчәктә сугышлар булмавын тели. Сугышлар булмасын, туплар шартламасын, гомерләр өзелмәсен... 

7. Гомерең синең моңлы бер җыр иде, үлемең дә яңгырый җыр булып...
Син үлгән дә бул ди, 
Ләкин кыю, көчле рухлыларның җырларында
иреккә, яктылыкка горур чакыручы җанлы
үрнәк булырсың син!
Максим Горький.
     Каһарман шагыйрь, куркусыз яугир һәм нечкә лирик Муса Җәлил – ΧΧ гасыр әдәбиятыбызның йөзен билгеләүче шәхесләребезнең берсе. Аның һәм героик, һәм шигъри шөһрәте милли кысаларга сыймыйча, бөтен җиһанга таралган. Шагыйрьнең иҗаты төрле чорларда төрлечә бәяләнә һәм бу бәяләрнең нигезен күп вакытта сәяси факторлар тәшкил итә. Билгеле ки, Муса Җәлил үз чорының баласы буларак, нәкъ шул чорның җырчысы, хәтта мәдһиячесе була. Шул ук вакытта ул иҗат иткән елларны этапларга бүлсәк, аның һәрберсе аңа гына хас хосусиятләргә ия булып, шагыйрьнең әсәрләрендә дә үзенчәлекле рәвештә чагыла.
     Муса Җәлил – гражданлык батырлыгы өчен дә, иҗади уңышлары өчен дә югары бәяләнгән тарихи шәхес. Татар халкының дөньядагы бар кешелек каршында йөзек кашы, визит карточкасы булган һәм газиз милләтен “хыянәтче” дигән яман исемнән саклап калган бөек шагыйрьгә, Оренбург өлкәсенең  Мостафа авылыннан үсеп чыккан кабатланмас, гаҗәеп каһарманның тууына 105 ел тулып килә. Ул, 38 яшьтә явызларча һәлак ителсә дә, үз исемен кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язып китәргә өлгерде. Тарих буйсыну белмәс һәм горур каләме өчен явыз фашистлар тарафыннан юк ителгән бер-ике генә зур әдипне белә. Аның берсе гомерен дар агачында тәмамлаган чех әдибе Юлиус Фучик та, икенчесе – татар милләтенең бөек улы Муса Җәлил. Һәркайсының әсәрләре дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан миллионлаган сугышчылар арасыннан бердәнбер кеше булып Муса Советлар Союзы Герое һәм берүк вакытта Ленин премиясе белән олыланды. Безне бүген Җир шарында Тукайдан да бигрәк Җәлил шигырьләре һәм Җәлил батырлыгы аша беләләр.     
     Муса Җәлилнең әтисенең әтисе -  Әбүбәкер – авыл көтүчесе булган. Гаиләсе ишле булганлыктан, икмәккә дә туеп тормаганнар. Әбүбәкернең иң кече улы – Мостафа – ул Муса Җәлилнең әтисе – 8-9 яшендә үк кызыл мал кибетенә малайлыкка эшкә бирелә. Ул чакта Гыйбадулла Госманов дигән байның Шарлыкта зур кибете була (Шарлык Мостафа авылыннан 8-10 километр ераклыкта ). Әтиләре Госмановларның приказчикларына самовар куеп, ашамлык-эчемлек ташып, төрле йомыш башкарып йөри. Берничә ел шулай йөргәч, аның үзен приказчик итеп куялар. Зирәклеге аркасында ул үзлегеннән татарча һәм русча укырга-язарга өйрәнә.
     Сату-алу эшенә азмы-күпме акча туплагач һәм өйләнгәч, үзе дә кибет ачып, сату итәргә ниятли. Баеннан вексель белән бурычка акча ала һәм Мостафа авылына кайтып, кечкенә бер кибет ачкан.
     Мостафа авылы  ул вакытларда урта күләмдәге ике мәчетле авыл була. Тау башында тора. Тирә-якта урманлык булмый, ләкин күз күрер җиргә кадәр тигез матур тугайлык. Өч яктан урап Нит елгасы ага. Авылның бер башында су тегермәне, икенче башында агач күпер. 4-5 километр җирдә Саелмыш елгасы ага. Саелмыштан 2-3 километрда тигез җирдә мәһабәт булып Бурлы тау калкып тора. Бурлы тауга капма-каршы якта, авылдан 4-5 километрда, тезмә таулардан торган Колама тау. Нитның авылга якын килгән төшен гадәттә күл дип йөрткәннәр. Күпердән борылып, авылның икенче ягыннан үткән җире куе камыш белән уратылган аерым күләрдән тора. Һәр күлнең үз исеме бар : Комлык, Аргы кара яту, Бирге кара яту, Әйләмә һ. б. менә шул авылда 1906 нчы елның 15 нче февралендә Муса Җәлил дөньяга килә.
     Мусаның әтисе авыл хуҗалыгы белән бик мавыкмый, ашарга кирәк кадәр генә иген игә. Тирә-як базарларга сәүдә белән йөрү өчен ике ат асрый. Төп кәсебе вак сәүдә була.
     1911 нче елда Оренбург якларында бик каты корылык була, ачлык килә. Әтиләренең сәүдә эше шул елда начарлана. Җитмәсә әлеге Госманов вексель белән алган бурычын сорый. Әтиләре түли алмый. Аны 2-3 ай долговой төрмәдә дә утыртып чыгаралар. Маллар сатыла, кибет ябыла. Шуннан соң Мостафа, 1913 нче елны өй-каралтыларын, җирен сатып, Оренбургка күчеп килә.
     Оренбургта аларның тормышлары рәтләнми, ул ярлы толчокчы тормышы була. Муса бу чорны үзенең “Тормыш юлым” исемле очеркында сурәтли.  
     Муса Җәлил туган авылының табигатен бик ярата. Аның акварель белән авылның төрле яктан күренешен :тегермәнен, күпер башын, Нит һәм Саелмышның аерым күренешләрен, чишмә буен һәм башкаларны ясаган альбомы  да була. Дөрес, альбом бала вакыттагы түгел, 1922-1924 еллардагы. Ләкин авыл табигатен сөюе бала чагыннан ук килә. Малай вакытта балык каптырырга йөрергә бик ярата. Рәсемнәр альбомыннан башка тагын авылы тарихы турында, аерым мөһим булган вакыйгалар хакында да җыеп язган дәфтәрләре була (Боларны язу өчен Муса күптән үлгән Вилдан мулланың китапханәсендә казынып, шуның белән кызыксынып, төннәр буе утыра торган була. ). Бурлы тау, Кара яту, Әйләмә турындагы легендаларны җыя. Ләкин ул язуларның берсе дә сакланмый.
     Муса алты яше тулмастан мәдрәсәгә йөри башлый. Тырыш, зиһенле була. Оренбургтагы “Белек” китапханәсендәге барлык китапларны укып чыга.     Беренче шигырен Муса 9 яшендә яза. Бу шигырен кунакка килгән кардәшләре ялгыш галош эченә тыгып кайтып китә, шуннан соң ул, язганнарын югалтмас өчен, кечкенә “китапчык”лар төзи. 10 яшендә үзе өй китапханәсе булдыра. Китапларны үзе яза. Гадәти генә дәфтәрне дүрткә бөкләгән күләмдәге дүрт китабы була : берсендә әнисе сөйләгән ниндидер халык әкияте, берсендә Муса үзе иҗат иткән әкият, икесе Муса язган җырлар һәм шигырьләр. Тик алар сакланмый үзеннән кечерәк тганнары уйнап ертып бетерә.
     “Мөхәммәдия”, “Бакырган”, “Йосыф вә Зөләйха”, “Таһир белән Зөһрә” кебек борынгы әдәбият үрнәкләрен Муса әйбәт белгән. Аның иң яраткан шагыйрьләре Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, Мәҗит Гафури булган. Ул бик яшьли Көнчыгыш шагыйрьләренең иҗаты белән кызыксына, Хәйям, Хафиз, Руми, Ширази, Тагор кебек әдипләрнең күп әсәрләрен яттан белгән.
      Муса Җәлил  классик  рус, Көнбатыш Европа әдәбиятын тирәнтен өйрәнә, иҗтимагый-политик һәм фәлсәфи фәннәрне үзләштерә, сынлы сәнгать, музыка серләренә төшенә. Көнбатыш язучыларыннан ул бигрәк тә Гейне һәм Гёте әсәрләрен яратып укый.
     Әминә ханымның истәлекләренә караганда, Җәлилнең иң яраткан композиторы Бетховен була. Даһи композиторның симфоник музыкасын тирән аңлау белән бергә, Муса аның вокаль әсәрләрен дә әйбәт белгән. ул Бах, Брамс, Гендель әсәрләрен яратып тыңлаган. Язучының шәхси китапханәсендә Рихард Вагнер, Арнольд Шенберг һәм башка немец музыкантларының иҗатларына багышланган китаплар сакланган. Югарыда сөйләгәннәрдән күренгәнчә, Муса үз заманының укымышлы һәм югары культуралы кешесе булган. 
     Муса Җәлил иҗатындагы төп үсеш баскычлары аның шәхес буларак формалашуы, эстетик карашларының тирәнәю этаплары белән туры килә.
      Тормыш гаять катлаулы. Мәңгелек дип саналган һәйкәлләрне дә урыннарыннан кузгаткан заманнар була. 1980 нче елларның ахырында әнә шундый кискен сәяси-идеологик үзгәрешләр башлана һәм ул әдәбият тарихын аңлатуда да күп сораулар уята. Заман җилләре корыч пьедесталга баскан  Җәлилне дә читләтеп узмый. Социализм дәверен һәм аның рухи җитәкчеләрен мактап җырлаучы коммунист-шагыйрь буларак аны да тәнкыйть күзлегеннән генә бәяләү кирәклеген күтәреп чыгучылар була. Шушы ук нигездә аның Бөек Ватан сугышына кадәрге иҗатын түбәнсетеп, талантын Моабит дәфтәрләренә генә бәйләп ачуны куәтләгән, хәтта аның сугыштагы батырлыгын киләчәк башкача бәяләячәк дигән фикерләр дә ишетелгәли.
     Әлбәттә, һәр заман үткәндә иҗат иткән әдипне үзенчә бәяли. Язучының мирасын яңача укырга омтылу - әдәби процессның табигый бер күренеше. Матбугатта әдәбиятны яңача өйрәнергә кирәклек турындагы фикерләр белән очрашу табигый рәвештә сораулар уята. Сораулар җитди һәм катлаулы.  Алар әдипнең теге яки бу әсәренә генә түгел, ә бөтен иҗатына, сәнгатьчә фикерләвенең формасына түгел, ә эчтәлегенә, дөньяга карашына барып тоташалар. Әдәбият – иҗтимагый аңның бер формасы. Әдип үзе яшәгән чорның  идеяләрен яклап-күтәреп чыга, шул фикерләрен әсәрләре аша чагылдыра.
     Әдәби әсәр әдипнең карашларын әдәби сурәтләрнең, алымнарның катлаулы механизмы ярдәмендә ача. Бу сурәтләр, үзара үзгәреп торган мөнәсәбәтләргә кереп,  язучы фикерен я турыдан-туры публицистик ачыклыгында, яисә язучы уйлап, әйтеп бетермәгән өстәмә фикерләр рәвешендә, яисә уйлаган, әмма яшертен ымлаулар белән генә сиздергән фикерләре рәвешендә - төрлечә ачарга тиеш. Һәм  ул укучыга да төрлечә барып җитәргә мөмкин.              
     1915-1918 еллар – шагыйрьнең беренче әдәби тәҗрибәләр ясау чоры. 1919 нчы елда Җәлилнең комсомолга керүе һәм Оренбургта, аннары үз авылында балалал һәм яшьләр арасында яңа тормыш өчен аңлы көрәш башлавы аның иҗат эшчәнлегендә дә яңа бит ачып җибәрә. Бу чорда инде яшь шагыйрьнең исеме революцион матбугатта да күренә. Мусаның “Кызыл йолдыз” газетасында “Бәхет”, “Ил хакына”, “Ирек бәйрәмендә”, “Кызыл әләмгә” шигырьләре дөнья күрә.
     Ф. Бурнаш төзеп калдырган “кызыл гөлләр” җыентыгында (1923) һәм “Безнең юл” журналында (1922-1923) басылган романтик стилдәге шигырьләре белән Җәлил Казан матбугатында да таныла. Әлеге шигырьләр татар поэзиясенә сәләтле яшь каләм килүне хәбәр итә: аларда агитацион рух, соңыннан шагыйрьнең поэзиясендә тирән тамыр җибәргән патриотик-героик  һәм романтик традицияләрнең башлангыч катламнарын күреп була.
     Халык арасында еш булу, комсомол эшендә чыныгып, зур практик тәҗрибә алу Җәлилгә активлыгын күтәрергә, чорның җанлы күренешләрен гәүдәләндерергә, ззләнүләрендә дөрес юл табарга да ярдәм итә. 1925 нче елда басылган “Барабыз” җыентыгы Җәлил иҗатының яңа баскычка күтәрелүе турында сөйли. 1929 нчы елда аның “Иптәшкә”, 1933 нче елны “Орденлы миллионер” исемле җыентыклары чыга. 1934 нче елда Җәлил шигырьләре рус телендә дә аерым китап булып басыла. 
     Муса Җәлил – күпмилләтле әдәбиятның мактанычы һәм горурлыгы. Аның бай иҗаты, тоткынлыкта күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы бер безне генә түгел, киләчәк буыннарны да таң калдырыр. Муса Җәлилгә хас Ватанны сөю хисе, аның олы җаны һәм кешелеклелеге миллионнар өчен үрнәк булып кала. 


8. (Татар мәктәпләренең 7 нче сыйныфы өчен ачык дәрес.)
 
      Тема: Ә. Еникинең “Әйтелмәгән  васыять”повестенда кеше күңеле.
      Максат: милләтебезгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, туган җиргә, ана телебезгә тирән хисләр тәрбияләү; күңел сафлыгы, олыларга хөрмәт, игътибарлык сыйфатларын үстерү; рухи байлыкларны күрә белергә, сакларга,  кеше күңелен аңларга өйрәтү; укучыларның сөйләм телен үстерү.
 
      Дәреснең төре: бәйләнешле сөйләм үстерү.
 
      Сыйныф бүлмәсен җиһазлау: Ә. Еникинең портреты; Ф. Хөснинең язучы турында фикерләре язылган плакат; язучының китапларыннан, газета, журнал битләрендәге рәсемнәр, мәгълүматлардан күргәзмә; авылыбызның Бөек Ватан сугышы еллары тол хатыннары турындагы плакат. Тактага тема һәм 11 бала анасының балаларына теләгән теләкләре (“Йа раббем! Кешеләр күңеленә миһербан, изгелек сал, йөрәкләренә шәфкать сарылсын.”) языла.
      Ярдәмлек: балаларның үз әбиләре турында язган иншалары (өйгә бирелгән эшләр), авылыбызның тарихы һәм исемнәре җуелып бара торган урыннары турында өлкәннәрдән сорашып туплаган мәгълүматлар, балалар төшергән Акъәби рәсеме, керәшен һәм татар халкының милли киемнәре, кесә көзгеләре, проигрыватель, граммпластинка, дәреслекләр.
  
      Дәрес барышы.
 
     Ι. Оештыру өлеше.
 
     ( Дәрес сәхнәләштерү күренеше белән башланып китә. Урындыкта татар милли киеменнән, әби булып киенгән укучы утыра. Шагыйрь әби янына килә.)
     - Исәнмесез, әбекәй. (Ике куллап кулын кыса.)
     - Исәнме, улым.
     - Акъәби, Акъәби! Ә ни өчен Акъәби, ни өчен Кара әби түгел?
     - Минем исемем Акбикә…Кыз чагымда мине Аксылу дип йөртәләр иде, кияүгә чыккач, Аккилен, аннары Акҗиңгә, ә хәзер менә Акъәби…
     - Димәк, син гомерең буена ак кеше булгансың икән. Ак күңелле, пакъ күңелле кеше…Менә миңа да шундый әсәй кирәк иде!
     - Ни сөйлисең, улым,  синең үз әсәең бардыр бит?
     - Юк шул, юк… Күптән оҗмахта инде ул… Ә әсәйсез авыр, әсәй сабый балага гына түгел, менә минем кебек сакалы  агарган кешегә дә кирәк икән ул!
     - Рәхмәт, улым!- ди карчык, нигәдер ирене калтырый башлап.
   Шагыйрь, тезләренә таянган килеш, бераз уйланып утыра, аннары тагын сорап куя:
     - Юлкотлыны сагынасыңмы соң?
     - Сагынам, улым!
     - Әйе, халык матур уйлаган, авылына, җиренә, суына матур исемнәр бирә белгән. Юлың котлы булсын, Акъәби!.. Ийе… узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да!.. Шулай ди җыр, сулар үргә акса да, ди, усал әйтә! Берсе дә - узган гомер дә, үтеп киткән тормыш та кире борылып кайтмаячак. Син дә, әбекәем, моның белән килешә торгансыңдыр?..
     - Килешми ни хәл итәсең инде…
     - Юк, син дөресен әйт, син олы кеше, бәлки, борынгы тормыш сиңа кадерлерәктер, син аны сагына торгансыңдыр?..
     - Хәзергесе начар булса, сагыныр идем. Хәзергесе, Аллага шөкер, әйбәт бит.
        Шагыйрь аңа күзләрен тутырып карый.
     - Шулаймы?! Син дөньяны таный беләсең икән, әбекәй, яшә, яшә!.. Ләкин сагыныр нәрсәләр дә юк түгел бит. Әнә шул син сөйләгән халыкның матур йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре-туйлары, уеннары-җырлары - берсе дә онытылмаска тиеш, минемчә... Халыкның буыннан-буынга күчеп килгән рухи байлыгы бит алар барысы да… Дөрес, яңа заман яңа байлыклар тудыра, ләкин искенең дә яхшысын саклый белергә кирәктер ләбаса!
     - Борчылма, улым, халыкныкы халыкта саклана, югалмас, Алла бирсә!
     - Гаҗәп сүз әйттең, әсәй бәгырем, гаҗәп сүз!
Шагыйрь, аягүрә басып, укучыларга:
    - Акъәби! Кадерле дуслар, нәрсә беләбез без аның хакында?.. Ак күңелле, пакъ күңелле әсәебез. Әйе, ул барыбызның да уртак әсәебез. Алай гына да түгел, мин, һич икеләнмичә, аны башкорт халкының изге җанлы анасы дияр идем… Әмма күрә белдекме без аның изге җанын, пакъ күңелен, ак уйларын! Менә сез нәрсә генә әйтә аласыз гомере буе сезнең өчен өзелеп яшәгән бичара әсәегез турында?
 
     ΙΙ. Төп өлеш.. Бәйләнешле сөйләм үстерү.
     1. Әсәр эчтәлеге өстендә эш.
     - Укучылар,шагыйрь нәрсә эшләргә тырышып карый?
     - Шагыйрьләр - хис кешеләре. Әсәрдәге шагыйрь дә Акъәбинең күңелен, эчке кичерешләрен аңларга тели.
     - Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без сезнең белән кеше күңеле, Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повестенда кеше күңеле турында сөйләшәчәкбез. Әйдәгез, тиз генә Акъәби турында сөйләшеп алыйк. Кем ул, нинди кеше, гомерен кайда һәм ничек үткәргән?
     Укучыларның берничәсе сорауларга җавап бирә.
     - Акъәби картайган. Нигә ул ялгыз яши?
     - Аның балалары, укып, зур шәһәрләргә китеп беткәннәр.
     - Балалары еш кайтамы әниләре янына? Ә оныклары?
     - Кызганычка, балалары еш кайтмый.  Оныклары да гел кайтмый.
     - Кайдан күренә аларның еш кайтмавы?
     - Әгәр еш кайтсалар, оныклары башкортча да сөйләшә белер иде.
     - Акъәби оныкларының башкортча сөйләшә белмәүләренә еш кайтмаулары гына сәбәп буламы? Туган телне без - ана теле дибез. Бу турыда кем нинди фикер әйтер икән?
     - Балаларының ана телен белмәүгә беренче чиратта әти-әниләре гаепле.
     - Укучылар, әгәр дә оныклары башкортча белсә, һичюгы, аңласа гына да, әбиләре аларга нәрсәләр әйтер иде? Ничек уйлыйсыз?
     - Ул, иң беренче чиратта, аларны ничек яратуын назлы сүзләре белән әйтер иде. Әниләренең бала чаклары, нәселләре, авыл тарихы , күрше-тирә, туган-тумачалары, авылның гореф-гадәтләре һәм тагын бик күп, бик күп нәрсәләр турында сөйләр иде. Бәлки, оныклары белән бабалары, әбинең башка балалары янына зиратка да баргалар иде.
     - Бу эшләрне иң беренче чиратта әти-әни эшләргә тиеш түгелме икән соң?
(Төрле җаваплар алына.)
     - Акъәбинең гомере авылда үтә. Ни өчен? Аны балалары алып китә ала идеме?
     - Акъәбинең, үзе әйтмешли, баштарак нигезен, авылын, зираттагы якыннарын ташлап китәсе килми. Балалары аны алып китәсе була, ләкин аның үзенең туган җиреннән китәсе килми.
     - Туган җире шулай якын икән аңа. Сез туган җирегезне яратасызмы? Нигә яратасыз?
     - Яратабыз. Анда без яши торган йорт, әти-әни, әби-бабабыз, Дусларыбыз, якыннарыбыз, туганнарыбыз - барысы да үзебезнеке.
- Акъәби кырда йөргәндә һәрбер басуны, һәрбер чокырны исеме белән атый. Безнең авылда шундый атамалар бармы?
(Бер укучы өйгә бирелгән эшне укый. Фикер алышу.)
       Ял вакыты.(Укучылар күзләрен йомалар. Болынга чыгалар. Грампластинкадан кошлар сайраган, чишмә челтерәгән тавыш ишетелә. Укытучы: “Балалар, нинди матур чәчәкләр, күрәсезме? Бал кортлары, безелдәп, бал җыя, бөҗәкләрнең һәрберсе эш белән мәшгуль. Сез чәчәкле болында күккә карап ятасыз. Кояш кыздыра. Төрле җәнлекләргә, әкият геройларына охшаган болытлар йөзә… Ә хәзер күзләрне ачтык. Сыйныф бүлмәсенә кайттык.”)
     - Укучылар, Акъәби гел карт булганмы?
     - Юк, ул башта кечкенә, аннары үсмер, җиткән кыз, килен, әни, аннары гына әби булган.
     - Балалар көзгеләрегезгә карагыз әле. Сезнең битләрегез җыерчыклымы? (Балалар җавабы.) Йөздә җыерчыклар ник барлыкка килә икән? (Төрле җаваплар.)
      - Балалар тормышта төрле кешене - усал, ямьсез телле, ялкау,шапшак кешеләрне очратырга мөмкин. Кайвакыт: “Тормыш авырлыгы аркасында шундыйга әйләнгән ул,”- дигән сүзләрне дә ишеткәлибез .Акъәби нинди кеше?
     - Акъәби гел ак күңелле булган. Ул һәрвакыт тормыш ваклыкларына уңай аңлатма табарга тырыша. Балаларына да рәнҗеми, үпкәләми. Аның турында авыл халкы да матур итеп, олылап әйтә.
     - Димәк, укучылар, башкорт халкында чиста, саф, ак күңелле кешеләргә генә тамырында ак сүзе булган кушамат куела икән. Мондый матур гадәт без керәшеннәрдә дә бар бит. Кемнең шундый туганнары бар?
( Актүти, Акдәдәй, Акбабай, Балтүти,Балдәдәй кебек җаваплар алына.)
     - Сез ничек уйлыйсыз, Шәһәр тормышы аңа авыр булдымы икән?
     - Авыр булган. Авылда ул урамга, басуга, күршеләренә - бөтен җиргә бара алган. Анда аңа бар җир үз. Шәһәрдә ул бер бүлмәдә генә, үз уйлары белән генә була.
     - Нинди уйлар уйлап үткәрә соң ул соңгы көннәрен?
     - Яшәве, үткән тормышы, үлгәч, соңгы юлга озату йоласы турында.
     - Аның бу уйларын балаларына да әйтәсе килә, ләкин балалары аны аңламый, янына кереп, иркенләп  сөйләшеп тә утырмыйлар алар… Укучылар, сезнең кайвакыт кем белән булса да сөйләшеп утырасыгыз, шатлыкларыгыз, борчуыгыз белән уртаклашасыгыз киләме?
     - Килә.
     - Тыңлаучы булмаса нинди хисләр кичерәсез?
     (Балалар фикере тыңлана.)
      -  Балалар, үскәч без өлкәннәргә мәрхәмәтле, иг булсын, өчен әти-шниләр безгә
      - Укучылар, шәһәрдән оныклары килә Акъәби янына. Аларда ул балаларының кечкенә чакларын күрә. Әби күзе белән бик сөеп карый аларга, ләкин аңлаша алмыйлар. Акъәби янына оныгы Гүзәл кергәли .Ул аңа ничек эндәшә? (Балалар җавабы). Гүзәлгә әбисе нәрсәләр сөйли? (Балалар җавабы).
     - Әниләренең авыруы хакында белгәч, балалары нишли?
     - Алар аннан берникадәр читләшә дә, төрле ризыклар ашатырга  телиләр, ләкин берсенең дә аналарының күңелендә ни барын белергә теләге булмый... Аны тизрәк хастаханхгә озаталар. Матур итеп яшәгән шикелле, матур, тыныч кына үлеп тә китә Акъәби…
     -  Акъәбине ничек итеп җирлиләр балалары? Шул урынны дәреслектән табып укып күрсәтегезче?
(Укучылар җавабы.)
     - Соңыннан Акъәбинең әйберләре китерелә сандык белән. Алар турында ул балаларына ни дип әйтергә тели, шул урынны да табып укып китикче.
(Балалар җавабы.)
     - Акъәбинең сандыктагы әйберләрен нишләтәләр?
(Укучылар фикере.)
     Укытучы фикере. Әйе… Кеше гомере агымсу кебек. Үтә дә китә.Кеше туа, яши, балалар үстерә, җирдә матур эшләр, үзе турында якты истәлекләр калдыра. Нинди булуы, нинди истәлекләр калдыруы һәркемнең үзеннән тора.
Миңа калса, укучылар, әни кеше үзе милли, рухи байлыклар турында балаларына бәләкәй чактан ук әйтеп, аңлатып үстерергә тиеш - бу,беренчедән. Икенчедән, рухи байлыкларыбызга карашы кешенең үзеннән дә тора. Өлкәннәргә, әти-әниебезгә, якыннарыбызга нинди мөнәсәбәттә булуыбыз да үзебездән тора.
 
     2.Укытучы татар һәм керәшен халкының милли киемнәре турында сөйли.
     3. Рәсем өстендә эш.
     - Укучылар, сез өйдән Акъәби рәсемен ясап килергә тиеш идегез. Кемнәр ясады? (Рәсемнәр җыеп алына. Тактага беркетелә. 1-2 бала рәсеме турында сөйли.)
 
     4. Укытучының авылның тыл ветераннары турында сөйләве. Ветераннарның исәннәрен укучылар таныйлар да. Арада мәгълүматы аз булган кешеләрнең фотолары да бар. Балаларга алар турында мәгълүмат җыярга тәкъдим ителә.
 
     5. Иншалар өстендә эш.
     -Сыйныфта әбиләре белән яшәүче яисә аерым яшәп, әбиләре исән укучылар бар. Аларга әбиләре, ерак әбиләре (әнисенең әнисе), карт әбиләре турында язып килергә кушылган иде өйдә. Кемнә язды?
 
     (Укучылар әбиләре турындагы сочинениеларын укыйлар.)
 
      ΙΙΙ. Йомгаклау.
 
     - Укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?
     - Өлкәннәр белән үзебезне ничек тотарга кирәк?
     - Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре безне нәрсәләргә өйрәтте?
 
     ΙV. Билге кую.
 
V.Өйгә эш: 1.Кешелеклелек, туганлык, мәрхәмәтлелек турында мәкаль-       әйтемнәр тупларга.
                    2. “Минем гаиләм”, “Үскәч, мин нинди әни булырмын?” дигән
                        темаларга сочинение язарга.                                        
                    3. “Минем гаиләм” дигән темага рәсем ясарга.

9.Тема.  Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч һәм аның белдерелүе.
     Максат: 1. Аергычлар, аларның белдерелүе, аергыч белән аергыч арасында бәйләүче чаралар турында аңлату. 2.Укучыларның белем һәм алган күнекмәләрен практикада куллана алуларына ирешү. 3. Сөйләм телен  үстерү.
     Ярдәмлек: “Җөмлә кисәкләре” таблицаcы, дәреслекләр, таратма материал, такта, тестлар, 5 нче сыйныф өчен “Әдәбият”дәреслеге.
     Дәрес төре. Яңа материал аңлату.
     Дәрес барышы.
     Ι. Оештыру өлеше. Укучыларның белемен актуальләштерү.
А. Тест сорауларына җавап алу.
     1. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе:
     А) сүзтезмә
     Ә) җөмлә
     Б) тезмә сүз
     2. Үзара бәйләнешкә кереп, аерым бер төшенчәгә төгәллек бирә торган ике яки берничә сүздән торган төзелмә:
     А) сүзтезмә
     Ә) җөмлә
     Б) тезмә сүз
     3. Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән сүзләр арасында бәйләнеш төре:
     А) тезүле
     Ә) ияртүле
     4. Җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән җөмлә кисәге:
     А) хәбәр
     Ә) ия
     5. Нәрсәгә нигезләнеп җөмләләр хикәя, сорау, боеру җөмлә төрләренә бүленә?
     А) нинди тойгы белән әйтелүгә
     Ә) сөйләүченең нинди максат белән әйтүенә
     Б) иярчен кисәкләре булуга
     6. “Нинди ямьле безнең ил”     Җөмлә азагында нинди тыныш билгесе кирәк?
     А) нокта
     Ә) сорау
     Б) күп нокта
     В) өндәү
     7. Җөмлә дип нәрсәне атыйлар?
     А) тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикер хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе
     Ә) билгеле бер мәгънә белдергән аваз яки авазлар тезмәсе
     Б) теләсә нинди сүз яки сүзләр тезмәсе
 
 
     1 нче бирем. Җөмләләр эчендә нинди тыныш билгесе куярсың?
     Һади Атласов   таза, нык, җиңел сөякле, хәрәкәтчән кеше. Мин   балта остасы малае. Бәрәңге янына иң әйбәте   арыш икмәге. Аларның төп шөгыле    балык тоту, балык эшкәртү. Казанда иң борынгы урам    Ташаяк урамы.
     2 нче бирем. Ия белән хәбәр астына сызарга. Төзелешләрен аңлатып, өсләренә язарга.  
     Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә. Елганың сулъяк ягында урманнар офык астына кереп югала. Шул вакыт кинәт ишек ачылып китте. Аш кадерен ач белер, тук кадерен ялангач белер
 
 
Ә. Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау.
   Сораулар.
     - Баш кисәкләр дип нәрсәләр атала?
     - Ия, хәбәр.
     - Нинди җөмлә кисәге ия була?
     - Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем? нәрсә? соравына җавап бирә торган җөмлә кисәге ия дип атала.
     - Нәрсә ул хәбәр?
     - Ия турында нәрсәдер хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәге хәбәр дип атала.
     - Ия белән хәбәр арасына кайсы очракта сызык куела?
     - Җөмләнең хәбәре исем, исем фигыль һәм исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.
     - Баш кисәкләрне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкләр иярчен кисәкләр дип атала. Сез нинди иярчен кисәкләрне беләсез?
     - Аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч.
     - Бүген иярчен кисәкләрнең берсе – аергыч һәм аның белдерелүен карап китәрбез.
 
     ΙΙ. Төп өлеш. Яңа төшенчәләр, ясуллар формалаштыру.
А. Таблица өстендә эшләү.
     Бу ялгыз тау үзе дә гаять зур биеклектә утыра икән. (Ә. Е.) Бу таулар, бу кырлар электән үк таныш төсле булып тоела иде. (Ә. Е.) Кеше йөрәгенең табигать белән якынлыгын аңлау еш булмый торгандыр. (Ә. Е.) Октябрь вакыйгалары ничек узганын һич хәтерләмим. Сүнгән фонарьдан тонык кына күләгә төшә.(Р. К.) Кырык сигезенче ел марты. 
     - Укучылар, җөмләнең аергыч дигән иярчен кисәге һәрвакыт исем яки исемләшкән башка сүз белән бирелгән кисәкне ачыклый. Бу – аергычларны табуны җиңелләштерә: исем яки исемләшкән башка сүз белән бирелгән кисәкне ачыклый торган теләсә нинди сүз җөмләдә аергыч була. Ә хәзер таблицадагы җөмләдән исем белән бирелгән кисәкне, шулай ук аларны ачыклаучы кисәкләрне табып, җөмләне сүз тезмәләренә аерып чыгыйк.
     Бу тау, ялгыз тау, зур биеклектә; бу таулар, бу кырлар; кеше йөрәгенең якынлыгы; октябрь вакыйгалары; сүнгән фонарь; тонык кина күләгә; кырык сигезенче ел.
      - Укучылар, игътибар итегез әле, аергычлар җөмләдә кайсы урыннарда килгәннәр?
     - Шулай, җөмләнең төрле урыннарында: башында, уртада. Ләкин шуларның берәрсе ияртүче кисәктән соң килгәнме?
     - Әйе, аергычларның барысы да үзен иярткән кисәктән алда килгән. Ияртүче кисәк кайда булса,  Алар да шунда торалар. Аергычны ияртүче кисәк аерылмыш дип атала. Димәк, аергыч җөмләдә теләсә нинди урынга күчеп йөри алмый, ул аерылмыш белән бергә аның алдыннан гына килә. Бу җөмләдә сүзләрнең уңай тәртибе була. Шигъри яки гадәти сөйләмдә генә аергыч аерылмыштан соң килергә мөмкин. Аергыч аерылмышка янәшә тору,  кушымча, бәйлек һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә бәйләнә.
     Нәтиҗә ясау. Димәк, ияртүче кисәк – аерылмыш. Аергыч һәрвакыт исем белән белдерелә, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничәнче? кебек сорауларга җавап бирә, барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән дә белдерелә ала.
 
     Тактаның икенче ягы ачыла. Анда түбәндәге җөмләләр язылган була:
     Укучыларның һәммәсе дә бер сүздә булды.
     Кызларның берсе аңа карап елмайды.
     Без “Алга” газетасын бик яратып укыйбыз.
     Керәшен Сәрдәсе авылы Мишә елгасына якын урнашкан.
     Нәтиҗә. Аергыч шулай ук килеш кушымчасыннан башка килгән исемнәр – газета-журнал, китап, авыл, шәһәр, район исемнәре белән дә белдерелә ала. Җөмләдә исем урынында килгән алмашлык һәм санны ачыклаучы сүз дә аергыч була.
 
     ΙΙΙ. Өйрәнгәннәрне ныгыту.
А. Дәреслекләр белән эшләү.
    54 нче биттәге күнегүдән аерылгычларны аерылмышлары белән язып алырга. (Күнегү дәфтәрләрдә һәм тактада башкарыла.)
 
Ә. Карточкалар белән эшләү. Аергычларны табарга, асларына сызарга. Нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыкларга.
     1. Арттагы  малайларның баш очларында лапас түбәсе чаклы кәгазь очырткыч тирбәлә. (Ф. Ш.) 2. Яфракларын койган агачлардан көзге авыр тамчылар тама. (М. Г.) 3. Сары түшле, карасу-яшел канатлы кошчык бер урында озак тормады, тимерчыбыктай нечкә аяклары белән этенеп, ботактан-ботакка сикерде. (Р. Н.) 4. Шул яктылык белән бергә безнең өскә төннең җылы йомшак тынлыгы да иңә. (Г. Б.) 5. Түземлекнең бер бүләге булмый калмас. (Ф. Л.) 6. Батырмый иде Идел-ана үз баласын. (Г. С.) 7. Ара-тирә учак тирәсендә утыручыларның йөзләренә, бөтен гәүдәләренә шомлы кызгылт нур сибелә. (Г. Б.) 8. Ул, иелә-бөгелә, үләннәрдән, чәчкә керфекләреннән чык бөртекләре җыеп ала да аларны, неп-нечкә пәрәвез җебенә тезеп, кат-кат итеп, муенына тага. (Г. С.)
9. Җир йөзендә күпме ана бала бага,
өметләнеп тыныч көнгә, якты көнгә. (Р. Ф.)
10. Җиргә тама тансык дымның
Беренче тамчылары. (Р. В.)
 
Ял вакыты.
    
       Б. Карточкалар белән эшләү. Әдәбиятта эпитет дип аталган төшенчә искә төшерелә. “Шүрәле” (Г. Тукай.) поэмасыннан өзек уку.
     Юкә, каеннанр төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
     Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр. 
     Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
     Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
 
      Эпитет – күренеш һәм предметның сыйфатын, аерым билгеләрен белдерүче сурәт. Башка сүзләр белән килгәндә, җөмләне аеруча бизәп тора.     Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән сүзләре эпитет булып, чәчкәләрнең билгеләрен гаять матур характерлый.
      В. Телдән эшләү. Фикерләү сәләтен, сөйләмне үстерү. Укучылар үзләре мәктәп программасы курсында ятлаган шигырьләреннән өзекләр сөйлиләр, аергыч һәм аерылмышны табалар. Аларның җөмләдә ни өчен кулланылуын әйтәләр.
 
      Г. Аергычларны табыгыз һәм дәфтәрләрдә таблицаны тутырыгыз.
     1. Көмеш кәгазь зченнән хат башына чәчәкләр ясый торган кызыллы-зәңгәрле матур карандаш күренеп тора. (Г. Б.) 2. Чуен кебек каралган тәнендә кояш  нурлары уйный. (Ф. С.) 3. Чиста күк йөзендә талпынучы кошка охшаш сурәт пәйда булды. (Ф. Л.) 4. Чаналы  малайларга сер бирәсе килмәгән Биктимер, аны-моны уйлап тормастан, кулындагы табасын куя да, шуңа утырып, боз шугалак буенча тау астына шуып төшеп тә китә. (Ф. Х.) 5. Алан кырыендагы ботакта эре-эре чәчәкле искиткеч матур яшел яулык эленеп калган иде. (Ф. Л.) 6. Агыйдел өстенең пыяла тигезлеге чәлпәрәмә килде. (М. Ә.) 7. Өянкенең гомерен дә Байтирәк саклап калды бит ул кышта. (М. Г.) 8. Урман өстеннән йөгереп узган алтын болыт агачларның яфракларын сары төскә манды. (Р. С.) 9. Таң энҗеләре шунда ук әллә нинди сихри нурлар белән җемелдәшә башлады. (Г. С.)
 
Аергыч Аерылмыш Бәйләүче чара
     
     
      ΙV. Гомумиләштерү.
     - Укучылар, без бүген нәрсә өйрәндек?
     - Нинди җөмлә кисәге  аергыч дип атала?
     V. Өйгә эш.  1. 82 нче күнегү. Күчереп язарга, аергычларны дулкынлы сызык белән билгеләргә.
       2. 85 нче күнегү. “Авыл иртәсе” дигән темага, исемнәр янында аергычлар кулланып, өйдә инша язып килегез.  
     3. Әдәбият дәреслегеннән эпитетларга мисаллар язып алырга (караламага). 
Результаты педагогической деятельности
Год Тема урока Технология Предмет Класс Мероприятие Действие
1 2011 С. Хәким – поэзиябез йолдызларының берсе   татарская литература 1-11 Открытое мероприятие для учителей татарского языка и литературы района на тему: “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар” на базе муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения “Кряш-Сердинская средняя общеобразовательная школа” Пестречинского муниципального района Республики Татарстан
 
2 2011 Татар әдәбиятында Кол Гали традицияләре. Традиция һәм новаторлык.   татарская литература 9 Открытый урок для учителей татарского языка и литературы района на тему: “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар” на базе муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения “Кряш-Сердинская средняя общеобразовательная школа” Пестречинского муниципального района Республики Татарстан
 
3 21 фефраля 2009г. Һәркемгә дә шулай якын микән туган якның болын, үрләре...   татарская литература 1-11 Неделя родного языка на тему: “Авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар телен һәм әдәбиятын укытуны гамәлгә ашыру юллары” на базе муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения “Кряш-Сердинская средняя общеобразовательная школа” Пестречинского муниципального района Республики Татарстан. Встреча с работниками Академии наук РТ Сабитовой И. И. и Файзуллиной Ф. Г.
 
4 5 февраля 2009г. Шундый минем туган ягым.   татарская литература 6 Открытый урок для учителей татарского языка и литературы россии на тему: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә шәхес тәрбияләүдә җирле-милли компонентлардан файдалану” на базе муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения “Кряш-Сердинская средняя общеобразовательная школа” Пестречинского муниципального района Республики Татарстан
 
5 5 февраля 2009г. Һәркемгә дә шулай якын микән туган якның болын, үрләре...   татарская литература 1-11 для учителей татарского языка и литературы россии на тему: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә шәхес тәрбияләүдә җирле-милли компонентлардан файдалану” на базе муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения “Кряш-Сердинская средняя общеобразовательная школа” Пестречинского муниципального района Республики Татарстан
 
6 ноябрь, 2008. И халкым, Дәрьядай моңнар кайлардан алдың икән...   татарская литература 1-11 Открытое мероприятие для учителей татарского языка и литературы республики на тему: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар телен камилләштерүне гамәлгә ашыру эшчәнлегендә җирле – милли компонентлардан файдалану” на базе муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения “Кряш-Сердинская средняя общеобразовательная школа” Пестречинского муниципального района Республики Татарстан
 
7 ноябрь, 2008. Аергыч һәм аның белдерелүе.   татарский язык 6 Открытый урок для учителей татарского языка и литературы республики на тему: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар телен камилләштерүне гамәлгә ашыру эшчәнлегендә җирле – милли компонентлардан файдалану” на базе муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения “Кряш-Сердинская средняя общеобразовательная школа” Пестречинского муниципального района Республики Татарстан
 

Комментарии (345)

Начало Сюда 1 2 3 4 5 6 56 57 58 Последняя

#1 Дорогие мои коллеги! Дорогие руководители "УчПортфолио"! Поздравляю Вас с началом учебного года. Желаю Вам всего наилучшего: хороших, стремящих к учебе учащихся, благополучия в семье, здоровья, мирного неба над головой, достижений в начинаниях - это самое главное, мне кажется.
Нина Фадеева, дата: 01.09.2016 в 13:24  
#2 Нина Валентиновна, здравствуйте! Помотрела ваше портфолио и поставила за него вам плюс. Жаль, что не все можно посмотреть, но по первой странице понятно, что вы - настоящий учитель. Поздравляю вас с праздником - Днем Знаний. Желаю вам здоровья, успехов, удолетворение от работы!
Светлана Жарикова, дата: 01.09.2016 в 13:19  
#3 Нина Валентиновна, у Вас замечательное, интересное портфолио!!! + для ВАс!!!
Людмила Петровна Трифонова, дата: 22.07.2016 в 22:12  
#4 Нина Валентиновна,здравствуйте! У вас интересные страницы. Виден большой труд. Понравилась страничка "фотогалерея" Желаю Вам дальнейших творческих успехов, мой + в копилку рейтинга.
Наталья Горшунова, дата: 17.06.2016 в 10:16  
#5 Нина Валентиновна, приглашаю Вас принять участие в опросе по теме моего научного исследования. Ваше мнение для меня очень важно. Заранее благодарна за понимание!
Анастасия Пронина, дата: 25.03.2016 в 11:05  
#6 Нина Валентиновна, Мой + Вам!приглашаю Вас принять участие в опросе по теме моего научного исследования. Ваше мнение для меня очень важно. Заранее благодарна за понимание.
Эльмира Тугушева , дата: 14.03.2016 в 20:00  
Чтобы оставить комментарий, пожалуйста, зарегистрируйтесь и авторизируйтесь на сайте.
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ