С нами 17172 учителя, 7299 учеников.
Присоединяйтесь – это бесплатно!
251
мой комментарий
0
блогов
0
сообществ
2
учебных материала
0
статей
0
мастер-классов
0
экскурсий
0
дискуссий
0
новостей
Нина Фадеева, (на сайте с 02.03.2014 г.)
Был(а) на сайте 1 год назад
Рейтинг: 45.34/552
184 400
просмотров
345
комментариев
406
место в рейтинге
Результаты педагогической деятельности

                                          
I.    
ТЕМА. СЕРДӘН АВЫР НӘРСӘ ЮК.
     Максат: әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау серләренә өйрәнү.
Дәрес барышы.
Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

Үз-үзеңә бәя кую.        
Уку мәсьәләсен кую.
Ике уен уйнап алыйк.
а) һәркем үз янында утырган иптәшенең колагына сер итеп кенә бер сүз әйтә;
б) беренче төркемдә утырган укучы иптәшенең колагына бер сүз әйтә, тегесе ул сүзне үзе белгән утырганның колагына җиткерә. Сүз колактан-колакка әйтелә барып, барлык төркемнәр аша үтеп чыгарга тиеш.Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:

Беренче уенда әйтелгән сүз белән икенче уенда әйтелгән сүз арасында аерма бармы?
Бар, әлбәттә.
Нинди?
Беренче уенда әйтелгән сүзне ике генә кеше белде, ә икенче уендагысын - барысы да.
Ике генә кеше белгән сүзне икенче төрле нинди бер сүз белән әйтәбез?
Ул сер була.
Ә икенче уендагысы?
Ул сүз сер була алмый.
Ни өчен?
Чөнки аны беренче төркемдәгеләрнең барысы да белде.
Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
Сер саклау турында.Үз-үзеңә бәя кую.
Уку мәсьәләсен чишү.
Төркемнәрдә тикшерү:
1 нче бирем.
·        Нәрсә ул сер?
- Әлегә ачылмаган, танып беленмәгән үзлек, сыйфат һ.б. – Фән серләре ачыла башлады. Кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат һ.б. – Тыңла, үзеңә сер сөйлим. Берәр нәрсәнең төп эчтә-леге, асылы, әһәмияте. – Компьтерның серләренә төшенеп барам. Ачылмаган, билгесез сәбәп. – Озак яшәүнең серләренә төшендем.
Үз-үзеңә бәя кую.
2 нче бирем.
·         Борынгы кытайлылар: “Сер саклый торган кеше – акыллы ке-ше ул”,  дигәннәр. Ни өчен?
·         Сер саклый белә торган кеше – ышанычлы кеше, ул дустын да, халкын да, илен дә - беркемне дә сатмый, димәк, хыянәт итми дигән сүз.Үз-үзеңә бәя кую.3 нче бирем.
·         Сер тоту белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?
·         Сер тотмас – дус тапмас. Сер дусы күп булыр, серне тоткан бер булыр. Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә. Сереңне бер генә кешегә сөйлә, киңәшеңне мең кешегә ит. Үз серен җилгә очырган кеше серен саклый белми (испан). Вак җан сер саклый белми (һинд). Өч кеше белгән нәрсәне утыз кеше белә (немец). Дәшми тору сер саклый (непал). Сереңне тик йөрәгеңә ач (африка). Сердән авыр нәрсә юк (француз). Күп сөйләгән авыз – бәхетсезлек капкасы (япон) һ.б.Үз-үзеңә бәя кую.4 нче бирем.
·         Сер сүзе белән бәйләнешле нинди китаплар, кинофильмнар, теле-радиотапшырулар беләсез?
Җаваплар.
Үз-үзеңә бәя кую.
5 нче бәя кую.
·         Нинди серләр була? Схемадан күрсәтегез.
·         Гаилә сере, дәүләт сере, хәрби сер, хайваннар дөньясы сере, профессия сере, хатлар язышу сере, фән сере һ.б.Үз-үзеңә бәя кую.6 нчы бирем.
·         Сер тота белмәүнең нәрсәләргә китерүе мөмкин? Югарыдагы схема буенча аңлатыгыз.Җаваплар.·         Сер тота белмәүчеләрне ничек дип атыйлар?
·         Хыянәтче, гайбәтче һ.б.
·         “Ант итү” һәм “Ант кабул итү”не сез ничек аңлыйсыз? Аларның сер сүзе белән
мәгънәви бәйләнеше бармы?
Җаваплар.
Үз-үзеңә бәя кую.
7 нче бирем.
·         Малайлар да сер саклый белә, кызлар да. Ничек уйлыйсыз: сер саклауга алар бер үк дәрәҗәдә җаваплы карыйлармы?Җаваплар.Укытучы: психологиядә шул билгеле: хатын – кызлар арасында-гы дуслык ирләрнекенә караганда күпкә тотрыксыз. Ирләрдә бала-чак дуслыгы озак саклана. Хатын – кыз заты эмоциягә тизрәк бире-лүчән. Ахирәтләр бер–берсе белән ныклы элемтә урнаштырырга омтылалар,  бер–берсенә ышаныч арттыру өчен, эч серләрен сөй-ләүдән дә тартынып тормыйлар.  Ике сердәшнең берсе хәйләкәррәк булса, ахирәтен “чишендереп” үк ташлый. Тегесенең бер сере дә калмый.
Ир–ат бу мәсьәләдә тотрыклы. Бирелгән сорауларга җавап кайтар-ганда төбенә тоз коймый, мәсьәләнең бар нечкәлеген дә сораш-тырмый (әгәр дә сүз аның турында бармаса). Ир–ат арасындагы сөйләшү, нигездә, эшлекле мәсьәләләргә кайтып кала.
Малайлар зур төркемнәр эчендә дуслашалар (футбол командасы) һәм тормышчан мәсьәләләрне тикшерергә яраталар, ә кызларның дуслыгы 2–3 кешедән артмый. Аларның сөйләшүе, гадәттә, интим, шәхси мөнәсәбәттән ерак китми. Шунлыктан кызларга киңәш: серләрегезне кемгә дә булса сөйләргә теләсәгез, башта ныклап уйлагыз, шулай эшләгәндә ызгыш–талашка да сәбәп аз калыр. Халкыбызның шундый мәкаленә колак салу да зыян итмәс: “Сер сөйләмә дустыңа, дустыңның да дусты булыр, ул да сөйләр дусты-на”. Уйланылмый әйтелгән сүзнең, ахыр чиктә, үзегезгә каршы юнәлтелгән булуы да ихтимал.Үз-үзеңә бәя бирү.8 нче бирем.
Сер саклый белү буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын языгыз.Көтелгән план үрнәге:Әдәби әсәрне даими укып барырга һәм анализлый белергә.
Сер тотмауның тәртипсез кешегә хас булуы турында мисаллар китерегез.
Беркайчан бер кешенең серен өченче кешегә белгертергә яра-мый.
Сер төшенчәсе белән бәйле әсәрләрне даими укып барыгыз һәм үзегезгә тиешле нәтиҗә ясагыз.
Үз-үзеңә бәя кую.
4. Рефлексия.
Бүгенге сүз нәрсә турында барды? Сер саклау серләренә ничек өйрәндегез? Дәрестән үзегезгә нинди сабак алдыгыз? Дәрес сезгә ошадымы?
Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.
Өйгә эш бирү.
“Безнең гаиләдә сер тота беләләрме?” дигән темага йортта сөйләшү уздырырга.
“Әгәр бар кеше дә сер саклый белсә...” дигән темага инша языгыз.

II.
     ТЕМА. АКЫЛЛЫ КЕШЕ НИНДИ УЛ ҺӘМ НИЧЕК АКЫЛ-ЛЫ БУЛЫРГА?
МАКСАТ: акыллы кеше турында төшенчә формалаштыру, акыллы эшләр эшләргә өйрәтү.ДӘРЕС БАРЫШЫ.1.Өйгә бирелгән эшне тикшерү.Үз-үзеңә бәя кую.2.Уку мәсьәләсен кую.
     К.Насыйриның ”Китап-әт-тәрбия”сенең өченче тәрбиясендә бо-лай диелә: ”Бер падишаһның берничә угълы булып, араларыннан берсе - зәгыйф, кыска буйлы, кечкенә бер нәрсә иде. Гайреләре озын буйлы, матур йөзле иделәр, әмма аталары ул углына нәфрәт вә кимсетү белән карар иде. Ул углы бер зиһен иясе вә мәгъ-рифәтле бала иде. Әйтте: ”Әй ата, гакыллы, тәбәнәк надан озыннан яхшырак түгелме? Һәр нәрсәнең кыйммәте күләменә карап йөрмәйдер. Мунча ташы бик ире, йөге бер тәңкә, энҗе бик вак, мыскалы ун тәңкә,” - диде. Аталары вә дәүләтнең зур кеше-ләре барчасы көлештеләр, тәхсин (төзәтү) кыйлыштылар... ”Бәс, әй угыл, гыйлем вә мәгърифәт дигән нәрсә буйга вә кыяфәткә ка-рап булмыйдыр”.Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.·        Хикәядә сүз нәрсә турында бара?
·        Акыллы һәм надан кешеләр турында.
·        Акыллы кешегә нинди сыйфатлар хас?
·        Зиһенле вә мәгърифәтле булу.
·        Димәк, бүген дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
·        Акыллы кешенең нинди сыйфатларга хас булуы турында.ҮЗ_ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.3.Уку мәсьәләсен чишү.Төркемнәрдә тикшерү.1нче бирем.
·        Нинди кешене акыллы кеше дибез?
 
1. Аңлы, зиһенле, тәрбияле, яхшы холыклы, тыңлаучан, үзен тота белә торган. - Акыллы студент дигәннәре безнең авыл егете Степан булып чыкты. Э. Әгъзәмов. Яратып, иркәләп әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе. - Безгә дә кереп чык, акыллым.
2. Ачык фикерле, төпле, уйлап эш итә торган. - Акыллы ир-ат хатын-кызны беркайчан да рәнҗетмәс. В. Казыйханов. Кеше-нең тышкы кыяфәтенә карата: акыллылык сизелеп, күренеп, аңкып торган. - Аның акыллы күз карашы мине бер тынга әсир итте. В Казыйханов.
3. Акылга муафыйк, акылга сыешлы, акылга туры килә торган.-Акыллы эш. Акыллы сүз.ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.2 нче бирем.
·        Акыллы кеше турында нинди мәкальләр, әйтемнәр һәм тапкыр сүзләр беләсез?
·        Алтының белән мактанма, акылың белән мактан. Акыллы кеше башка кешенең хаталарыннан гыйбрәт ала. Акыллы хезмәтенә таяныр, ахмак-өметенә. Акыллы тәмугта да кирәк (абхаз). Акыл һәм ахмаклык янәшә атлыйлар(африка). Акыл кирәк җирдә көч ярдәм итә алмый (еврей). Акылның бәясе, тәрбиянең чиге булмый (адыгей). Кешенең акылы яшеннән тормый (таджик). Акыл кулларны да аякларны да коткара (литва) һ. б.ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.3нче бирем.
·        Акыллы булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
·        “Акыллы буласың килсә, акыллы сораулар бирә һәм, башкага әйтер сүзең булмаса, тик тора белергә өйрәнергә кирәк,” -дигән Швейцариянең акыл иясе Иоганн Лафатер. Немец акыл иясе һәм тәнкыйтьчесе Готхольд Лессингныж фикеренә колак салмый булмый: ”Бәхәсләшегез, ялгышыгыз, хаталаныгыз, ләкин Алла хакы өчен, фикер йөртегез һәм, дөрес булмаса да, үз башыгыз белән.” Борынгы кытайлылар, акыллы булу өчен биш сыйфатка ия булырга кирәк, дигәннәр. Менә алар: ”Шундый кеше акыллы була, кем: ныклы омтылыш белән яши, сер саклый белә, акыллы кешеләр белән дуслаша белә, үз вакытында тыелып кала, шәраб артында артыгын сөйләшми”.ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.4нче бирем.
·        Укыган китапларыгыздан һәм караган фильмнарыгыздан  нинди акыллы кешеләрне хәтерлисез?Җаваплар.
ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.5нче бирем.
·        Үзегез яшәгән җирлектә, якын–тирәдә сез нинди акыллы кеше-ләрне беләсез? Ни өчен аларны акыллы дип саныйсыз? Аларның акылы нәрсәдә чагыла?Җаваплар.6нчы бирем.
·        Нинди кешене сәләтле диләр?
·        1. Кешегә тумыштан бирелгән сыйфат: яхшы эшли, башкара, булдыра алу осталыгы. - Оештыра белү сәләте. Математик сә-ләт.
2.Үзлек, сыйфат .- Ташның ут чыгару сәләте.ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.7нче бирем.
·        “Сәләтле кеше - акыллы кеше, акыллы кеше-сәләтле кеше” дигән билгеләмә белән килешәсезме?Җаваплар.·        Сәләте бар каты җиргә дә мамык кага ала, дигәннәр дагыс-танлылар. Моны ничек аңлыйсыз?Җаваплар.·        Борынгы фарсылар, мөлкәт байлык була алмый, тик сәләт кенә байлык,  дигәннәр. Сез моның белән килешәсезме?Җаваплар.
ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.8нче бирем.
·        Борынгы кытайлылар билгеләвенчә, акыллы кешегә хас булган беренче сыйфат - ныклы омтылыш. Нәрсә ул “ныклы омты-лыш”?  Ныклы һәм йомшак омтылышны ничек аңлыйсыз?
·        1. Нәрсә дә булса эшләргә тырышып ясалган хәрәкәт. - Ул шүрлектән китап алыр өчен омтылыш ясады.
2. Нәрсәгә дә булса ирешергә, ия булырга омтылучанлык; ак-тив максат, ният, теләк. - Безнең быелгы омтылыш: барлык йортларны да газлы итү.
3. Уңышлы барып чыгуына тулы ышаныч булмавын аңлаган хәлдә тәвәккәллек итеп, нәрсә дә булса башкарырга яки нәрсәгә дә булса ирешергә юнәлтелгән эш-хәрәкәт; тәҗрибә характе-рындагы башлангыч. - Иҗади үсеш технологиясен укытучы-ларга өйрәтү максатында, институт галимнәре быел беренче омтылыш ясап карадылар.
Ныклы (каты) омтылыш – куелган максатка барып җитүдә даими һәм акыллы хәрәкәтләр ясаудан ирешелгән акыл сый-фаты.
Йомшак омтылыш - тиз үзгәреп торучан, кыска вакытлы акыл сыйфаты.
(Билгеләмәләр сыйныфта хор белән әйтелә, аннары һәркем эчен-нән кабатлый, бер-берсенә әйтеп карый.)ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ,10нчы бирем. (Мөстәкыйль эш.) 
Үз күзәтүләрегездән чыгып, якыннарыгызның ныклы, матур омтылышларын языгыз. Алар - сезнең гаилә әгъзалары,  туган-нарыгыз, сыйныфташларыгыз һ.б.ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ,11нче бирем.
·         Әдәбияттан укыган, караган фильмнарыгыздан, тыңлаган теле-радиотапшырулардан ныклы омтылышлы персонажларны ата-гыз.ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.12нче бирем. (Мөстәкыйль эш.)
Укытучы: сезнең барыгызның да акыллы буласы килә. Без бүген акыл сыйфатының бер мөһим ягы - ныклы омтылышка ия булу турында гына сөйләштек. Кеше үз акылын үзе күнектерә. Бөек кешеләр һәрвакыт шулай эшләгәннәр. Аларның берсе дә бөек булып тумаган, моңа алар тәрбия аркасында гына ирешкәннәр. Үзенең көндәлегендә атаклы рус язучысы Л. Н. Толстой үзе турында менә нәрсәләр язган: ”Мин, барлык характерсыз кешеләр кебек үк, тотнаклы, тәвәккәл, төгәл кеше түгелмен, ахмак, масаючан, кызу канлымын . Мин тормышта кыю, җыйнак түгелмен һәм шулкадәр ялкаумын, тик яту минем өчен җиңеп чыга алмастай гадәткә әйләнеп бетте кебек”.
Менә шулай, үз характерына тәнкыйть күзлегеннән шундый бәя биреп, Толстой үзен өр-яңадан ясарга тотынган һәм үз-үзен тәрбияләү буенча план язган. Менә ул:
1. Билгеләнгән эшне, бернигә карамый, башкарып чыгарга.
2. Нәрсәне дә булса онытсаң, аны китаптан карап искә төшерергә түгел, бәлки үзеңә хәтерләргә тырышырга кирәк.
3. Акылны, бөтен булган көчне эшкә җигеп, даими эшләтергә.
Үз-үзен тәрбияләүгә бөек рус педагогы К. Д. Ушинский да зур игътибар биргән. Аның балачагы кечкенә авылда башта әнисе, аннары ул үлгәч, игелекле һәм ягымлы үги ана белән үткән. Малай начар укыган, күп вакытын буш хыялларга бирелеп, көннәр буена урамда тырай тибеп үткәргән. Аның фамилиясе гимназиядә тәртип бозүчылар исемлегендә беренчеләрдән торган. Һәм бераздан ул акылына килгән һәм ныклап үз-үзе белән көрәшергә керешкән: укуга иртән сәгать 4-5 тән торып утырган һәм, ниһаять, Мәскәү университетына укырга керүгә ирешкән.
К. Д. Ушинский үзенә түбәндәге кагыйдәләрне катгый үтәүне кичектергесез бурыч итеп куйган:
1. Үзеңне тыныч тотарга, һич югында-тышкы яктан.
2. Сүздә һәм гамәлләрдә тугрылыклы булырга.
3. Эшне уйлап башкарырга.
4. Тәвәккәл булырга.
5. Кирәк-кирәкмәгәнгә үзең турында бер сүз дә дәшмәскә.
6. Вакытны юк-барга сарыфитмәскә, эшнең ни туры килсә, шунысынтүгел, әфайдалысын башкарырга.
7. Акчаңны бар теләгән нәрсәгә түгел, бәлки бары кирәккә һәм үзеңне шатландырган нәрсәләргә генә тотарга.
8. Һәр кич саен үз гамәлләрең өчен үзеңә отчёт бирергә.
9. Эшләнгән, эшләнә торган һәм эшләнәчәк эшләр өчен бер тапкыр да шапырынмаска.
Үз-үзен тәрбияләү өчен атаклы филосов һәм математик Пифа гор түбәндәге кагыйдәләрне үтәүне көндәлек гадәтенә керткән:
1. Алдагы көннәрдә күңелне төшермәстәй эшләрне генә эш-ләргә.
2. Белмәгән эшкә тотынма, әмма нәрсә белергә кирәк, шуңа өй-рән.
3. Тән сәламәтлеген санга сукмый яшәмә.
4. Байлык артыннан кумыйча, гади итеп яшәргә өйрән.
5. Үткән көндәге кыланышларыңны тикшерми торып, йокың килсә дә, күзеңне йомма.
Рус драматургы Д. И. Фонвизинның “Аңгыра яшүсмер” (“Не-доросль”) комедиясенең төп персонажы Митрофанушканы күпләребез яхшы белә. Аның прототибы (беренче үрнәге) итеп 18 яшьлек дворян Алексей Оленин алынган. Үзен сәхнәдә күреп таныгач, ул нык борчылган. Һәм начар гадәтләреннән ваз кичәргә карар иткән. Күгәрченнәр куып йөрүдән туктаган, укырга утырган. Эшнең соңы уң булган. Оленин үз чорының гыйлемле кешесенә әверелгән: Петербург сәнгать Академия-сенең президенты итеп сайланган һәм Петербург халык китап-ханәсе директоры булган.
Үз-үзен тәрбияләүгә бөек рус язучысы А. П. Чехов та зур бәя биргән. Аның абыйсына язган хатында шундый юллар бар: ”Бу эштә (үз-үзеңне тәрбияләүдә-В. К. ) көн-төн бертуктаусыз эшләп тору кирәк. Монда һәр сәгать кадерле. ”Менә язучының хатынына язган хаттан бер өзек: ”Син минем холкыма көнләшеп карыйм дип язасың. Шуны да онытма: тумыштан минем холкым кырыс, мин кызу канлымын һәм башкалар. Ләкин мин үземне тыярга өйрәндем, чөнки намуслы кешегә тезгенне бушатып яшәү һич тә килешми.”
Үзеңдә ныклы омтылыш булдыру буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын язарга.IV.РЕФЛЕКСИЯ.Бүгенге дәрестә нинди максат куйдык? Аңа ирештекме? Нинди юллар белән? Дәрестә үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз? Дәрес ошадымы? Кеше өчен үз-үзен тәрбияләү планының әһәмияте нәрсәдә?
 
 
 III.
    ТЕМА. ӘЙТ ДУСТЫҢНЫ -  ӘЙТЕРМЕН КЕМЛЕГЕҢНЕ.
     МАКСАТ: кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.ДӘРЕС БАРЫШЫ.I. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
Үз – үзеңә бщя кую.
II.Уку мәсьәләсен кую.
Бик биек тауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.
·        Минем сакля (Кавказда тау халыкларының өе) бик бәләкәй, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң? - дип сораган көтүче.
·        Без - Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит...Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:·        Көтүче кемне сайлаган?
·        Дуслыкны.
·        Ни өчен?
·        Чөнки Дуслык керү белән өйгә Бәхет тулган. Байлык килгән.
·        Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
·        Дуслык турында.
·        Үз-үзеңә бәя бирү.III. Уку мәсьәләсен чишү.
Төркемнәрдә тикшерегез.1нче бирем.
·        Нәрсә ул дуслык?
·        1. Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үза-ра рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигез-ләнгән мөнәсәбәт. - Халыклар дуслыгы - Татарстанның иң зур байлыгы.
2. Берәр нәрсә белән мавыгу, аны ярату хисе. -Ул бәләкәйдән үк китап белән дус булды.Үз-үзеңә бәя кую.2нче бирем.
·        Дуслык турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?
·        Юләр дустың булудан акыллы дошманың артык (монгол). Дуслары булмаган кеше ярты гомер генә яши (исландия). Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач - тиз алыштырма (америка). Дусларыңны рәнҗетсәң, дошманнарың куаныр (фарсы). Безнең дусларның дуслары - безнең дус (француз) һ.б.Үз-үзеңә бәя кую.3нче бирем.
·        Борынгы кытайлылар: ”Акыллы кеше акыллылар белән дус бу-ла” , - дигәннәр. Моны ничек аңлыйсыз?Җаваплар.·        Ни өчен акыллы кеше ахмаклар белән дуслаша алмый?Җаваплар.·        “Акыллы белән бәхәсләшсәң – акылың артыр, сантый белән бә-хәсләшсәң – соңгы акылыңны да югалтырсың” дигән тәгъбирне сез ничек аңлыйсыз?Җаваплар.·        “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”, “Бүреләр белән яшәсәң, бүреләрчә улыйсың” мәкальләрен ничек аңлыйсыз?ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.4 нче бирем.
·        Үзегез укыган китаплардан, караган кинофильардан нинди геройларның дуслыгын үрнәк итеп куя аласыз?Җаваплар.·        “Әйт дустыңны - әйтермен кемлегеңне” дигән мәкальнең асылын аңлатыгыз.Җаваплар.·        “Дуслык нигезе – тигезлектә” дигән мәкальне ничек аңлыөсыз?Җаваплар.
ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.5 нче бирем.
·         Дуслыкның нинди төрләрен беләсез? Аларны схемада күрсәтегез.
  - Кызлар дуслыгы, малайлар дуслыгы, профессиональ дуслык, халыклар дуслыгы, туганнар дуслыгы, табигать белән дуслык, хай-ваннар белән дуслык , сәяси дуслык, дәүләтләр арасындагы дуслык, төрле милләт кешеләре арасындагы дуслык һ.б.ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.6 нчы бирем.
·        Ялган дуслык нәрсәгә корылган?
·        Икейөзлелеккә, юхалануга, алдашуга һ.б.
·        Исәп-хисапка корылган дуслыкны ничек аңлыйсыз?
·        Бер якның ышанычын казанып, үзеңә шәхси файда алу.
·        Болардан чыгып, нинди нәтиҗә ясап була?
·        Акыллы кеше акыллылар белән дуслыкка омтыла. Кешеләр үзләренә ошаганнарны гына сердәш итә алалар. Аларны уртак фикер, бердәм караш берләштерә . Әйтик, ма-лайлар бергә дәрес әзерлиләр, секциягә, түгәрәккә бергә йөриләр, бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр һ.б.
·        ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЮӘЯ КУЮ.
7 нче бирем.
Акыллы кешеләр арасында дуслык сыйфатлары формалаштыру буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын язарга.Көтелгән дәрес планы.1. Бөек шәхесләрнең, батыр кешеләрнең дуслыгы турында китаплар уку.
2. Яхшы дуслык гадәтләре тәрбияләү (ихтирамлылык, ихласлылык, ялганга юл куймау).
3. Дуслык турында халык авыз иҗаты материалларын туплау.
4. Дуслык турында җырлар өйрәнү.ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.
IV.РЕФЛЕКСИЯ.Бу дәрестә нәрсәләр белдек? Үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз? Дәрес сезгә ошадымы?
ДӘРЕС ӨЧЕН ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.V. Өйгә эш бирү.1. ”Безнең гаиләнең дуслары” дигән темага өйдә әңгәмә корырга.
2. Акыллы кешеләр дуслыгын чагылдырган инша язарга.
 
 
 
 IV.
ТЕМА.ТУГРЫ ДУС – ҖАНЛЫ ХӘЗИНӘ.МАКСАТ:матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләү.ТЕМА.ТУГРЫ ДУС – ҖАНЛЫ ХӘЗИНӘ.МАКСАТ: матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбия-ләү.
ДӘРЕС БАРЫШЫ.I. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
Үз-үзеңә бәя бирү.
II. Уку мәсьәләсен кую.  Кәрим белән Камил – аерылмас дуслар. Бергә мәктәпкә баралар, бергә кайталар. Дәресләргә дә бергә әзерләнәләр. Урамда да бергә булалар. Арып туктагач, йә берсенә, йә икенчесенә кереп ял итәләр, тамак ялгыйлар, аннары денди уйныйлар, телевизор карыйлар. “Менә ичмасам дуслар!”-диләр алар турында.
Ләкин бер вакыйгадан соң ике арадагы дуслык кинәт кенә суынып китте, әйтерсең лә аннан кара песи үтте.Очрашканда да малайлар бер-берсен күрмәмешкә салыштылар.
Яңа уку елын Кәрим икенче мәктәпкә күчеп каршылады. Озак-ламый Камил дә мәктәбен алыштырырга мәҗбүр булды. Күпләр бу вакыйгадан үзләренә гомерлек сабак алдылар. Ә ул һич уйламаган- көтмәгәндә генә килеп чыкты.
Укулар тәмамланырга ай ярым чамасы калгач, Кәримне шифаха-нәгә салдылар. “Кимендә бер ай ятарга туры килер, - диделәр та-библар, - малайның үпкәсенә салкын тигән.”
Бу хәбәрне ишетү белән сыйныф җитәксесе Рәсимә апа балаларга, дәресләр тәмамлангач, таралышмаска кушты. “Киңәшләшеп алырга кирәк”, - диде ул.
  Укучылар сөйләшүнең нәрсә турында барачагын да сизен-мәделәр түгел. Иртән, дәресләр башланыр алдыннан, Рәсимә апалары белән Кәримнең әнисе Сәлимә апаның сөйләшеп торганын күреп алганнар иде алар.
Сыйныф җитәкчесенең сүзе кыска булды.
·        Иртәгедән башлап, чиратлап, шифаханәгә йөрергә кирәк, югыйсә Кәримнең сыйныфта утырып калуы ихтимал, - диде ул. - Ягез, кем беренче булып аңа ярдәм кулын суза?
Барысы да, әлбәттә, Камил инде дигәндәй, карашларын малай ягына төбәделәр. Тик тегесе ни өчендер кулын күтәрергә яисә нин-ди дә булса сүз әйтергә ашыгып бармады. Бүлмәдә чебен очкан да ишетелерлек тынлык урнашты. Аны Рәсимә апалары бозды.
·        Камил, ник дәшмисең? Синең иртәгә дустың янына барырга теләгең бармы? - дип сорады ул, малайның партасы янына якын ук килеп.
Камил теләр-теләмәс кенә урыныннан торды, үзенә төбәлгән дис-тәләгән күзләрдән карашын читкә борды һәм:
·        Минем спорт секциясенә барасым бар, безнең тренер бик усал, - диде.
  Кемнән-кемнән, әмма Камилдән андый җавап булыр дип берәү дә көтмәгән иде. Укучылар, Рәсимә апалары кабыныр һәм малайны тирги башлар, дип уйладылар. Ләкин апалары, үзен өстенә бозлы су сипкәндәй итеп тойса да, сер бирмәде. Ул бүлмәгә күз йөгертеп чыкты да, иң арткы партада утырган яңа укучы Гаязның кул күтәргәнен кәреп:
·        Ни әйтергә телисең, Муллаянов? - дип сорады.
·        Рөхсәт итсәгез, мин барам, - диде малай.
·        Синең мәктәпкә килгәнеңә дә 2-3 көн генә, Кәрим белән юнь-ле-башлы танышып та өлгермәгәнсеңдер әле, - дип шик белдерде сыйныф җитәкчесе.
·        Анысы шулай, тик шифаханәдә танышырбыз дип уйлыйм, - диде малай, - анда минем әнием медсестра булып эшли. Аның белән без Кәримне тиз табарбыз. Ышаныгыз...
Ихлас күңелдән яңгыраган үтенеч умарта кортларыдай гөжли башлаган сыйныфны тиз тынычландырды.
Рәсимә апалары дулкынлануыннан:
·        Рәхмәт, Гаяз, син чын кеше икәнсең! - генә дия алды...ТӨРКЕМНӘРДӘ ТИКШЕРҮ ӨЧЕН СОРАУЛАР:·        Бу хикәядә сүз нәрсә турында бара?
·        Чын дуслык, ялган дуслык турында.
·        Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
·        Камилнең хыянәте, Гаязның чын дус булуы турында.ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.
III.УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН ЧИШҮ.
Төркемнәрдә тикшерегез.1 нче бирем.
·        Нәрсә ул дуслык?
·        Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үза-ра рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә ни-гезләнгән мөнәсәбәт. - Халыклар дуслыгы, иҗади дуслык. Берәр нәрсә белән артык мавыгу, аны ярату хисе. - Китап белән дуслык урнаштырдым.
·        Чын сүзен сез ничек аңлыйсыз?
·        Нәкъ үзе булган; тиешле теләкләргә җавап бирә торган; эчкер-сез, ихлас бирелгән. - Холкы күркәм, күңеле яхшы булмаган кеше чын кеше була алмый. Чын дус йөз елдан соң да дус булыр. Яхшы киңәш әйтсә генә дусны чын дус диеп була (молдаван). Чын дус алдыңда мактамас, артта мактар.
2 нче бирем.
·        Дус, дуслык сүзләре белән бәйләнешле тагын нинди мәкальләр һәм әйтемнәр, җырлар, хикәяләр беләсез?
·        Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын. Турылыгы аз ке-шенең дусты да аз була. Дус беленер авырлыкта, ир беленер батырлыкта. Дус көйдереп әйтер, дошман көлдереп әйтер. Туг-ры дус - җанлы хәзинә (швед). Игелек эшләүче дуслар бүләк таләп итмиләр (поляк). Дусларны бәхет бирә, ә бәхетсезлек сы ный (немец). Иске дус - иярләнгән ат (фарсы). Җырлардан: ”Әлдә дуслар бар әле”, ”Дустыма”, халык җырлары һ.б.ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.3 нче бирем.
·        Үзегез укыган китаплардан, караган фильмнардан, тыңлаган тапшырулардан чын дуслыкны күрсәткән мисаллар китерегез.Җаваплар.
ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.4нче бирем. (Мөстәкыйль эш).
  К.Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” китабының йөз бишенче тәр-биясен укыгыз һәм чын дус өчен нинди сыйфатлар хас икәнлеген билгеләгез.
  “Бер хәким үзенең углына әйтте: ”Әй угыл, кемне теләсәң, аның белән сөйләш, мөгамәлә кыйл, йөреш, кунакка чакыр, үзең бар. Әмма биш төрле кемсәнә белән аралашма. Әүвәл ялганчы кеше белән әңгәмә кыйлма, чөнки ялганчының сүзе су өстенә ялган язу кебекдер, ышанычы юкдыр, якынны ерак кыйдыр, еракны якын итәр. Дәхи ахмак вә надан белән иптәш булма. Чөнки ахмак кеше сиңа файда иткән кебек күренсә дә, вакыйган, зарардыр. Вә дәхи комсыз кеше белән аралашма. Чөнки ул кеше гел синнән өмид итеп кенә торыр. Янә дәхи саран кеше белән юлдаш булма. Чөнки саран кеше сиңа һичбер зарардан хали (буш ирекле) булмас. Әгәр дә аңар хаҗәтең төшсә, сине кимсетер вә хур кыйлыр. Хосусән, сәфәрдә саран кеше белән юлдаш булма. Дәхи вә куркак вә җебегән кеше белән аралашма, чөнки куркак кеше белән һич имин булмассән”.Җаваплар.
ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.
IV.Рефлекция.Бүгенге дәрестә нәрсә турында сүз барды? Үзегез өчен нинди са-бак алдыгыз? Дәрес файдалы булдымы?
Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.
V.Өйгә эш бирү.
1. ”Безнең гаиләнең чын дуслары” дигән темага йортта әңгәмә үткә-регез.
2.  Иҗади эш.
Тема.ЯХШЫ КҮРШЕ- ЯРТЫ ДУСЛЫК.
Максат:күршеләргә карата ихтирамлылык,игътибарлылык, изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү.

V.Тема. ЯХШЫ КҮРШЕ - ЯРТЫ ДУСЛЫК.Максат: күршеләргә карата ихтирамлылык, игътибарлылык,  изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү.ДӘРЕС БАРЫШЫ.
I.Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.
II.Уку мәсьәләсен кую.  Алсуның шәһәргә өлкән апасы янына, бүген беренче мәртәбә ге-нә баруы. Автобустан чыккач, ул трамвайга утырды һәм, ике тукта-лыш үтеп, өченчесендә төште. Кыз конверт тышындагы адрес буен-ча үзенә кирәкле йортны тиз тапты. Әмма ул теләгән 27 санлы фа-тир бикле иде. Алсу звонокка кат-кат басты да, өй эченнән бертөр-ле дә җавап ишетелмәгәч, тышка чыгып, ишегалдында өйрештереп алырга уйлады. Кинәт аның күзе ачкыч тишегеннән астарак ишек ярыгына кыстырылган кәгазь кисәгенә төште. Таныш кул белән язылган язуны укыгач, кызның күңеле күтәрелеп китте. Анда: ”Сеңлем, гафу ит, сине каршы ала алмыйм, сәбәбен күрешкәч аңла-тырмын. Ачкыч 28 нче фатирда, Мәрзия әбидә”, дип язылган иде.
  Мәрзия әби Алсуны күптәнге танышы кебек каршы алды.
·        Безгә кергән кеше бер чынаяк чәй эчми чыкмый ул. Син ерактан килгәнсең, әйдә түргә уз, телевизор карый тор, мин ”ә” дигәнче чәйне яңартам, - дип сөйләнә-сөйләнә әби, кызның кулыннан җитәкләп, залга алып чыкты һәм диванга утыртты, телевизор кабызды.
  Биш-ун минут та үтмәгәндер, чәй өстәле әзерләнде. Анда күгәрчен сөте генә җитми иде. “Бигрәк тә киң күңелле, ачык йөзле кеше икән бу Мәрзия әби, хас авылдагы әбием”, - дип сокланды аңа Алсу, - кеше үз кызын да болай каршы алмас”.
Кызның кыяр-кыймас кына чәшкегә үрелүен күреп, Мәрзия әби кыстау тизлеген тагын да арттыра төште.
·        Җитеш, балам, җитеш. Өстәлдәге бар ризык синеке, - диде ул. Һәм сүзне икенчегә борды:
·        Төс–башың, кыланышларың белән коеп куйган апаң икәнсең. Бигрәк тә уңган, кешелекле бала инде ул Зөһрә. Үткән атнада авырып торган идем, йөгереп даруын да алып кайтты, ашын да пешереп кертте, урын-җиремне дә җыештырды, күз ачып йөмган арада идәнне дә сыпырып чыкты. Карт көнемдә күрше-дән уңдым, Аллага шөкер...Төркемнәрдә тикшерә өчен сораулар.·        Бу хикәядә сүз нәрсә турында бара?
·        Алсу апасының күршесе турында.
- Әби ни өчен бик куанган?
·        Күршесенең уңганлыгына.
·        Димәк, бүген сүз нәрсә турында барачак?
·        Күршеләр турында.ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.
III.Уку мәсьәләсен чишү.
Төркемнәрдә тикшерегез.1 нче бирем.
·        Күрше дип кемне атыйлар?
1. Кем белән дә булса якында гына яки янәшәдә, каршыда торучы, яшәүче кеше. - Мин күршедән уңдым дип авыз тутырып әйтә алам. Без күршеләребез белән мәңгелек дуслар.
2.Бер-берсенә чиктәш булган административ хуҗалык берәмлек-ләре. - Күрше авыл, күрше район.
·        Безнең халыкта иң якын күршене “ут күрше” дип атап йөртү бар. Бу кайдан килеп чыккан икән?
Укытучы: борын заманнарда, әле кешеләрдә шырпы булмаган вакытта, кешеләр бер кабызган утны озак вакытлар сүндерми тот-каннар. Ниндидер сәбәп белән ут сүнсә, ут алырга иң якын күр-шеләргә кергәннәр. Андый изгелекле кешене “ут күрше” дип ата-ганнар.
·        Сезнең шундый иң кадерле нәрсәсен дә бирергә кызганмаган күршеләрегез бармы?Җаваплар.·        Сез аларга нинди сораулар, үтенечләр белән мөрәҗәгать итәсез?Җаваплар.
ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.2 нче бирем. (МӨСТӘКЫЙЛЬ ЭШ).
“Күрше” сүзе белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез? Дәфтәрләрегезгә языгыз.
·        Абзар сатып алма, күрше сатып ал. Ерак кардәштән тату күрше яхшы. Күрше күрше башына тузан какмый. Күрше күршедән иртә торырга өйрәнә. Күрше хакы - тәңре хакы. Күршеләре белән тату яшәмәгән күршене берәү дә хөрмәтләми. Үзеңнең кем икәнлегеңне беләсең килсә, күршеңнән сора. Иске чүлмәк-не ватсаң, күршеңә яңасын бир (корея). Күршесе яхшы кеше бәла-казадан курыкмас. (португалия). Яхшы күрше - ярты дус-лык (швед) . Күршең кем - туганың да шул (каракалпак) һ.б.ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.3 нче бирем.
·        Авылда (шәһәрдә)  бергә яшәгән күршеләрегезне хәтерләгез. Сезгә аларның нинди сыйфатлары ошый?Җаваплар.·        Югарыда сөйләнелгән хикәядәге Мәрзия әби сезгә ошадымы? Кай яклары белән?Җаваплар.- Ә Мәрзия әби Алсуның апасы Зөһрәне ни өчен ярата?Җаваплар.·        Сезнең Мәрзия әби, Зөһрә апа кебек күшеләрегез бармы? Кем-нәр алар? Кайларда эшлиләр?Җаваплар.4 нче бирем. 
·        Күршең белән тату яшәр өчен, үзеңдә нинди сыйфатлар тәр-бияләргә кирәк?
 Көтелгән план үрнәге.Күршең турында беркайчан да, беркемгә дә хәбәр таратмаска.
Кешелекле, кечелекле һәм ярдәмчел булырга.
Күршеңнең үтенечен мөмкин кадәр тизрәк үтәргә тырыш.
Күршеңнең кайгысын да шатлыгын да үзеңнеке итеп кабул-итәргә.
үЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.IV.Рефлекция.  Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Сөйләгәннәрдән чы-гып, кем үзенә нинди нәтиҗә ясады? Моңа ничек ирештек?
Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.V.Өйгә эш бирү.1. Син үзең күршеләреңә нинди изгелек эшли аласың? Бу хакта әти-әниең, өлкәннәр белән өйдә киңәшләш һәм күршеләреңә ку-лыңнан килгән ярдәмне күрсәт.
2. ”Мин күршеләрем турында ниләр беләм” дигән темага инша языгыз.
 
 
 VI.
 
     ТЕМА. АКЫЛЛЫ КЕШЕ ЯЛГЫШАМЫ?
     Максат: акыллы кешенең гомере кеше хаталарын өйрәнүгә китүен аңларга ирешү.ДӘРЕС БАРЫШЫ.
I.Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ,
II.Уку мәсьәләсен кую.Дәрес барышы.                                                          
•        Акыллы кешенең ялгышуы мөмкинме? Локман  Хәкимнән  со-радылар: “Син хикмәтне кемнән өйрәндең?” - диделәр.
Әйтте: “Кузсез кешеләрдән үгрәндем, чөнки алар аяк басасы урын-ны күрмәенчә аяк басалар”, диде... Әй угыл, монда сиңа тәрбия шулдыр ки, Локман Хәкимнең сүзен яхшы фәһем итеп кара, ягъни ул: “Кузсезләр, аяк басасы урынны курмәенчә, я абыналар яки төр-теләләр, яки егылалар, шулай ук аңы юк кешеләр вә наданнар - сүзнең урынын белмәй сөйләшәләр. Аларның наданлыкларын күрдем дә хәким булдым”, - диде.  (К. Насыйри “Китаб-әт-тәрбия.”)
     Локман хәкимнән сорадылар: “Син әдәпне кемнән угрәндең?-диделәр. Локман әйтте: “әдәпсезләрнең әдәпсезлеген күреп, үземә килешмәгән кебек булды да, һаман андаен фигыльләрдән саклана килдем,” әдәпле булдым” - диде. Әй угыл, гакыллы балага атлам саен гыйбрәтләр бар, вәгазьләр бар, мәгьрифәт хасил итә күр”
(К.Насыйри, “Китаб-әт-тәрбия , 16 нчы тәрбия).
Төркемәрдә тикшкрү өчен сораулар:
•        Локман хәким акыллы булырга кемнән өйрәнгән?
•        Акыллыларның хаталанулары мөмкинме?
•        Мөмкин, әлбәттә.
•        Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
•        Акыллы кешенең хаталануы турында.
•        Үз-үзеңә бәя кую. 
III.Уку мәсьәләсен чишү . 
Төркемнәрдә тикшерегез: 
1 нче бирем.                                                                    . 
1. Язуда, хисаплауда ясалган ялгышлык, дөрес булмаган эш . -  Язу-да да, укуда да  аның хаталары  булмады түгел. 
2. Эштә, тормышта ясалган, дөрес булмаган эш. - Ул уз хатаасын төзәтергә үзендә көч тапты.                              . 
3. Гаеп. - Монысыминем хата.                                          .
4. Ялгыш, киресенчә, хата сөйләү.                            .                                   
Үз-үзеңә бәя кую.
2 нче бирем                                              .
— “Хата” сүзе белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?
— Эшләмәгән кеше генә  ялгьшмый. Хаталарда өйрәнәләр. Сапёр бер мәртәбэ генә ялгыша. Яшьлектә ясалган хата өчен кеше гомере буе түли. Хатасын  танымаган тагын шул хатага төшәр. Хатаңны әйтүчене атаң дип бел. Хафасыз кеше — хатасыз кеше. Ялгыша белдең - төзәтә дә бел  һ.б.
 Үз-үзеңә бәя кую.                                                        .
 Знчебирем. . 
      Акыллы кеше ясаган  -  хата белән акылсыз кеше ясаган хата арасында нинди аерма бар?                              .
— Акыллы кеше дә ялгыша, әлбәттә, ләкин ул һәр хаталанган саен яңа хата ясый, ә акылсыз кешеи исә бер үк хатасын кабатлый.                                              
Үз-үзеңә бәя кую.                                                   .
4 нче бирем.                                                    . 
     “Акыллы кеше уз вакытында туктала белә”  -  дигәннәр борын-гы кытайлылар. Сез моны ничек аңлыйсыз?                                                              - Кеше моңа үз акылы белән ирешә ала. Мондый очракта беркем дә ярдәм итми, ул үз хатасын, үз житешсезлекләрен үзе төзәтә. Андый кеше үз-үзе белән идарә итә белә, үз-үзен контрольдә тота, үз-үзенә коррекция ясый (үз тәртибенә үзе үзгәрешләр кертү сәләтенә ия) һ.б.
Үз-үзеңә бәя кую.
5 нче бирем.                                    . 
     “Хаталарны ничек ясамаска” тәгъбире буенча үз-үзеңне тәр-бияләү планын төзергә.                                   .
Көтелгән план үрнәге:                                       .
1. Көчле ихтыярлы кешеләр исемлеген төзергә (укылган әдәбият буенча) һәм ул шәхесләрнең тормыш юлларын өйрәнергә.                                            .                                                                                               
      2. Үз хаталарыңны таный белергә һәм үз вакытында төзәтә белү юлларын табарга.                                  .
3. Узган уку елы белән чагыштырып, яңа уку елында хаталарга юл куймаска.
Үз-үзеңә бәя кую.
Рефлексия. 
     Куелган максатка ирештекме? Нинди юллар белән? Дәрестән кемнәр нинди сабак алды?                                         .
Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую. 
5. Өйгә эш бирү. 
1. Гаиләдә нинди хаталарга юл куела?  “Шул хакта йортта әңгәмә үткәрергә. 2. “Хаталарсыз гына яшәп була микән?” дигән темага инша язарга.                   
 
 
 
 VII.
 
     ТЕМА.  ИСЕРЕККӘ ДИҢГЕЗ ТУБЫКТАН.
     Максат: исерткеч эчемлекләр куллануның зыянын күрсәтү, эчү-челекнең иҗтимагый бәла, кеше тормышындагы җитешсезлек-ләрнең төп чыганагы икәненә төшендерү.
ДӘРЕС БАРЫШЫ. 
1.Өйгә бирелгән эшне тикшерү.                                                     
Үз-үзеңә бәя кую.
II. Уку мәсьәләсен кую.
     Әгәр нинди дә булса орлыкны чиста суга салсаң, ул бераздан шытып чыгачак. Әгәр бер стакан суга бер чәй калагы спирт (янучан һәм исерткеч сыеклык) болгатсаң һәм бу эремәдә орлыкны чылат-саң, үсентеләр зәгыйфь, саргайган, яшәүгә сәләтсез булачак. Әгәр аңа тагын ике калак спирт өстәсәң, үсентеләр бөтенләй һәлак булачак. Спирт орлыкның үсешен көчсезләндерә һәм үтерә.                                                                                          
      Галимнәрнең, аеруча бөҗәкләрдә кошларда һәм хайваннарда үткәргән теҗрибәләре кызыклы. Аларның барысына да алкоголь (спиртлы эчемлекләр) зыянлы тәэсир ясый. Умартага озак вакыт алкоголь тамызып торганнар. Тора-бара хезмәт сөючән кортлар эштән туктаганнар һәм үзләрен чамадан тыш тәртипсез тота башлаганнар. Көннәр буена алар бер ояга җыелып безелдәгәннәр һәм берни дә эшләмәгәннәр. Галимнәр тагын шуны да белгәннәр: алкоголь тәэсирендә кошларның һәм хайваннарның тәртибе исерек кешенеке кебек үзгәргән. Язучы А. Серафимович “Казлар” исемле хикәясендә төньякта кыр казларын тотуның шундый кызыклы ысулын язган. Кичтән су җыелган ярга аракыга чылатылган борчак сибеп чыгалар. Иртән казлар аны чүплиләр һәм сәрхүшләнеп йөриләр, иң мөһиме - сакчыллыкларын югалталар. Мондый чакта аларны ‘коры кул” белән дә тоталар.                      .
Теркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:                            .                                                                    
- Галимнәр нинди өлкәдә тикшеренүләр алып барганнар?                               
- Спиртлы эчемлекләрнең тере организмга тәэсире турында.                        
- Монан нәрсәләр ачыкланган?                                          .
—Алкоголь тере организм өчен зарарлы.                                   .
—Кешелер мондый эчемлекләрне кулланалармы?                             .
—Кулланалар.                                                                                                                        
—Аларга аның зыяны бармы?                                                .  
—Бик тә                                                                                .
—Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?                                               
—Исерткеч эчемлекләр һәм аларның кешегә зыяны турында.                                 
Үз-үзеңә бәя кую.
III. Уку мәсьәләсен чишу.
Төркемнәрдә тикшерегез: 
1 нче бирем.                                                 . 
—Акыллы кеше исерткеч эчемлекләр кулланамы?                                                    
—Куллануы мөмкин, ләкин ул моның чамасын белә.                                 
—Чамасын белүне сез ничек аңлыйсыз?                        .
—Акыллы кеше беркайчан да аңын югалтканчы аракы эчми, аның эчүеннән гаиләсе дә, җәмгыять тә бернинди зыян күрми. Аннары ул “андый” эчемлекләрне бәйрәмнәрдә тантаналарда, юбилейларда гына авыз итә.                                                                                    
 —Борынгы кытайлылар: “Акыллы кеше шәраб артында артыгын сөйләнеп утырмый”, — дигәннәр. Моны сез ничек аңлыйсыз?                                                        
— Акыллы кешенең “андый” эчемлекләргә исе китми. Аның үз нормасы бар һәм ул аны бозмый. Кирәген генә “авыз итә” дә табын артыннан торып китә һәм башкача “аны” авызына капмый.
Үз-үзеңә бәя кую.                                                     .
2 нче бирем                                               . 
—Исерткеч эчемлекләр белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?                 .
— Исереккә диңгез тубыктан. Бер аракы мичкәсенә бөтен дөнья сыя ала (корея). Авызга аракы керсә, акыл урманга кача (фин). Аракыга сәлам бирсәң, акыл белән саубуллаш (грузин). Аракы стаканында батучылар диңгездә батучылардан күбрәк (латыш) һ.6.
Үз-үзеңә бәя кую.                                               .
З нче бирем.                                            . 
—Исерткеч эчемлекләр куллануның кеше тормышы өчен файдасы бармы?   
—Юк, зыян гына китерә.                               .
—Зыяны нәрсәләрдә күренә?                                          .
— Юлларда аварияләрнең күпчелеге аракы эчкән кешелар тара-фыннан ясала. Сәламәтлеккә зыяны ифрат зур: иртә картаюга, го-мер кыскаруга һәм, ахыр чиктә, үлемгә китерә.
    Уктучы: алкоголикларның гомере эчмәүчеләргә караганда 20 елга кимрәк, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучыларның 95 про-центы гастрит, ашказаны авыруларына дучар ителгән, күп эчүчеләр арасында үлүчелер ике тапкырга артык. Көнкүрештә 20 процент, урамда җәрәхәт алучыларның 46 проценты алкоголь белән бәйле.
—Житештерүче көчләрнең жимерелүенә китерә.                              .
    Укытучы: эчүчелек аркасында һәр эшләгән кеше елга кимендә 25—ЗО прогул ясый. Шул сәбәпле ел саен 170000 кеше эштән куы-ла. Җитештерүчәнлек 52 процентка кими, хезмәт тәртибе какшый, коллективлар таркала. Техника ватыла, әрәм-шәрәм булып юкка чыга. Авыл хуҗалыгында югалтулар 40 процентка житә. Авылда эчүчелек исәптә һәм контрольдә тугел, ул тәүлек әйләнәсендә дәвам итә.                           .                                                                                         —Зәгыйфь балалар туа.                                   .
    Укытучы: илдә акылга зәгыйфь балалар мәктәпләрендә 300000 нән артык бала укый. Аларның саны елдан-ел арта бара. Дөнья статистикасы шуны раслый: акылга зәгыйфь балаларның 60 про-центы эчүгә әвәс ата-аналардан туа. 1925 елда 18 яшькә кадәр исерткеч эчемлекләр кулланучылар 16,6 процент булса, хәзер бу сан 95 процентка житте.                                        Гаиләләр таркалалар.                                           .
   Укытучы: һәр эчүче кеше аракыга елына якынча 400 сум акча тота. Андыйларның өендә кыйммәтле һәм затлы әйберләр була алмый, чөнки алар тапканның 65 процентын эчүгә тоталар. Бүген 25—50 яшьтәге хатын-кызларның һәр өченчесе ирсез тора һәм 15 миллион бала атасыз үсә. Ил буенча 25 процент тулы булмаган гаи-лә исәпләнә алардан туган балаларның 41 продентының тәртибендә тискәре якка үзгәреш бар. Илдә 2 миллионнан артык ятим бала исәпләнә. Балалар үлеме артканнан арта. Әгәр элек һәр 1000 балага 7 кеше туры килсә хәзер бу сан 10 нан артып китә. Ил буенча туучларга караганда үлүчеләр саны күпкә артык. ..............                                                 
—Җинаять ясаучылар арта (үтерү, талау, урлау һ.б.). Әхлак тарка-ла: гаиләдә ата-ананың тоткан урыны какшый, балалар жинаять юлына басалар, алдашалар, урлашалар, өлкәннәрнең гомеренә куркыныч ясыйлар, наркоманнарга әвереләләр һ.б.               
Үз-үзеңә бәя кую.                                    .                                                                                                                                4 нче бирем.                                . 
—Кеше алкогольдән котыла аламы?                                .
—Ала, ләкин бу җиңел эш түгел.                         .
     Укытучы: Әйе, алкогольле эчемлек шундый мәкерле үзенчәлек-кә ия: әгәр кеше яйсә хайван спиртлы эчемлек тәмен татыса, аңарда ары таба да аны авыз итү теләге туа. Бу алкогольнең наркотик тәэсире белән аңлатыла, икенче төрле әйткәндә спиртлы эчемлек-ләрне даими куллану кешенең ихтыяр көчен җимерә һәм эчүгә булган теләк табигый гадәткә әверелә. Кеше ансыз яши алмый, ул теләсә нинди юл белән аны табарга тырыша. Физиологлар шуны ачыклаган: алкоголь организмнан тиз генә чыкмый. Аның күпмедер күләме организмга ике атна дәвамында зарарлы тәэсир ясап тора. Бер мәртәбә эчкәннән соң да кеше миендә бавырында, йөрәгендә, ашказанында 49 сәгатьтән алып 15 тәүлеккә кадәр сакланып тора. Атна саен эчкән кешеләр беркайчан да алкоголь агуыннан котыла алмыйлар. Мондый очракта баш мие эшчәнлеге тоткарлана, үз-үзеңә контрольлек югала, “тормоз’ тотмый башлый. Нәтиҗәдә йөрәк эшчәнлегенә зур зыян килә, ул таушала һәм кеше гомере 8 елгакыскара.                                                 
—Алкогольдән котылу юлын нәрсәдә күрәсез?                               .
—Уз теләгең белән дәваланырга кирәк.                  .
     Укытучы: һәр шәһәрдә район үзәгендә наркологик диспансер-лар бар, аларда алкогольдән жәфа чиккәннәр дәвалана. Моннан тыш, шәхси кодлау да бар. Газеталарда алар турында тулы мәгълү-матлар даими басылып тора.                                   .
—Кемнәргә эчү катгый тыела?                               .
—Организмы ныгымаган үсмерләргә, авыруларга, спортчыларга, карт-корыга, әдәбият һәм сәнгать әһелләренә, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә....................................  
—Аеруча спиртлы эчемлекләрдән кемгә баш тартырга кирәк?                                          
 —Хатын-кызларга.
—Ни өчен?                                                 .
“Алар алкогольгә тизрәк бирешүчән һәм авырый башласалар алар-ны дәвалау да шикле.
—Моннан чыгып, нинди нәтиҗә ясарга кирәк?                       .
“Эчүчелек - афәт, эчүчелек - улем, эчүчелек - фажига ул. Эчүелек -  узең теләп акылдан язу.
     Укытучы: борынгы алга киткән илләрдә 30 яшь тулганчы эчүне дә, тәмәке тартуны да тыйганнар, чөнки организм 26 яшькә кадәр чыныкмаган әле дип исәпләгәннәр алар.
Үз-үзеңә бәя кую.                                      .                                    
5 нче бирем. (Мөстәкыйль эш.)                                   .
   Исерткеч эчемлек кулланудан ничек котылырга? —Үз-үзеңне тәрбияләү планын язарга.
Көтелгән план үрнәге:          
1. Физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнергә.                                             
2. Ныклы көндәлек режим белән яшәргә.                                 .
3. Ихтыяр көченә ия булырга.                                                     .
4 . Неселдә эчкән кешеләрне барларга һәм аларның тәртибеннән ти-ешле нәтиҗә ясарга.
5. Махсус әдәбият укырга, вакытлы матбугаттан эчүчелекнең фа-жига чыганагы булуы турындагы материалларны җыеп, өйрәнеп барырга. Бу афәттән берничек тә котыла алмаучыларга үз теләгең белән дәваланырга киңәш бирергә.
Үз-үзеңә бәя кую.                                            .
     5.Рефлексия.
   Бүгенге дәрестә нәрсә турында сүз алып бардык? Исерткеч эчемлекләрне эчкәннән соң акыллы кеше булып кала алабызмы икән? Дәрестән үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз?            
Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.                                                  .                         
 Өйгә эш бирү.                                                    .
1.“Сезнең нәселдә эчмәгән кеше бармы? - Шул хакта гаиләдә әңгәмә корырга. 2. “Әгәр дә кешеләр эчкечелектән ваз кичсәләр...” дигән темага инша язарга.
 
 
 
 VIII.
 
     ТЕМА.САУЛЫК - ЗУР БАЙЛЫК. 
     Максат: саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия биру.
ДӘРЕС БАРЫШЫ.
1. Өйгәбиреләнэшнетикшерү. Үз- үзеңә бәя кую.                                            
II. Уку максатын кую. 
Төркемәрдә тикшерегез:                                          .                                                                                                                —Кеше нинди булганда гына яши һәм эшли ала?                                            
—Сау-сәламәт, таза булганда гына.                                          
—Сау булу нәрсәне аңлата?                            
—Сау булу - чирле түгел, сәламәт, исән, тере булу.                                                    
—Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?                                   —Саулык турында.                                                         .
Үз-үзеңә бәя кую.                                                                                                                            
III. Уку мәсьәләсен чишу.                                                  .
Төркемнәрдә тикшерегез:                                                           .
1 нче бирем.                                         . 
—Халыкта саулык белән бәйләнешле нинди мәкаль бар?                     
—Саулык — зур байлык.                                                            .  
—Нәрсә ул байлык?                                                    .
—1. Бай булу (“бай” сүзенең сыйфат мәгънәсеннән). - Ипигә бай-лык. 
2. Бай кеше булу җәһәте. - Аларның гаражы, машинасы булу бай-лыкларын күрсәтеп торган дәлил түгелмени?                                                
З. Тупланган мал, җыелган кыйммәтләр. - Себердән ул гомерлек байлык туплап кайтты. 
     Билгеле бер яктан кыйммәте булган нәрсәләр җыелмасы. - Волком секретаре, булган транспорт байлыкларын җыеп, безне билге-ләнгән авылларга озатып куярга кушты.           (Ф. Хөсни.)                                                                         
4. Кирәкле нәрсәнең җитәрлек булуы; җитешлек, муллык, иркен-челек киресе: ярлылык, мохтаҗлык. – Мондый вакытта пенсияң килеп торса, зур байлык инде ул. Нәрсәнең дә булса иң кыйммәтле ягы. – Саулыгың - байлыгың. Язның байлыгы - кояш, көзнең байлыгы - уңыш. Мәкальләр.                                                 .
5. Берәр яктан мәгънәви кыйммәте булган нәрсәләр җыелмасы ту-рында.— Рухи байлык. Күңел байлыгы. Һәрбер аерым телнең үзенең сүз байлыгы була. В. Хангильдин. Күптөрлелек, күпьяклы-лык эчтәлеклелек.— Тел чараларының байлыгы.             .                                                            
ҮЗ-үзеңә бәя кую .                                                                                                                                                                              
2 нче бирем.                                                       
—Түбәндәге мәкальләрнең мәгънәсен ачыклагыз.                             .
—Байлык бер айлык, саулык - гомерлек. Байлыкның башы — тазалык. Баш сау булса, башка бүрек табылыр. Баш сау булмаса, мал күзгә күренми. Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк. Дөньяда иң кечкенә бәхет — байлык, иң зур бәхет — саулык. Пакълек сөйгән сау булыр. Саф һава - тәнгә дәва. Сәламәтлек — җәүһәр, ләкин тиз югала. Таза булсаң, таш та ярып була. Саулыкы сатып алып булмый (рус). Авыруга алтын кровать та ярдәм итә алмый (абхаз). Чирне дәвалап була, куркуны — беркайчан да (француз). Бер нәрсәң булмаса да, ике нәрсәнең кадерен  беләләр: яшьлекне һәм саулыкны (гарәп). Дөреслекне табибтан һәм адвокаттан яшермә (италия).                             .
Үз-үзеңә бәя кую.                                                                                                                                                                         З нче бирем.                                                 .
—Сез нәселегездә озын гомерле кемнәрне беләсез? Озын гомерлелекнең серләре нидә?                     .     
Жаваплар.
—Озын гомерле нинди шәхесләрне беләсез?                             .
— Гомәр Бәширов, Сәйфи Кудаш, Әмирхан Еники, Бакый Урманче, Сергей Михалков, Лев Толстой, Дмитрий Лихачев, Ибраһим Сәләхов һ.б.                                .
—Гомерне озайтуның төп серләрен санагыз.                              .
—Режим белән яшәү, сыйфатлы туклану. Эшне ял белән чиратлаштыру.                           .
—Гомерне кыскартучы сәбәпләрне атагыз.                                        .
— Спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллану, тәмәке тарту. Физик күнекмәләр ясамау. Ашау, ял иту режимын бозу һ.б.                                                
    Искәрмә. Спиртлы эчемлекләр куллануның һәм тәмәкенең за-рары турында махсус дәресләр үткәрү сәбәпле, бу дәрестә аларның кеше организмы өчен бик тә зыянлы, агу икәнлегенә тагын бер кабат басым ясарга кирәк. Аеруча тәмәке яшь организм өчен зарар-лы. 1996 елның 6 сентябрендә “Труд” газетасында шундый мәгьлү-матлар басылды: “Тәмәке рактан үлүчелүрнең 60—95 процентына, хроник бронхиттан — 75 процентына һәм һәр дүртенче йөрәк белән авырып үлүгә төп сәбәп булып тора.            .
     Русиядә соңгы елларда алкогольле эчемлекләрне куллануның кинәт артуы аркасында, гомер озынлыгы 6 елга кыскарган. Әгәр 8 ел элек ирләрнең уртача яше 64,9 ел булса, 1993 елда ул 59 га төшкән”.                                                         
Үз-үзеңә бәя кую.                                           .                                                                                                                                 4 нче бирем.                                                    . 
     К.Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” китабыннан 17, 21, 24, 25 һәм 48 нче хикәяләрне укып чыгыгыз һәм тиешле нәтижә ясагыз. Нәтижәне дәфтәрегезгә языгыз.                            .
Үз-үзеңә бәя кую.
5 нче бирем.                                            . 
—Сау-сәламәт булу өчен кеше нәрсәләр эшләргә тиеш?                                              
—Режим белән тукланырга. Санитария-гигиена таләпләрен төгәл үтәргә: чисталыкны бар урында да сакларга, иртә-кич тешләрне тазартырга, атна саен мунча керергә, чәчне даими юып-тарап торырга, тырнакларны озын йөртмәскә җәен җиңел, кышын җылы кием киенеп йөрергә һәркөнне физик күнегүләр ясарга, салкын су белән юынырга. Исерткеч эчемлекләр эчмәскә, тәмәке тартмаска. Спорт секцияләренә йөрергә һ.б.                                  .
Үз-үзеңә бәя кую.                                .                                                                                                                       4.Рефлексия.
  Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Аннан нинди сабаклар алдыгыз?                .
 Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.                                   .                                                  
 5.Өйгә эш бирү.                                                 . 
1. Нәселегездәге озын гомерле туганнарыгызны барлагыз. Нилектән алар озак яшәгән? Шуның серен өйрәнегез.                                      .
2. “Әгәр озак яшисең килсә” дигән темага инша языгыз.
 
 
  
 IX.

ТЕМА: КИЕМГӘ КАРАП КАРШЫ АЛАЛАР... 
Максат: 1. Киемгә карата зәвык, сакчыл караш тәрбияләү.
2. Тормышта тышкы кыяфәтнең дә мөһимлеген аңлауларына ире-шү.
ДӘРЕС БАРЫШЫ .Өйгә бирелгән эшне тикшерү.Уз-узеңә бәя кую. 
II. Уку мәсьәләсен кую.
•        Күз алдыгызга китерегез: сез моңа кадәр таныш булмаган, әмма танышырга тиешле булган кеше белән очраштыгыз ди, иң башлап бер-берегездә нәрсәгә игътибар итәсез?
• Тышкы кыяфәткә, киемгә, әлбәттә.                             . –--   Икенчетөрле әйткәндә?                    .
- Кешенең төсенә,битенә.                    .
– Тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк?                                       .
- Тышкы матурлыгына.                       .
- Бу уңайдан нинди макальне искә төшереп була?
- Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар.
- Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшү барачак?
- Кешенең киеме, тышкы матурлыгы турында.                          .
Үз-үзеңә бәя кую.
III. Уку мәсьәләсен чишү.
Теркемнәрдә тикшерегез: 
1 нче бирем.                                     .
- Нәрсә ул “тышкы”?                               .
- Берәр нәрсә яки күренешнең чын асылына кагылмыйча чын асылын чагылдырмыйча, тыштан, беренче карашка гыина күренә торган. Тышикы матурлык. - Тышкы ягы такта белән эшләнгән.                                
- Матурлык нәрсә ул?                                      .
- Үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек.                                                                                                                                                                          
- Кыяфәт сүзен ничек аңлыйсыз?                           .
- Кешенең тышкы күренеше, килбәт, төсе.                             .
- Нәрсә ул кием?                          .
- Тукымадан, күннән, мехтан һ.б.әйберләрдән тегелгән, эшләнгән һәм тәнне  каплау өчен хезмәт итә торган предметлар җыелмасы.                                             
- Ничек уйлыйсыз: ни өчен кеше кием кияргә мәҗбүр булган?                                                                                               
- Кеше үзенең тәнен табигать стихиясе суыктан, эсседән, судан, җилдән, тузаннан саклау өчен кием киеп йөри башлаган булырга кирэк .                                                              -Тагын?
- Бәрелүдән, сугылудан һ. Б.              .                                                                        
- Икенче төрле әйткәндә кием кеше тормышында нинди урын тота?
•        Ул аның сәламәтлеген, саулыгын сакларга хезмәт итә. Моннан тыш, пөхтә кием кешене матурлый да. Җәй көне җиңел киен, кыш көне җылы киен, диләр халыкта.
- Бөтенләй диярлек кием кими торган халыклар да бар бит але. Моны ничек аңлатасыз ?
•        Алар (мәсәлән, Африкадагы кабиләләр) яшәгән җирдә һава шартлары кешене кием киеп йөрергә мәҗбүр итми. Аннары алар-ның культура дәрәҗәсенең түбән икәнлеген дә искә алырга кирәк.                                                                                Үз-узеңә бәя кую.                
2 нче бирем.                
- Кешенең киеме, тышкы кыяфәте белән бәйләнешле нинди мәкаль-ләр һәм әйтемнәр беләсез?
- Агач күрке - яфрак, кеше күрке - чүпрәк. Агач - җирнең, кием - ирнең зиннәте. Кием матур итә, ат батыр итә һ. б.
Үз-үзеңә бәя кую.                        . .
З нче бирем.                                                                         . 
- Киемнәрнең нинди төрләрен беләсез?               ?
- Эш киеме (профессия белән бәйләнгән), йортта кия торган кием, ихатада (бакчада, гаражда) эшләү киеме, спорт костюмы, дәүләт хезмәтен башкару өчен тегелгән кием (милиция, армия, суд, прокуратура, медицина, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һ. б.), мәктәп укучылары формалары һ. б.                                                   “Мондый киемнәрнең әһәмияте нидә? Кеше тормышында алар нинди урын тота? Конкрет мисалларда исбат итеге.
Җаваплар.
Үз-үзеңә бәя кую.                        
4 нче бирем.                               
- Бөек рус язучысы А. П. Чеховның афоризмга әйләнгән шундый сүзләре бар: “Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә”. Мондый билгеләмәсе белән язучы, барыннан да элек, нинди кешене куз алдында тота?
- Акыллы, үз-үзенә таләпчән, югары культуралы, зәвык белән киенүче, хезмәт яратучан кеше генә үзен хөрмәткә лаек дип исәпли.
Үз-үзеңә бәя кую.                                                                                   .
5 нче бирем.                               
- Акыл - рухи байлык, мөһим нәрсә. Шулай да “киемгә карап каршы алалар” бит әле. Димәк, тормышта тышкы кыяфәт, тышкы матурлыкның да әһәмияте бар. Матур, зәвыклы итеп киенә белүне сез ничек аңлыйсыз?                                                - Сезонга карап, яшь үзенчәлекләрен, гәүдә төзелешен исәпкә алып, заман таләпләреннән чьгып эшләнгән, модага ярашлы итеп.
- Әгәр үзең кием сайлый белмәсәң?
•        Якыннарыңа, дусларыңа мөрәҗәгать итәсең.
- Киемгә, кием киюгә карата борын-борыннан нинди таләпләр куелган?                     - Үзеңә ошаган киемне генә кияргә кирәк, югыйсә адәм көлкесенә калуың ихтимал.
- Ни өчен?                                        .
- Тәнгә ятышлы кием кигәндә генә үзеңне иркен, рәхәт итеп сизәсең.
- Бу уцайдан нинди мекаль, ойтемнер белесез?
- Пөхтә киенгән-матур кеше, шапшак киенгән-шапшак кеше. Пакъ кием кадер арттырыр. Яман кием яшь кызны, әби итә, әбине пәри итә һ. б.                                            - Киемнән тъiш кешенең тышкы күренешен тагын нәрсә матурлый?
•        Төсе-бите.                                                     
- Аны нәрсә ярдемендә матурлап була?                 
- Косметика кулланып.                                                                
- Тагын нәрсә матурлый?                                                               
- Прическа.                                                             
- Чәчкә куелган таләп?                                         
- Ул чиста булырга тиеш.                          .
Үз-үзеңә бәя кую. 
6 нчы бирем.                       .                                                                                              - “Кием киемне саклар” әйтеме нәрсә турында сөйли?                                                                                                     
- Әйбернең кадерен белеп кияргә куша. Киемгә карата сакчыл караш булырга тиеш.
- Бу уңайдан тагын нинди мәкаль, әйтемнәр беләсез?                                              - Киемне кию белән, киюдән бигрәк җыеп кую белән. Әйберне саклап кисәң, көн дә матур әйбер киярсең һ. 6.                                   
Үз-үзеңә бәя кую.                                              .
7 нче бирем.                                                            
•        Акыл - рухи байлык, мөһим нәрсә. Шулай да “киемгә карап каршы алалар” бит әле. Димәк, тормышта тышкы кыяфәт, тышкы матурлыкның да әһәмияте бар. Моны сез ничек аңлыйсыз?
- Сөйкемле, ягымлы, зәвык белән киенгән кеше, гадәттә, күңелдә шундый якты хисләр уята. Соңыннан бу кеше белән мөнәсәбәтебез нинди генә булып китсә дә, беренче тәэсир йогынтысы көчле була.
- Бу хакта нинди җырлар беләсез?                                               
- “Төн йокымны йоклый алмыйм.                                                  .
   Сине күргәннән бирле”. (Халык җыры). “Беренче мәхәббәт”, “Тәүге сөю” һ. б. Тормышта кешенең тышкы кыяфәте белән мавыгу аркасында ниләр булганы бар?                 ?
- Кайберәүләр үзләренең беркатлылыгы аркасында фаҗигале хәлләргә юлыгалар: аларның тиз ышанучанлыгын белеп, талыйлар, алдыйлар, хәтта көчләп, үтереп тә китәләр.
- Кешенең чын матурлыгын ничек аерып була соң?
- Эшенә, кыланышларына, үз-үзен тотышына карап. Вакыт - кеше өчен иң зур сынау.                 
- Бу хакта нинди мәкальләр беләсез?                                   .
•        Кием кешене бизәсә дә, гүзәл итмәс. Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар һ.б.                                              .
Үз-үзеңә бәя кую.                                  .
8 иче бирем.              (Мөстәкыйль эш.)                                .
Үзеңдә киемгә сакчыл, тышкы кыяфәтеңә житди караш булдыру буенча үз-үзеңне тәрбияләү планы төзегез.                                   
Көтелгән план үрнәге:                                  
1. Матур итеп, зәвык белән киенергә өйрәнергә.
2. Киемне һәррвакыт пөхтә тотарга, пакъ йөртергә.                        .
З. Бәләкәйдән үк киемгә карата сакчыл караш тәрбияләргә.
4. Киемне эш, уен, ял төрләренә карап киенә белү сыйфатлары тәрбияләргә.              
Үз-үзеңә бәя кую.                                             
IV.Рефлексия.                                   
    
Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды? Аннан үзегезгә нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?
Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.                                     
V. Өйгә эш биру.                                         . 
1. Гаиләдә тикшерегез: бер елга кием алу өчен гаилә ничә сум акча тота?                            2. Ижади эш.
 
 
 X.
     ТЕМА…. АКЫЛГА  КАРАП  ОЗАТАЛАР.
Максаты: эчке матурлык сыйфатлары тәрбияләү.
ДӘРЕС  БАРЫШЫ.
Ι. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.                                                                                                                                                                                                                                     
ҮЗ-үзеңә бәя кую.
ΙΙ.Уку мәсьәләсен кую.
•        Нәрсә ул матурлык?
•        1. Барлык гүзәл, матур, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә (күренеш, эш, тормыш, сәнгать әсәрләре һ. б.) - Язгы матур-лык. Матур тышлы китап.
2. Матур, сокланырлык урыннар (табигатьтә, матур әдәбият әсәрлә-рендә ). - Аккош күленең матурлыгы мине әсир итте.
3. Матур, ягымлы, сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек. - Матурлык туйда кирәк, мәхәббәт көн дә кирәк.
•        Түбәндәге мәкальнең эчтәлегенә карап фикер йөртегез. – Ки-емгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар. Сүз нәрсә ту-рында бара? Гомумән, кешеләргә бәя биргәндә, аның кайсы ягына карап сүз йөртәләр?
•        Кешеләрдә тышкы матурлыктан башка, эчке матурлык та бар икән.
•        Аны ничек аерып була?
•        Андый матурлык күзгә ташланып тормый, аны кешенең кыла-нышына, үзен тотышына, эшенә карап билгеләп була.
•        Димәк, без бүген нинди матурлык турында сүз алып бара-чакбыз?
•        Кеше характерындагы уңай, җәмгыять тарафыннан хуплана торган сыйфатлар турында.
Үз-үзеңә бәя кую.
ΙΙΙ.Уку мәсьәләсен чишү.
Төркемнәрдә тикшерегез.
1нче бирем.
•        Эчке матурлык белән бәйләнгән мәкальләр, әйтемнәр әйтегез.
•        Кышның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эше-нә карап. Матурлык күлмәк белән сәдәптә дүгел, оят белән әдәптә һ. б.
•        Борынгы гарәпләр (акыл ияләре) теләсә нинди кешене дә матурлый торган дүрт нәрсәне күрсәткәннәр (Кара: ”Патшаларга бүләк”,Уфа,1992, төзүчесеӘ.З.Рәхимов,8-бит).Алар нәрсәләр дип уйлыйсыз?Нинди кешеләр хөрмәткә лаек?
•        Гадел һәм намуслы кешеләр.
•        Ни өчен?
•        Гадел кеше дөреслекне, хаклыкны яклый, алдашмый ,тугрылыклы дус,иптәш була;намуслы булу- воҗданлы булу, ояла белү, ихлас күңелле булу.
•        Үзегез укыган әдәби әсәрләрдән, халык иҗатыннан гадел һәм намуслы персонажларны күрсәтегез.
Җаваплар.
•        Үзегезнең тирә-юньдә гадел һәм намуслы кешеләрдән кемнәрне беләсез?
Җаваплар.
•        Кешене матурлый торган тагын нинди сыйфатларны әйтә ала-сыз?
•        Басынкылык һәм акыллылык, сабыр һәм салкын канлы булу, ояла белү һәм воҗданлылык.
•        Шушы төшенчәләр белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?
•        Оят юкта иман юк. Оятсызлык йөз ерта. Пычак ярасы китә, намус ярасы китми. Киемеңне – яңа чагында, намусыңны яшьтән сакла. Сабыр төбе – сары алтын. Сабырлык куанычка, ашыгу көенечкә илтер һ. б.
Үз-үзеңә бәя кую.
2нче бирем.
•        Борынгы гарәпләр шулай ук кешене матурламый (ямьсезли) торган дүрт нәрсәне атаганнар. Икенче төрле әйткәндә, нинди кире сыйфатлар кешене бизәми?
Искәрмә. Әгәр укучылар җавап бирергә авырсынсалар,  “Патша-ларга бүләк” китабыннан файдаланырга тәкъдим ителә.
•        Усаллык һәм көнчелек. Ачу һәм ярсу. Тәрбиясезлек һәм кәпрә-ючәнлек. Гел генә чирләп йөрү.
•        Шушы төшенчәләр белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?
•        Усал әйтер ”җиңдем” дип, акыллы әйтер ”юл куйдым” дип. Усаллыкка укытучы кирәкми. Тәкәбберлек артыннан оят килер. Тәкәбберлек - шайтан сыйфаты. Көнчел кеше көн күрмәс. Көнче-лек гомерне кыскарта. Көнчел кеше - “мин”чел кеше һ.б
- Әкиятләрдәге кире персонажларны атагыз. Аларның кайсы якла-ры сезгә ошамый?
Җаваплар.
Үз-үзеңә бәя кую.
3 нче бирем. (Мөстәкыйль эш.)
     Үзеңдә эчке матурлык сыйфатлары булдыру буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын төзегез.
Көтелгән дәрес планы.
1. Акыл хезмәтен дә, физик хезмәтне дә бертигез яратырга. Бертөрле “кара эш”тән дә чирканмаска.
2. Үзеңнең җитешсезлекләреңә карата тәнкыйть күзлегеннән бәя бирергә.
3. Ялкаулыкны кан дошман итәргә.
4. Төгәл режим белән яшәргә.
5. Әдәби әсәрләрдәге уңай персонажларның яхшы сыйфатларын дәфтәргә язып куярга.
Үз-үзеңә бәя кую.
ΙV. Рефлексия.
V. Өйгә эш.
1. Әти-әниләрегездәге үзегезгә ошаган иң яхшы сыйфатларны өйрә-неп, дәфтәрегезгә язып килегез.
2. Иҗади эш.
 
   ТЕМА. АКЫЛЛЫЛЫК ҺӘМ АХМАКЛЫК.
 (йомгаклау дәресе.)
     МАКСАТ: 1. Аек акыл белән яшәгәндә генә тормышта куелган максатка ирешеп булуны раслау.
2. Ахмаклыкның кеше тормышын күңелсез хәлләргә китерүче сәбәпләрнең берсе икәнлеген аңлауларына ирешү.
ДӘРЕС БАРЫШЫ.
Ι. Уку мәсьәләсен чишү.
Төркемнәрдә тикшерегез:
1 нче бирем.
•        Акыллы кешегә хас сыйфатларны санагыз. ( Кара: ”Патшаларга бүләк”.)
•        Акыллы кеше: - ныклы омтылыш белән яши, сер саклый белә. Акыллы кешеләр белән дуслаша, үз вакытында тукталып кала белә, шәраб артында артыгын сөйләнеп утырмый.
Үз-үзеңә бәя кую.
2 нче бирем.
•        Акыллы кешеләр белән бәйләнешле мәкальләрне, әйтемнәрне искә төшерик.
•        Аз булса да, үз акылың булсын. Акчаңны югалтсаң да, акылың-ны югалтма. Акыл белән алтын табыла, алтын белән акыл табыл-мый. Акыллы сүзен “мин” дип башламый. һ. б.
•        Акыллылыкның киресе нинди сүз була?
•        Ахмаклык, акылсызлык, дивана, юләр, дурак, сантый, тиле, тинтәк, юньсез һ.б.
•        Андыйлар турында нинди мәкаль -  әйтемнәр беләсез?
•        Ахмак башта эшләр, соңыннан уйлар (һинд). Ахмакны мактау боза (балкар). Акыллы үзен гаепләр, юләр - кешене (каракалпак). Ахмак белән аш ашама, акыллы белән таш ташы (уйгур). Түземсез акыллы булмый (һинд).
Үз-үзеңә бәя кую.
3 нче бирем.
•        Акыллы кеше ахмаклык эшли аламы?
•        Ала. Дүрт аяклы ат та абына. һ. б.
•        Яки киресенчә: ахмак акыллы эш эшли аламы?
•        Андый хәлләр дә була. Әйтик, ахмак мөһим мәсьәләләр хәл иткәндә дәшми калса һ. б.
•        Акыллы кеше хата ясаса, аңа күпчелек очракта игътибар итми-ләр, ә ахмакның хатасын шундук күреп алалар. Ни өчен?
Җаваплар.
Үз-үзеңә бәя кую.
4 нче бирем.
•        Борынгы гарәпләр ахмак булмас өчен дүрт нәрсәдән сакланырга кушканнар. Нәрсәләрдән дип уйлыйсыз? ( Югарыда аталган китаптан файдаланыгыз.)
•        Үзеңне генә яратудан һәм үз-үзеңнән бик канәгать булудан; башкаларның хатасын эзләүдән; үтә саранлык, үтә комсызлык күрсәтүдән; үзнңнән түбән кешеләрнең киңәшеннән.
Үз-үзеңә бәя кую.
5 нче бирем. (Мөстәкыйльэш.)
     Акыллы һәм акылсыз кешеләргә югарыда әйтелгән сыйфат-ларны файдаланып, үзеңдә нинди уңай сыйфатлар тәрбияләү, нин-ди кире сыйфатлардан котылу планын төзегез.
Көтелгән дәрес планы.
1. Күп укырга. Һәр укыган әсәрдән аның уңай персонажларының яхшы сыйфатларын язып алырга, кире сыйфатларыннан тиешле нәтиҗә ясый белергә.
2. Үз холкыңдагы җитешсезлекләрне анализларга өйрәнергә, алар-ның нилектән килеп чыкканлыгының сәбәпләрен ачарга һәм бете-рергә тырышырга.
3. Төшенкелеккә бирелмәскә. Һәр нәрсәне уйлап башкарырга. Юморны көндәлек юлдаш итеп алырга.
4. Өлкәннәрнең киңәшенә һәрчак колак салырга, үзеңнән кечкенә-ләрнең фикере белән дә хисаплаша белергә.
5. Кешеләрне нахакка рәнҗетүдән сакланырга. Кешенең нинди дә булса хатасын күрсәтүдән элек, аның урынына башта үзеңне куеп карарга өйрәнергә.
6. Әйтәсе фикереңне ачык һәм турыдан-туры әйтергә.
7. Көндәлек режим булдырырга һәм аның үтәлешен көн саен йоклап китәр алдыннан анализлый барырга.
8. Спорт белән даими шөгыльләнергә.
9. Ныклы ихтыяр көче тәрбияләргә.
ΙΙ. Рефлексия.
     Бүгенге дәрестә сез үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз?
Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.
ΙΙΙ. Өйгә эш бирү.
1. Үз-үзеңне тәрбияләү планын язып бетерергә һәм аны әти-әниеңә укып күрсәтергә.
2. Иҗади эш.
 
 
 
 XI.
      ӘХЛАК  ҺӘМ  ГЫЙЛЕМ.
     ТЕМА. ГЫЙЛЕМ - НУР, НАДАНЛЫК - ХУР.
     Максат: кешенең аң-белемен үстерүдә укуның, тәҗрибәнең ро-лен күрсәтү, кешене кешелекле итеп тәрбияләүдәге кыйммәтен рас-лау.
Дәрес барышы.
Ι. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
Үз-үзеңә бәя кую.
ΙΙ. Уку мәсьәләсен кую.
     Мисыр шәһәрендә ике әмирзадә бар иде. Берсе гыйлем үгрәнде, берсе мал җыйды, бай булды. Ул берсе голяма (галим)булды, бу берсе - финанс министры булды. Бәс (шунлыктан) бу бай булганы галим булганына кимсетү күзе белән карар иде вә әйтер иде: “Мин солтанлыкка ирештем, син һаман бер ноктада торасән” , - диде. Галим әйтте: ”...И туганым, Аллаһы тәгаләгә шөкер итмәк минем тарафымдадыр, чөнки мин пәйгамбәр мирасын таптым, әмма син фиргавен (борынгы Мисыр патшаларының исеме) мирасын (үлгән кешедән калган әйбер, мал) алдың” , -  диде.
     “Әй угыл,бу кыйссадан сиңа тәрбия шулдыр ки, канәгать кирәк. Гыйлем, әлбәттә, пәйгамбәр мирасыдыр”.
        (К. Насыйри. ”Китаб-әт-тәрбия”, егерменче тәрбия.)
Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.
•        Хикәядә сүз нәрсә турында бара?
- Әмир улларының язмышы турында.
•        Алар яшәү өчен нинди юл сайлаганнар?
•        Берсе фән юлыннан киткән, галим булган, икенчесе байлык җыйган, финаис министры булган.
•        Кайсы өстенрәк дип уйлыйсыз?
•        Фәнне сайлаганы.
•        Ни өчен?
•        Чөнки ул Алла яклы булган - пәйгамбәр мирасын тапкан. Дин-гә ышанган кешеләр өчен моннан да югарырак бөеклекнең, данның булуы мөмкин түгел.
•        Моңа ул ничек ирешкән?
•        Гыйлем аркасында.
Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
•        Гыйлем турында, белемнең кеше тормышында тоткан урыны турында.
Үз-үзеңә бәя кую.
ΙΙΙ. Уку мәсьәләсен кую.
Төркемнәрдә тикшерегез.
1 нче бирем.
•        Нәрсә ул гыйлем?
•        1. Белем. - Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да. Мәкаль. Тормыш тәҗрибәсе. - Ата-бабаның еллар буе көч түгеп тапкан гыйлеменнән безгә аны белгертә . Н. Исәнбәт.
2. Фән. - Бу егет һәндәсә гыйлемендә бик маһир (белгеч) булырга кирәк. Г. Тукай.
3. Галим. - Хәйран булды әнкәсе, галим булгач бәбкәсе. Г. Тукай.
Үз-үзеңә бәя кую.
2 нче бирем.
•        Гыйлемгә ничек ирешеп була?
•        Уку белән, акыл ияләренең тәҗрибәләрен армый-талмый өйрә-неп бару аркасында.
•        Нәрсә ул уку?
•        1. Хәрефләр яки башка язу билгеләре белән язылган яисә ба-сылган нәрсәне күз белән күреп аңлау, эчтәлеге белән танышу яки тыңлаучылар өчен кычкырып әйтеп бару. - Мин Г. Әпсәләмов әсәрләрен укып чыктым.
2. Нинди дә булса билгеләрне аңлау, белү. - Нота уку. - Шифрны укып бирү.
3. Нинди дә булса белем үзләштерү, белемгә ия булу, нәрсәгә дә булса өйрәнү. - Бөтен көчне укуга бирү. Укытучылыкка уку.
4. Нинди дә булса тышкы билгеләргә карап, кичерешләрнең, вакыйгаларның һ. б. эчке мәгънәсен күреп сизү, аңлый алу. - …мин аның күзләреннән укыдым. М. Җәлил.
5. Нинди дә булса текстны күңелдән, яттан белү, әйтү, сөйләү. ”Мин кичәдә Г. Тукайның ”Туган тел” шигырен укыдым”.
6. Тыңлаучыларга телдән нинди дә булса мәгълүмат бирү, нәрсәнең дә булса эчтәлеген сөйләү. - М Мәһдиев лекцияләрен искиткеч аңлаешлы итеп укый иде.
7. Изге теләк яки каргау сүзләрен кат-кат әйтү. - Мин аңа гомер буе рәхмәт укыдым.
•        Укуның нинди чыганаклары бар?
•        Китап, газета-журналлар, һ. б.
Үз-үзеңә бәя кую.
3 нче бирем.
•        Безнең милләттән чыккан, исеме бөтен дөньяга билгеле булган нинди укымышлы кешеләрне, шәхесләрне беләсез?
Җаваплар.
•        Сезнең нәселдән нинди укымышлы кешеләр чыккан?
Җаваплар.
•        Шәһәрегезнең (авылыгызның) укымышлы кешеләрен атагыз.
Җаваплар.
Үз-үзеңә бәя кую.
4 нче бирем.
•        Укудан файда алу өчен ничек укырга кирәк?
•        Аңлы уку-уйлап уку. Күп уку-йөгерек уку. Укыганны кыскача язып барып (конспектлап) хәтердә калдыру.
•        Үзалды укуны ничек аңлыйсыз? Читтән торып уку ничек бу-ла?
•        Башка кешенең ярдәменнән башка белемне үз көчеңә ышанып үзләштерү.
Үз-үзеңә бәя кую.
5 нче бирем.
•        Уку белән тәртип арасында бәйләнеш бармы?
•        Укыган кеше, гадәттә, тәртипле була.
•        Һәрвакытта да шулаймы?
•        Нигездә - әйе. Ләкин укыган кешеләр арасында да тәртипсез кешеләр очрый.
•        Укуның сәләткә, талантка мөнәсәбәте ничек?
•        Уку сәләтне ныгыта, талантны арттыра.
     Укымышлы, тәрбияле, культуралы кешене икенче төрле нинди сүз белән атыйлар (татар сүзе түгел, латин сүзе)? Ул акыл хезмәте белән шөгыльләнә.
•        Интеллигент. Интеллигенция вәкиле (зыялы кеше).
     Укытучы: галимнәр, интеллигентлы булу өчен дөнья нәфис әдәбиятының алтын фондын тәшкил иткән 80 артык язучысының (Лермонтов, Гоголь, Тургенев, Толстой, Бунин,  Шевченко, Шоло-хов, Булгаков, Шекспир, Байрон, Диккенс, һ. б.) әсәрләрен балигъ булганчыга кадәр уку шарт, диләр.
Үз-үзеңә бәя кую.
6 нчы бирем.
•        Уку, гыйлем, белем сүзләре белән бәйләнешле нинди мәкаль-ләр, әйтемнәр беләсез?
•        Уку - белем орлыгы, белем - бәхет орлыгы (грузин). Бала чактан алган белем - ташка язган сүз белән бер (авар). Китап укымаган кеше - чәчәк күрмәгән бал корты (белорус). Укыйм дисәң, елап укы, еллар үткәч – елмаерсың (корея). Яңа китап укысаң, тагын бер дустың арта (кытай). Көн дә укып тормасаң, белем көн саен кими (кытай). Иртән иртә тормасаң - көнең әрәм югала, яшь чакта укымасаң - бөтен гомерең югала (тибет). Яхшы китап - иң гадел дус: яратмасаң – ачуланмый, ә ышансаң – алдамый (төрек).
Аз белемле кеше – богаулы (африка). Уку - энә белән кое казу. Гыйлем - нур, наданлык - хур һ. б.
Үз-үзеңә бәя кую.
7 нче бирем.
•        Каюм Насыйриның ”Китаб-әт-тәрбия”сенең кырык бишенче нәсыйхәтендә шундый юллар бар: ”Әй, угыл, йиде төрле кешегә ки-ңәш итмә. Әүвәл, надан кешегә киңәш итмә, чөнки надан кеше үзе-нең наданлыгына булышып, сине азгынлык юлына салыр”.
Надан кеше нинди була ул?
•        Укый-яза белмәүче, аз белемле, сөйләшкәндә яисә язганда хата җибәрүче. Берәр өлкәдән тулы хәбәрдар булмаган, үз эшен, үз белгечлеген начар белүче. Билгеле бер өлкәне белмәү. - Без,  надан халык, күп яңалыкны аңламыйбыз икән. В. Казыйханов.
•        Кемгә яшәү җиңелрәк?
- Әлбәттә, укымышлы кешегә яшәү җиңелрәк.
•        Ни өчен?
•        Чөнки укыган кешенең башы яхшырак эшли, ул үз юлында оч-раган кыенлыкларны җиңү юлларын тизрәк таба һ. б.
•        Димәк, наданлык кеше өчен, яшәү өчен зыян гына?
- Әйе. Ул үсешне, алга баруны артка сөйри.
•        Бу кайсы өлкәләрдә күренә?
•        Барлык өлкәләрдә дә: фәндә дә, мәгърифәттә дә, мәдәнияттә дә, промышленностьта да, авыл хуҗалыгында да һ. б.
Үз-үзеңә бәя кую.
8 нче бирем.
•        К.Насыйриның ”Китаб-әт-тәрбия” китабының утыз дүртенче нәсыйхәтендә шундый юллар бар: ”Әй, угыл, балаларга тәгълим (белем) бирсәң, кечерәк вакытта бик иҗтиһад кыйл. Яшь чакта алган гыйлем ташка чокып ясалган бизәккә охшаш булыр. Чыбыкны кечкенә чагында бөгү уңайракка киләдер. Кечерәк вакытта күп фәннәргә төшендермәк кирәк. Математиканы аз-азлап белдермәк тиеш”...
Ни өчен яшьтән уку файдалы дип уйлыйсыз?
•        Бала яшь чактан, балигъ булганчы көч җыеп, мөстәкыйльлек алганчы белем алып өлгерергә тиеш.
•        Шул ук вакытта, К. Насыйриның шундый хикәяте дә (алтынчы тәрбия) бар: ”Олуглар - дан бер адәм үзенең углын бер галим остазга тәгълим вә тәрбия өчен тапшырды. Вә әйтте ки: ”Әй, остазе камил, ошбу баланы тәрбия кыйл вә укыт ки, галим гакыйл булсын”, - диде. Берничә вакыт бу баланы остаз тәрбия кыйлды дә укытты. Әмма һичбер гыйлем әсәр кыйлмады. Ул баланы атасына кайтарып йибәрде. Әйтте: ”Бу бала һичбер белемгә сәләтле түгелдер, хәтта үземне дивана кыйлды”, - диде”...
     Моны ничек аңлыйсыз?
•        Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Музыка коралында өйрәнү, биергә өйрәнү. Рәсем ясау. Бу балага уку күнекмәләре бәләкәйдән үк бирелмәгән, ялкау бала һ. б.
•        “Хур” сүзен ничек аңлыйсыз?
•        Хур булу-оятлы булу, мәсхәрә калу һ. б. - Укыган кеше кайда да хур булмас.
•        “Наданлык-хур”ны ничек аңлыйсыз?
•        Надан-аңсыз, аңгыра, акылсыз, кара фикерле һ. б. - Андый кеше һәрвакыт оятка калдыра.
•        Наданлык кайдан килә?
•        Тырышмаганлыктан. Ялкаулыктан, иренгәнлектән.
•        Г. Тукайның нинди шигырь юллары бар?
•        “Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә”.
Үз-үзеңә бәя кую.
9 нчы бирем.
•        Нәрсә ул тәҗрибә? 1. Тормыштан,практик эшчәнлектән һ. б. лардан алган белемнәр, күнекмәләр, өйрәнмәдер җыелмасы. - Укыту тәҗрибәсе ягыннан ул башкалардан күпкә өстенрәк иде. Тормышны үз башыннан кичереп танып белү. - Шәхси тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: иртә ятып, иртә тору - күп уңышларның нигезе. Ә Рәхимов. 2. Материалистик философиядә: кешенең тышкы табигать белән үзара тәэсир итешүе, бәйләнеше процессында алынган һәм материаль дөнья турында безнең барлык белемнәребезнең чыганагы һәм нигезе булган сиземләп үзләш-терүләр җыелмасы; практика. - Алар фән белән теориянең тәҗрибә аркасында туганлыгын аңламаска тырышалар. Т. Гыйззәт. 3. Теге яки бу күренешне өйрәнү, тикшерү өчен билгеле бер шартларда күзәтү, сынау. - Тәҗрибә ясау. 4. Башлангыч, үрнәк тибындагы практик эш. - Профессор Ә. З. Рәхимов технологиясе буенча берен-че тәҗрибә буларак язылган бу хезмәт институт галимнәре арасында зур кызыксыну уятты. 5. Тормыш,чынбарлык (теге яки бу нәтиҗәләрне, ысулларны тикшерү һәм куллану өлкәсе сыйфатында); практика. - Бездә хәзер композитор белән авторның берләшеп, бер проблема өстендә эшләп, бергә оперетта тудыру гадәтен тәҗрибәгә кертергә кирәк. М Җәлил. - Гыйлемлелек белән тәҗрибә арасында нинди уртаклык бар? - Алар бер-береннән башка яши алмыйлар. - Ни өчен? Исбат итегез.
Җаваплар.
10 нчы бирем.                                                                               
     Гыйлемле булу, тәҗрибәле булу,наданлыкны җиңү буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын төзегез.
                           Көтелгән дәрес үрнәге:
1. Китапны гомер буе мәңге аерылмас дус итеп санарга.                                      
2. Газета-җурналларны даими укырга, кирәкле урыннардан күчермәләр ясап барырга.
3. Шәхси китапханә булдырырга һәм аны кирәкле белешмәләр, сүзлекләр белән тулыландырырга.
4. Радио һәм телевидение тапшыруларының үзең өчен мөһим дип санаганнарын даими карап баруны гадәткә кертергә. 5. Акыл ияләренең тормыш юлын,эшчәнлеген өйрәнергә.
Үз-үзеңә бәя кую.
ΙV. Рефлексия.
 
Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды? Максатка ирештекме? Нинди юллар белән? Дәрестән үзегезгә нәрсәләр алдыгыз?
Дөрес итеп үз-үзеңә бәя кую.
V. Өйгә эш бирү.
1. Гаиләдә нәселегездән чыккан укымышлы кешеләр турында әңгәмә корыгыз. Алар гыйлемлелеккә ничек ирешкәннәр?
2. Мәктәпне тәмамлагач, республикадагы нинди уку йортына укырга кереп, укуны дәвам итеп була? Һәм алар кайларда урнашкан? Язма эш эшләп килегез.  
 
 
 
 
 XII.
     ТЕМА: ТӘМӘКЕ БЕЛӘН БЕРГӘ ТАРТУЧЫ ДА ЯНА.
     МАКСАТ: тәмәкенең сәламәтлек өчен зарарлы икәнен аңлауларына ирешү.
     ДӘРЕС БАРЫШЫ.
     I. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
     ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.
     II. Уку мәсьәләсен кую.
     ТӨРКЕМНӘРДӘ ТИКШЕРЕГЕЗ.
     - Нәрсә ул гадәт?
     - Кемгә дә булса хас, нык урнашкан характер үзенчәлекләре. – Чир китәр, гадәт китмәс. Мәкаль.
     - Кешеләрдә нинди гадәтләр була?
     - Яхшы (уңай) гадәтләр, начар (тискәре) гадәтләр.
     - Яхшы (уңай) гадәтләрне санап чыгыгыз.
     - Бер сүзле булу. Әйбернең кадерен белү. Олыларга да, кечеләргә дә ихтирам белән карау һ. б.
     - -Нинди начар (тискәре) гадәтләр бар?
     - Иптәшләрнең фикере белән хисаплашмау, әти-әнинең сүзен тыңламау, тәмәке тарту, аракы эчү, сүгенү һ. б.
    - Әле санап киткән начар (тискәре) гадәтләр арасында иң нык таралганнары ниндиләр?
     - Аракы эчү, тәмәке тарту, дорфа сүз әйтү.
     - Сәгать саен кабатлана торганы нинди?
     - Тәмәке тарту.
     - Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында булачак?
     - Тәмәке тартуның кешегә зыяны турында.
ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.
III. УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН ЧИШҮ..
     ТӨРКЕМНӘРДӘ ТИКШЕРЕГЕЗ.
     1 нче бирем. 
     - Нәрсә ул тәмәке?
     - Эт җиләкләре семьялыгыннан, никотинлы, озын сабаклы үлән үсемлек. – Хәзер бакчаларда тәмәке утыртучылар сирәк очрый. Шул үсемлекне үстерү, эшкәртү яки сату белән шөгыльләнә торган. – Тәмәке кибете бездән ерак түгел. Шул үсемлектән ясалган. – Бакча корткычларына каршы көрәштә тәмәке төнәтмәсен кулланам. 
     2. Шул үсемлекнең тарту, суыру, иснәү яки чәйнәү өчен киптерелеп, бик ваклап туралган, төелгән яфраклары һәм сабаклары. –Аның яратып тартканы – яфрак тәмәке иде. 
     Папиростан аермалы буларак, шул үсемлекнең турап пачкага салынган хәлендәгесе. – “Әйдәле бер тәмәке төреп тартыйк”, - дип тәкъдим ясады Зәкәриягә отряд командиры. В. Казыйханов.
     ҮЗ-ҮЗЕҢӘ БӘЯ КУЮ.
     2 нче бирем. 
     - Тәмәке кайдан килеп чыккан?
     Җаваплар.
     Укытучы: тарта торган үләнне Европада яшәүчеләр “табак” (ул үсә торган Табаго провинциясе атамасыннан) дип исемләгәннәр. Аны испан сәяхәтчесе Христофор Колумб тәүге тапкыр 1493 нче елның 15 нче мартында Көньяк Америкадан Европага, ә 1593 нче елда инглиз сәүдәгәрләре Русиягә керткән.
     Баштагы чорда тәмәке тарту өчен генә түгел, ә дару чаралары итеп тә кулланылган. Аңардан төнәтмә сыгынты (экстракт), борчак дару ясаганнар. Дөрес кулланмаганда аңардан нык агуланганнар. Бу дәүләт башлыкларын тартучылар белән каты көрәш алып барырга мәҗбүр иткән.
     Әйтик, Михаил Федорович патшалык иткәндә тартучыларны бик каты җәзалаганнар. Аларны таяк һәм чыбыркы белән кыйнаганнар, танауларын һәм колакларын кискәннәр, ерак җирләргә сөргәннәр. Ләкин мондый катгый чаралар әйбәт нәтиҗә бирмәгән.
     1967 нче елда Перт I Русия рәсми рәвештә тәмәке сатуны һәм тартуны рөхсәт иткән, тәмәке сату үзе генә дә казнага бик зур табыш китергән. 19 нчы гасыр уртасында папирос, ә 20 нче гасырның икенче яртысыннан сигаретлар ясый башлаганнар.
     - Нәрсә ул никотин?
     - Тәмәкедә була торган наркотик (агулы) матдә.
     Укытучы: никотин сүзе француз дипломаты Жан Нико исеме белән бәйле 1560 нчы елда ул тәмәкене беренче булып Франциягә кертә.
     Бер сигарет төтене тутырылган пыяла савытка күгәрченне урнаштырсаң, ул агуланып үлә. Никотин сөртелгән пыяла таякчыкны иснәү белән чыпчык та шундук үлә.
     - Тәмәке белән бәйләнешле нинди мәкаль, әйтемнәр беләсез?
     - Тәмәке белән бергә тартучы да яна. Тәмәке бетмәс, тартучы бетәр. Тәмәке тартсаң, каты тарт: тизрәк өзелсен. Тәмәке теләнергә өйрәтер...
     - Күрүегезчә, татар телендә мәкаль күп түгел. Бу нәрсә белән аңлатыла дип уйлыйсыз?
     - Тәмәке - мөселман халкына ят нәрсә.   
     - Ни өчен бу гадәт кешегә бик тиз йога?
     - Чөнки тәмәкедә наркотик (исерткеч, миңгерәүләтә торган) көч бар. Кеше организмы, аеруча яшь, формалашып бетмәгән организм моңа бик тиз бирешә, каршы тора алмый.
     IV
      V
     VI
 
 XIII.
 
Тема: Әдәп төбе - матур гадәт.
Максат: 1 Укучыларны өлкәннәрне һәм бер-берсен ихтирам итәргә, олыларның тәкъдим-киңәшләрен тыңлый белергә өйрәтү.Начар гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт булдыру.
Халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. 
Үткәрү формасы: Класс сәгате.
Җиһазлау:
1.Плакатлар
2. Магнитофон язмасы (А.Галимов башкаруында "Яраланган йөрәк" җыры).Карточкалар.
Шарлар.
Телдән журнал - "Әдәп төбе – матур гадәт".6.  һәр таҗына әдәпле кешегә хас сыйфатлар язылган чәчәк рәсеме.
 
Хәзерлек этаплары:
1.  Әдәп-әхлак темасына караган мәкальләр туплау; җырлар, шигырьләр өйрәнү.
Класс сәгатен ничегрәк үткәрү турыңда фикер алышу.
Бу дәрескә укучыларның әти-әниләрен чакыру.
 

План
 
1 Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.
2. Журналның һәр сәхифәсендәге мәкаль һәм әйтемнәр аша фикер алышу.Әти - әниләр өчен концерт кую.
Әти - әниләр белән уен.
Укытучылар, әти - әниләр белән бергәләп чәй эчү. 
Тәрбия дәресенең барышы
Сыйныф җитәкчесе: Укучылар, без бүгенге тәрбия дәресендә сезнең белән әдәплелек турында сөйләшербез, әдәпле кешене бизи торган төп сыйфатларны билгеләрбез, гомумән, яхшыны яманнан аерырга өйрәнербез. Начар гадәтләрне үзебездә булдырмаска өйрәтер бу дәрес.
Ә хәзер дәрес темасына күз салыгыз әле. "Әдәп төбе - матур гадәт" дигәнне сез ничек аңлыйсыз?
Укучылар: Матур гадәтләргә ия булучы кеше әдәпле, тәрбияле була. Димәк, әдәп төбендә матур гадәт ята.
Сыйныф җитәкчесе: Бик дөрес. Әдәпле кеше дип без нинди кешеләрне атыйбыз?
Укучылар: Өлкәннәргә хөрмәт белән караучы, кечкенәләрне рәнҗетмәүче, тәрбияле, әти - әни сүзен тыңлаучы, гайбәт сөйләмәүче кешеләрне.
Сыйныф җитәкчесе: Әйе. Димәк, бары тик матур гадәтләргә ия булган кешене генә без әдәпле кеше дибез икән.
Укучылар, ә сез нинди журналлар алдырасыз? Аларны укып барасызмы?
Укучылар: Әйе. "Ялкын" журналын бик яратып укыйбыз.
Сыйныф җитәкчесе: Яхшы. Ә менә бүген без үзебез дә телдән журнал чыгарырбыз. Без аның исеме белән таныштык инде. Журнал "Әдәп төбе - матур гадәт" дип атала.
Журналыбызның һәр сәхифәсенә халкыбызның мәкаль һәм әйтемнәре язылган. Шулар эчтәлеге аша фикер алышып, әдәпле булу серләренә төшенербез.
Журналыбызның беренче сәхифәсе "Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт" дип атала. Бу мәкальне аңлау өчен, Ш.Галиевнең "Ике төрле Тәүфыйк" шигырен тыңлыйк.
(шигырь тыңлана)
Сөйләнгән шигырьдә Тәүфыйк нинди яхшы гадәтләрне үтәүче буларак сурәтләнгән?
Укучылар: Гаеп эшләсә, ул гафу үтенә; тәртип бозмый, дәресне игътибар белән тыңлап утыра, тылсымлы сүзләрне куллана белә.
Сыйныф җитәкчесе: Нинди яман гадәтләре бар?
Укучылар: Күп эшләрне әйтмичә эшләргә ярата, сыйныфташларын чеметә, телен күрсәтә.
Сыйныф җитәкчесе: Андый кешеләрне без ничек атыйбыз?
Укучылар: Астыртын дип, чөнки ул кеше алдында әйбәт булып күренергә тырыша, ә кеше күрмәгәндә нәрсә эшләсәм дә ярый дип уйлый.
Сыйныф җитәкчесе: Тәүфыйк шикелле булырга ярыймы?
Укучылар: Юк.
Сыйныф җитәкчесе: Әйе, кайчан да булса кыек эшнең бер чите чишелә аның. Шуңа күрә халкыбыз “Кара эшне караңгыда эшләсәң дә яктыга чыгар”, - ди.
Журналыбызның икенче сәхифәсе "Матурлык күлмәк белән сәдәфгә түгел, оят белән әдәптә" дип атала.
Тылсымчы безнең тактага чәчәк ясап киткән. Шушы чәчәкнең бер генә таҗын алсак та, аның матурлыгы югала.
Таҗдагы сүзләрне укыйк та уйлыйк. Шушы сыйфатларның берсен генә югалтса да, кешене чын матур кеше дип атый алмас идек.
(укучылар таҗдагы сцзлөрне укыйлар)
Хәзер XIX йөз шагыйре Акмулланың "Синең биш асылың" дигән шигырен тыңлап китик.
(шигырь тыңлана)
Чынлап та, кешедәге бу күркәм сыйфатларга элек-электән үк зур әһәмият биргәннәр, чөнки намусын югалткан, күңеле бозык кешене без әдәпле дип әйтә алмыйбыз.
Инде журналыбызның өченче битен ачыйк. Бу сәхифә “Өеңә кереп, ашыңны ашый, читкә чыгып башыңны ашый” дип атала.
Укучылар, хәзер мин сезгә “Гайбәт әйбәт түгел!” дигән хикәя укыйм. Игътибар белән тыңлап утырыгыз.
(хикәя укыла)
Ни өчен ике Лилия Мөслимә турында начар сүзләр сөйлиләр?
Укучылар: Көнләшүдән. Мөслимәнең мәсьәләне дөрес чишүенә аларның ачулары килә, ничек тә бу кызны начар итеп күрсәтергә телиләр.
Сыйныф җитәкчесе: Ә хәзер А.Галимов башкаруында "Яраланган йөрәк" җырын тыңлап китик.
(җыр тыңлана)
Укучылар, җырчы бу җыры белән ни әйтергә тели?
Укучылар: Гайбәт сүз сөйләп, кеше күңелен яраларга ярамый.
Сыйныф җитәкчесе: Бик дөрес. Сүз йөртү, гайбәт сөйләү - иң зур әдәпсезлек. Журналыбызның өченче бите әнә шуңа күрә "Өеңә кереп, ашыңны ашый, читкә чыгып башыңны ашый" дип аталды да инде.
Ә дүртенче сәхифәбезнең исеме - "Тыйнаксызның эше дә җыйнаксыз". Бу сәхифәдә без әдәпле булуга кагылышлы мәсьәләләр чишәрбез.
1 "Ничек кирәк?"
Тар басмада Илдар белен Ирек очраштылар. Икесе дә велосипед җитәкләгән. Илдарга - 12, Иреккә 8 яшь. Алар бер-берсенә юл бирмиләр. Илдар: "Мин олырак, ул миңа юл бирергә тиеш",- дип уйлый. Ә Ирек: "Мин кечкенә, ул кечкенәләрне хөрмәт итәргә тиеш", - ди. Сезнеңчә ничек?
(укучыларның фикерләре тыңлана)
2.   "Ашыккан чакта"
Ашыга-ашыга мәктәпкә барганда, Мәхмүткә бер апа очрады. 
-Вакыт күпме? - дип сорады малай. Апа сәгать карап әйткәнче, ул китеп тә барды. Уйлап карагыз әле: Мәхмүт ничә хата ясаган?
(укучыларның җаваплары тыңлана)
3.  "Ни өчен кызардылар?"
Кинога билет алырга торганда, Зәйнәп акчасын төшереп җибәрде. Идәндә тәгәрәгән акчаны Җәлил тотып алды.
- Ул минем акча! - дип кычкырды Зәйнәп.
Җәлил кып-кызыл булды. Ул акчаны кызга китереп бирде.
Моны күргәч, Зәйнәп тә кызарды. Кем ни өчен кызарган?
(җаваплар тыңлана)
Бер-береңә һәм башкаларга карата тыйнаксызлык күрсәтү - шулай ук әдәпсезлек. Кызлар, малайлар бер-берсенә һәм башкаларга ихтирамлы булырга, сөйләшкәндә "тылсымлы сүзләр" кулланырга тиешләр. Сез нинди "тылсымлы сүзләр" беләсез?
Укучылар: Зинһар, рәхмәт, исәнмесез, сау булыгыз, гафу итегез һ.б.
Сыйныф җитәкчесе: Яхшы. Журналыбызның бишенче сәхифәсе "Ата-ананы тыңлаган - адәм булган, тыңламаган - әрәм 6улган" дип атала. Сезнең ата-анага хөрмәт, ихтирам күрсәтүгә кагылышлы нинди әсәрләр укыганыгыз бар?
Укучылар: "Матурлык", "Әйтелмәгән васыять", "Өч кыз", "Маякчы кызы".
Сыйныф җитәкчесе: Димәк, әти-әнине тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү зур гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны кичереп буладыр, ә ата-анага миһербансызлыкны кичереп булмый. Шуңа күрә ата-анага рәхимле, ачык йөзле, ярдәмчел булыгыз. Авыр сүз әйтеп, йөрәкләрен телмәгез. Карт көннәрендә аларны картлар йортларына илтеп атмагыз, мөмкин кадәр яхшы тәрбияләргә тырышыгыз. "Ата-анага кул күтәргәннең - кулы, тел күтәргәннең теле корыр", - ди халык. Әдәпле кеше беркайчан да үзендә яман гадәтләрне булдырмас. Менә шуңа күрә дә безнең журнал "Әдәп төбе - матур гадәт" дип аталды.
(укучылар әти-әниләре янында чыгыш ясыйлар: шигырьләр
сөйлиләр, җырлар җырлыйлар) 
Хәзер уйнап алсак та ярый.
 
Әти-әниләр белән түбәндәге уеннар уйнала:
 "Мәкальне тап!"Һәр гаиләдән берәр кеше чыга (укучының әнисе). Уенда катнашучыларга әдәплелек турындагы мәкальләрнең башы язылган карточкалар бирелә. Әниләр мәкальләрнең ахыры язылган карточкалар куелган җиргә капчык белән сикереп барып, тиешлесен алырга һәм балаларына китереп бирергә тиешләр. Укучы аны кычкырып укый. Дөрес җавап өчен гаилә командасына очко языла. Уен шул тәртиптә дәвам итә.
2. "Тылсымлы баскычлар"
Укучыларның әтиләре чакырыла Алар, һәр баскычка баскан саен, тылсымлы сүз әйтергә тиешләр. Мәсәлән: зинһар, мөмкин булса, рөхсәт итче, гафу ит һ.б.
3. "Аркан тартышу"
Укучылар һәм аларның әти-әниләреннән 4 команда төзелә. Сигнал буенча, ике команда аркан тартыша башлый. Каршы яктагы команданы үз ягына тартып чыгарган команда җиңүче дип табыла.
 
Инде табын янына рәхим итегез.
(укытучылар, әти-әниләр белән бергәләп чәй эчү)
Без бүген әдәпле, матур гадәтле булуның кайбер кагыйдәләре белән таныштык, яман гадәтләрне яхшыдан аера белергә, намуслы, акыллы, әдәпле булырга өйрәндек. Шушы матур сыйфатларга ия булсагыз, сездән киләчәктә Чын кешеләр, күңеле белән матур кешеләр чыгар.

Комментарии (345)

Начало Сюда 1 2 3 4 5 6 56 57 58 Последняя

#1 Дорогие мои коллеги! Дорогие руководители "УчПортфолио"! Поздравляю Вас с началом учебного года. Желаю Вам всего наилучшего: хороших, стремящих к учебе учащихся, благополучия в семье, здоровья, мирного неба над головой, достижений в начинаниях - это самое главное, мне кажется.
Нина Фадеева, дата: 01.09.2016 в 13:24  
#2 Нина Валентиновна, здравствуйте! Помотрела ваше портфолио и поставила за него вам плюс. Жаль, что не все можно посмотреть, но по первой странице понятно, что вы - настоящий учитель. Поздравляю вас с праздником - Днем Знаний. Желаю вам здоровья, успехов, удолетворение от работы!
Светлана Жарикова, дата: 01.09.2016 в 13:19  
#3 Нина Валентиновна, у Вас замечательное, интересное портфолио!!! + для ВАс!!!
Людмила Петровна Трифонова, дата: 22.07.2016 в 22:12  
#4 Нина Валентиновна,здравствуйте! У вас интересные страницы. Виден большой труд. Понравилась страничка "фотогалерея" Желаю Вам дальнейших творческих успехов, мой + в копилку рейтинга.
Наталья Горшунова, дата: 17.06.2016 в 10:16  
#5 Нина Валентиновна, приглашаю Вас принять участие в опросе по теме моего научного исследования. Ваше мнение для меня очень важно. Заранее благодарна за понимание!
Анастасия Пронина, дата: 25.03.2016 в 11:05  
#6 Нина Валентиновна, Мой + Вам!приглашаю Вас принять участие в опросе по теме моего научного исследования. Ваше мнение для меня очень важно. Заранее благодарна за понимание.
Эльмира Тугушева , дата: 14.03.2016 в 20:00  
Чтобы оставить комментарий, пожалуйста, зарегистрируйтесь и авторизируйтесь на сайте.
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ