
моих комментариев 0
блогов 0
сообществ 3
учебных материала 0
статей 0
мастер-классов 0
экскурсий 0
дискуссий 0
новостей
14 207
просмотров
|
54
комментария
|
1 397
место в рейтинге
|
![]() |
№ | Файл | Описание |
1 | 803276562.jpg | сертификат участника |
2 | 1850252552.jpg | диплом победителя 1 степени |
3 | 713529770.jpg | грамота |
4 | 850686826.jpg | благодарность |
5 | 1351241097.jpg | грамота |
6 | 1345972812.jpg | благодарность |
7 | 867424624.jpg | диплом в номинации " За пропаганду лучщие идеи Универсиады" |
8 | 1262629493.jpg | благодарность |
9 | 618961789.jpg | грамота за 1 место "Учитель года 2012" |
10 | 1526577304.jpg | благодарность |
11 | 715034142.jpg | грамота |
Фамилия | Ахметзянова |
Имя | Альфия |
Отчество | Фаруховна |
Дата рождения | 5.11.1972 г. |
Пол | Не указано |
Гражданство | РФ |
Место жительства | Казань |
Контактный телефон | Не указано |
Место работы | СОШ№23 |
Юридический адрес | ул.Ф.Амирхана |
Образование | высшее |
Специализация | учитель татарского языка и литературы |
Трудовой стаж | 20 |
Педагогический стаж | 20 |
Учебная нагрузка | Не указано |
Квалификационная категория | 1 |
Дата присвоения категории | 2012 |
Дата начала ведения портфолио | 2013 |
№ | Файл | Описание |
1 | 825872876.png | ЕГЭ |
2 | 1460080259.png | свидетельство |
3 | 312694167.png | свидетельство повышении курса |
4 | 1081630202.png | диплом |
№ | Название конкурса | Сроки | Уровень проведения | Результат |
1 | 1 Всероссийсский конкурс электронных портфолио | 2013 | Всероссийсский конкурс | 2 место |
2 | мастер класс" Туган тел" | 2013 | всероссиский | участник |
3 | "Учитель года-2012" | 2012 | республиканский | Номинация "Лучшие идей пропаганды Универсиады" |
№ | Файл | Описание |
1 | 674532930.jpg | диплом от МДФ" Апельсин" |
2 | 1481510620.jpg | диплом за конкурс" Тукай әкиятләре рәсемнәрдә" |
3 | 1661114340.jpg | диплом за конкурс "Илебедә , телебездә Тукай мәңгелек" |
4 | 1382147161.jpg | диплом за 2 место НПК имени Вилкеевича |
5 | 1078298440.jpg | диплом Тимирбулатовой Регины за конкурс " Татар кызы" |
6 | 589481037.jpg | диплом за 2 место НПК |
7 | 1103730329.jpg | грамота |
8 | 1149872519.jpg | диплом 1 степени за НПК |
9 | 1121893325.jpg | почетная грамота за 1 место по олимпиаде по татарскому языку |
10 | 1407616260.jpg | диплом за конкурс"Татар кызы" |
11 | 1212319276.jpg | грамота за конкурс "Татар кызы" |
12 | 674163684.jpg | грамота |
№ | Файл | Описание |
1 | 1238924144.jpg | Свидетельство НПК |
2 | 276096968.jpg | Свидетельство от газеты "Сабантуй" |
3 | 1037680492.jpg | благодарственное письмо |
4 | 1310151883.jpg | грамота |
5 | 1422072351.jpg | грамота |
И туган тел, и матур тел,
Әткәм –әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем,
Син туган тел аркылы...
(Г.Тукай.,,Туган тел”)
Телебезнең матурлыгын , тормышыбызда никадәр кирәклеген гади, шул ук вакытта күңел кылларының барысын да тибрәтә торган сүзләр белән язып калдырган бөек язучыбыз Г. Тукай.
Ана телебезне укучыларыбызга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур осталык, түземлелек сорый торган вакытта яшибез. Кем син, нинди син замана укытучысы?
Мин Яңа Савин районының 23нче татар –рус урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Әлеге мәктәптә өч ел укытам. 1997 нче елда Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, мәктәпкә ана теле укытучысы буларак юл алдым. Максатым – укучыларымны телебезнең матурлыгы, аһәңлеге , бай әдәби мирасыбыз белән таныштырып калу гына түгел, аның матурлыгына соклану, әйтергә теләгән уй-фикереңне ана телендә әйтергә өйрәтү, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү. Бары тик үз телен югары дәрәҗәдә белгән кеше генә югары уңышларга ирешә ала.
Менә инде мәктәптә эшли башлавыма да 20 ел булган. Шушы вакыт эчендә хәйран гына тәҗрибә туплап өлгердем.Үземнең эш нәтиҗәләрем белән уртаклаша алам икән дигән фикергә килдем.
Минем методик темам: ,, Инновацион технологияләр кулланып татар теле һәм әдәбияты дәресләренә укучыларда кызыксыну уяту.”
Мин темамны уңышлы сайладым дип уйлыйм. Чөнки әлеге тема мине заманнан артта калмыйча, яңалыкларны эш тәҗрибәмдә актив кулланып, яңа педагогик эзләнүләргә һәрвакыт өндәп тора.
Хәзер мәктәп, укыту һәм тәрбия системасы бала шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучының педагогик осталыгының торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технолгиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты - шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.
Яңача эшләргә омтылу - һичшиксез уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу "яңа" системаның концепциясен һәм теориясен өйрәнү таләп ителә. Укытучы әлеге система турында махсус мәкаләләр, хезмәтләр белән танышырга, шул системада эшләүче укытучылар белән фикерләшергә, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә тиеш.
Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере,бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала.
Өч еллык укыту нәтиҗәләренең динамикасына күз салсак, бу методик тема белән эшләүнең укытуда югары уңышларга ирешүгә ярдәм иткәнен күрергә була.(Таблица №1-2)
Татар телен өйрәтә башлау чорында русча фикерләүче укучылар белән очрашам. Миңа укучыларымны татарча фикер йөртергә өйрәтергә, ягъни булган бар белемемне эшкә җигәргә кирәк . Беренче адым- рус һәм татар телләре арасындагы фонетик , грамматик ,лексик охшашлык. Мәсәлән, хәрефләрнең ике телдә дә язудагы охшашлыгы, сүз төркемнәренең бертөрле булулары һәм башкалар.
Татар телен өйрәткәндә укучылар өчен иң авыр һәм кызыксыз тармак - грамматика. Ләкин грамматиканы белмичә, дөрес сөйләшергә өйрәтеп булмый. Грамматикасыз дөрес сөйләм теле юк. Минем максатым – төрле кызыксындыру юлларын кулланып, телнең һәр тармагын өйрәтү. Бу күңелсез һәм ялыктыргысыз очрактан котылу чаралары итеп мин мультимедия презентацияләрен, интерактив такта куллануны уңышлы саныйм. Болар барысы да укучыларда фәнгә карата кызыксыну уята.Модель һәм схемалар белән эшләү нәтиҗәсендә төпле фикер барлыкка килә. Ә төпле фикер- сөйләмебезнең асыл җәүһәре.Үз фикере булган укучы иҗади үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. “Иҗат психологиясе” дигән китабында Әхмәт Зәки улы Рәхимов: ,, Иҗадилык кеше тормышын алга илтүче төп көчкә әверелә”, - ди. Балада мондый үсешне аны шәхес итеп караганда гына күреп була. Яңача укыту технологиясенең нигезе – укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт. Укытучы укучыны үзе белән тигез шәхес итеп карарга тиеш. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңа методлар белән эшләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул гына укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.
Укучы кайчан ныграк кызыксына?! Үзе нидер эшләгән вакытта гына ныграк кызыксына башлый. Шулай булгач, һәр укучы дәрестә актив катнашырга тиеш.
Минем укучыларымның укуда гына түгел, олимпиадаларда да уңышларга ирешүләре - аларның төпле фикер йөртә алуларына бер дәлил. Һәм бу күренеш мине бик сөендерә.(Таблица №3)
Укучыларның олимпиадаларда югары уңышларга ирешүләре аларның белемнәре системалаштырылган, туган телне өйрәнүгә теләкләре булуын, фәнара бәйләнешле тирән фикер йөртә алуларын күрсәтә.
Уку нәтиҗәләренең мониторингын исәпкә алу педагогик эшчәнлекне , укыту методларын , эчтәлеген яхшырту өстендә эш алып барырга ярдәм итә.
Укыту процессында уку эшчәнлеген яхшырту өчен барлык шартларны тудырганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Укучыларның белемнәрен системалы тикшереп , өстәп тору аларда укуга карата намуслы караш, белем алуга теләк уята. Алган белемнәре киләчәктә ныклы нигез булып тора.
Дәресләрдә урыны белән тестлардан файдалану да уңай нәтиҗәләр бирә. Беренчедән, бу алым бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек булса,икенчедән, интернетта чыккан конкурсларда катнашу өчен дә файдалы. Күп еллардан бирле интернетта рус телендә "Русский медвежонок","Кенгуру" дигән уеннар бара. Бу уеннарга укучылар бик теләп катнаштылар.Узган уку елында беренче тапкыр татар телендә дә "Без-Тукай оныклары", " Зирәк тиен" дигән конкурслар игълан ителде.Бала компьютер артына утыргач, аны конкурс итеп түгел, уен итеп кабул итә. Нәтижәдә,ул үзе дә сизмичә , күп файдалы мәгълүмат ала. 5т сыйныфы укучылары, ,, Зирәк тиен” конкурсында катнашып, призлы урыннар алдылар. (Таблица №4)
Шулай ук төрле типтагы күнегүләр эшләү, иншалар, рефератлар язу , компьютерда презентацияләр ясау татар теле дәресләрен кызыксындырырлык итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.
Мәктәпкә яңа карашлы укучылар килде. Аларга көчләп: "Бу әсәр - яхшы, ә монысы - начар", - дигән фикер тага алмыйсын.
Уйланулар, эзләнүләр, фараз һәм күзаллаулардан соң, әдәбият дәресенә дә яңалык кертергә кирәк булганлыгы ачыкланды.
Әдәби әсәрләрне сайлаганда, аларның балаларга тәэсире, әсәрне аңлау дәрәҗәсе, иҗади фикер йөртү сәлатен үстерүгә ярдәм итәрлекләрен алырга кирәк.
,, Әдәби әсәр ул -әдипнең иҗади җимеше.Шушы фикерләү алымын өйрәнеп , укучының фикерләү сәләтен үстерү –әдәбият дәресләренең төп бурычы,- дип өйрәтә әдәбият дәреслекләре авторы Альберт Гата улы Яхин.
Әдәби әсәрләрне укып анализлаганда Альберт Яхин технологиясен яратып кулланам. Бу алым идея-эстетик , әхлак тәрбиясе бирүдән тыш, укучыга уйларга , үз фикерен дөрес итеп әйтеп бирергә өйрәтүдә киң мөмкинлекләр ачкан , гадәти булмаган дәресләр үткәрүдә әлеге программа белән эшләүнең файдасы, ярдәме бик зур. Бу метод балаларны уйларга , фикерләргә өйрәтә.
Әсәргә өлешчә яки тулысынча анализ ясарга була. Ләкин, минем уйлавымча, әсәргә тулысынча анализ ясау укучылар өчен дә, укытучылар өчен отышлырак, ә өлешчә анализлаганда әсәрнең күпчелек вакытта яхшы яклары гына бирелә. Чагыштыру өчен фактлар аз бирелә.
Тулысынча анализ ясау катлаулы, күп көч, вакытны сорый. Моның өчен әсәрне тулысынча укырга кирәк. Андый дәресләрне класстан тыш уку өчен бирелгән дәресләрдә үткәрү отышлырак. Чөнки, укучылар әсәрне тулысынча укырга тиеш булалар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын, фикерләрен туплыйлар.
Үзем дә да укучылар өчен проблемалы сораулар әзерләп куям. Мондый сораулар кайвакыт сыйныфны ике төркемгә аера: кайбер укучылар әдәби геройны мактый, ә кайберсе аның кылган эшләреннән гаеп таба, дәлилли.
Класстан тыш эшләрнең нәтиҗәлелеге.
Минем педагогик эшчәнлегем укыту кысаларында гына калмый. Укыту- тәрбия эшендә класстан тыш эшләргә зур әһәмият бирәм. Укучыларымны милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрәм, түгәрәкләр алып барам. Ел саен уздырыла торган ,, Татар егете”, ,, Татар кызы”, ,, Татар җыры” конкурслары, Тукай шигырьләрен уку кичәләре, ,, Татар театрының киләчәге”, ,, Борынгы әдәбият – татар әдәбиятының чишмә башы” кебек әдәби чаралар, ,,Сәхнә” театр түгәрәге укучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдә әйтеп бетергесез зур роль уйный. Шәриф Хөсәеновның ,, Әни килде” әсәрен сәхнәдә уйнаган укучыларым үзләрен чын артистлар итеп таныттылар. Аларның уеннарын карарга килүчеләр күз яшьләрен яшермәделәр.Әлеге класстан тыш чаралар укучыларның талантларын ачуда, сәләтләрен үстерүдә, татар теленә булган ихтияҗларын канәгатьләндерүдә ярдәм итәләр.Татар халкының мәдәниятын, милли традицияләрен саклап калу эшен мин дәрестән тыш эшләрдә дә актив алып барам. Аларның нәтиҗәләре дә мине куандыра. (Таблица №5)
Түгәрәкләр һәм факультативларга йөрү укучыларның күзаллауларын киңәйтә,танып –белүгә кызыксынуларын уята. Ә кызыксынган укучы яңа ачышлар ясый. Әлеге ачышлары белән төрле фәнни –гамәли конференцияләрдә чыгыш ясыйлар. Монда да укучыларым ирешкән уңышлар байтак. (Таблица №6)
Әдәбият укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: әгәр дә укытучы дәресне укучы кызыксынырлык итеп оештырса, ул, һичшиксез,эшендә уңышка ирешәчәк.
Татар теле һәм әбияты буенча класслар арасында өчьеллык
өлгереш күрсәткечләре
Уку елы |
Класс |
Фән |
Өлгереш |
Сыйфат |
2009-2010 |
5т |
Татар теле |
100% |
73% |
|
5а |
Татар теле |
100% |
74% |
|
5б |
Татар теле |
100% |
73% |
|
6т |
Татар әдәбияты |
100% |
70% |
|
9а |
Татар әдәбияты |
100% |
77% |
|
10а |
Татар әдәбияты |
100% |
80% |
Уртача |
|
Татар теле/ татар әдәбияты |
100%/100% |
74%/77% |
Уку елы |
Класс |
Фән |
Өлгереш |
Сыйфат |
||||
2010-2011 |
6т |
Татар теле |
100% |
73% |
||||
|
6а |
Татар теле |
100% |
73% |
||||
|
6б |
Татар теле |
100% |
80% |
||||
|
7т |
Татар әдәбияты |
100% |
82% |
||||
|
10а |
Татар әдәбияты |
100% |
75% |
||||
|
11а |
Татар әдәбияты |
100% |
82% |
||||
Уртача |
|
Татар теле/ татар |
100%/100% |
76%/80% |
||||
Уку елы |
Класс |
Фән |
Өлгереш |
Сыйфат |
2011-2012 |
7т |
Татар теле |
100% |
78% |
|
7а |
Татар теле |
100% |
77% |
|
7б |
Татар теле |
100% |
75% |
|
5а |
Татар әдәбияты |
100% |
82% |
|
5р |
Татар әдәбияты |
100% |
80% |
|
8т |
Татар әдәбияты |
100% |
80% |
Уртача |
|
Татар теле/ татар әдәбияты |
100%/100% |
76%/80% |
Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада күрсәткечләре
Уку елы |
Класс |
Укучының исеме, фамилиясе. |
Фән |
Үткәрү урыны
|
Нәтиҗә |
2009-2010 |
11 |
Шакирҗанова Алия |
Татар теле |
район |
призлы |
2010-2011 |
9 |
Минакова Ландыш |
Татар теле |
район |
призлы |
2011-2012 |
10 |
Минакова Ландыш |
Татар теле |
район |
1-урын |
2011-2012 |
10 |
Сибгатуллина Ләйсән |
Татар теле |
район |
призлы |
2011-2012 |
9 |
Галяутдинова Гөлүсә |
Татар теле |
Район |
призлы |
(Таблица №4)
,,Зирәк тиен”” конкурсы нәтиҗәләре
Уку елы |
Класс |
Укучының исеме, фамилиясе. |
Балл |
Урын |
2011 |
5т |
Сафин Илшат |
87 |
1 урын |
|
5т |
Нигъмәтҗанова Миләүшә |
52 |
2 урын |
|
5т |
Нигъмәтуллина Диләрә |
50 |
3 урын |
Класстан тыш эшләрдә ирешкән уңышлар
Уку елы |
Класс |
Укучының исеме, фамилиясе. |
Конкурс |
Үткәрү урыны
|
Нәтиҗә |
2009 |
11А |
Мәрдәнов Динар |
,, Татар егете-2009” |
район |
2 урын |
2009 |
9а |
Тимербулатова Регина |
,,Татар кызы-2009” |
шәһәр |
3 урын |
2010 |
6т |
Төкфәтуллина Эльвира |
,,Илебездә ,телебездә , күңелләрдә Тукай мәңгелек” |
республика |
Диплом |
2010 |
6т |
Төкфәтуллина Эльвира |
,,Йөрәгемдә, күңелемдә Тукай мәңгелек.” |
район |
1 урын |
2010 |
5т |
5т сыйныфы |
,,Йөрәгемдә, күңелемдә Тукай мәңгелек.” |
район |
1 урын |
2011 |
9т |
Лобашев Марсель |
,, Татар егете-2010” |
район |
2 урын |
Фәнни-гамәли практик конфренцияләрдә ирешкән уңышлар
Конференциянең темасы,кем оештырган.
|
Чыгыш темасы |
Үткәрү югарылыгы |
Укучының исеме, фамилиясе. |
Раслаучы документ |
170 нче мәктәп. ,,Татар мәдәниятын, сәнгатен үстерүдә күренекле шәхесләрнең роле.”
1. Гыйнвар , 2010 нчы ел.
2. 23 нче мәктәп.
Февраль,2010ел.
3. 23 нче мәктәп.
Февраль ,2010ел
4. КГПУ
5. 23 нче мәктәп.
Февраль ,2010ел
5. 23 нче мәктәп.
Февраль ,2011ел
|
,,Казанымның яшел утраулары”.
,,Сугыш утында көйгән балачак.”
Татарстан балалары сугыш елларында
Әдәби әсәрләрдә табигать күренеше
Тукай иҗатында хәзерге чор чагылышы.
Г. Ибраһимов ның “Тирән тамырлар әсәрендә фразеологизмнар |
Фатих Әмирхан исемендәге фәнни- гамәли конференция
Шәһәр күләмендә уздырылган Вилькеев исемендәге фәнни- гамәли конференция.
Шәһәр күләмендә уздырылган Вилькеев исемендәге фәнни- гамәли конференция
Студентлар конференциясе
Шәһәр күләмендә уздырылган Вилькеев исемендәге фәнни- гамәли конференция
Шәһәр күләмендә уздырылган Вилькеев исемендәге фәнни- гамәли конференция |
ЛатфуллинИлдус 7т класс
Төкфәтуллина Эльвира 6т класс
Төкфәтуллин Булат 8т класс
Смирнова Маргарита
Валишина Алина 9т класс
Төкфәтуллина Эльвира
|
Iурын Диплом
III урын Диплом
II урын Диплом
Мактау грамотасы
III урын Диплом
II урын Диплом |
№ | Год | Тема | Место |
1 | 2009 | "Татар кызы" | район |
2 | 2012 | " Г. Тукай иҗатының хәзерге вакытта актуальлеге" | НПК имени Д.Ж. Вилькеева |
3 | 2008 | " Әдәби әсәрләрне заманча анализлау" | ИРО РТ |
№ | Год | Количество участников | Вид творческой работы |
1 | 2010 | 1 | НПК |
2 | 2011 | 1 | ,, Татар егете-2011” |
3 | 2010 | 7 | ,,Илебездә ,телебездә , күңелләрдә Тукай мәңгелек” и |
4 | 2010 | 1 | ,,Илебездә ,телебездә , күңелләрдә Тукай мәңгелек” ,,Илебездә ,телебездә , күңелләрдә Тукай мәңгелек” |
5 | 2010 | 1 | "Татар кызы" |
6 | 2009 | 1 | "Татар кызы" |
7 | 2009 | 1 | ,, Татар егете-2009” |
№ | Год | Тема | Участников | Результат |
Нет данных |
№ | Год | Количество участников | Вид творческой работы |
1 | 2013 | 1 | конкурс сказок |
2 | 2012 | 1 | "Татар кызы 2012" |
3 | 2011 | 1 | "Татар кызы" |
4 | 2011 | 1 | ,, Татар егете-2011” |
5 | 2010 | 7 | ,,Илебездә ,телебездә , күңелләрдә Тукай мәңгелек” |
6 | 2010 | 1 | ,,Илебездә ,телебездә , күңелләрдә Тукай мәңгелек” |
7 | 2009 | 1 | ,,Татар кызы-2009” |
8 | 2009 | 1 | ,, Татар егете-2009” |
Минем методик табышларым.
Мин , Әхмәтҗанова Әлфия Фарух кызы, Арча районы Күпербаш авылында туганмын.
Нәсел шәҗәрәбездә җиде буын укытучылар булган нәсел без.
Гаиләбез- шук теллелеге, намуслы, кешелекле булуы белән авылдашларым арасында хөрмәт казанган гаилә.
1980нче ел да әти- әнием мине мәктәпкә озаттылар. Әнием миңа: ,, Кызым, ия белән хәбәрне тапканчы тырышып укы. Алар синең киләчәгеңә ачкыч булыр” ,- дип парта арасына кертеп утыртты.
Дәрескә беренче кыңгырау чылтырады.
- Кайда икән инде бу ачкычлар? - диеп як – ягыма каранам, парта астына да төшеп мендем, сумкамнан да эзләп карадым. Ләкин ачкычлар беркайда да юк иде.
- Үскәнем, нәрсә таба алмыйсың? -дигән ягымлы тавыш ишетелде.
Бу минем беренче укытучым Сөмәя апа иде.
-Әнием миңа ия белән хәбәр дигән ачкыч табып алып кайтырга кушты.Ә алар беркайда да юк , - дип мин елап җибәрде.
- Табабыз без аларны. Тик аларны сумкадан , парта астыннан түгел, китаптан , дәфтәрдән эзләргә кирәк,- дип, назлап, укытучым мине мәктәп тормышына алып кереп китте. Мин шул вакыт үземдә укытучы булу теләге уянганын сиздем. 8ел сизелми дә үтеп китте.
Укытучы булу теләген тормышка ашыру өчен Арча педагогика училищесына укырга кердем. Мөнирә Әхмәтовна ия белән хәбәрне әй эзләтте , әй эзләтте соң! Бу эш шулкадәр мавыктырды: дүрт ел үтеп киткәне сизелмәгән дә.
Инде үзем укытучы булдым. Тик ия белән хәбәр һаман да миңа тынычлык бирми бит! Гел аларны табасы гына килеп тора!
Кызыксынуым мине Казан дәүләт педагогика университетына алып килде. Менә дигән татар телчеләре укытты безне анда: Асылгәрәева Роза Әминовна, Харисова Чулпан Мөхәрләмовна, Галимуллин Фоат Галимулович... Алар бездән менә дигән татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләп мәктәпләргә озаттылар.
Мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы !
Туган телебезгә , халкыма, мәдәниятыбызга мәхәббәт тәрбияләү өчен хәзер мин җаваплы.Укучыларым ия белән хәбәрне китап һәм дәфтәрләрдән генә эзләргә риза түгел, аларга заман таләпләренә туры килгән методлар кирәк булып чыкты. Мин методик темамны аларның ихтыяҗларына туры килерлек итеп эшләргә тырыштым. Аны: ,, Инновацион технологияләр кулланып татар телен һәм әдәбиятын укыту” дип алдым.
Чөнки мәктәбебез шартлары миңа дәресләрдә төрле видео техниканы уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Кабинетым интернет челтәренә тоташтырылган компьютер, принтер, сканер, интерактив такта, проектор белән җиһазландырылган. Ә бу мөмкинлекләр мине даими рәвештә укытуның яңадан-яңа алымнарын эзләргә этәрә. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютерның мультимедия мөмкинлекләреннән киң файдаланам. Дәресләрдә төрле видео, презентацияләр кулланам. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә презентацион Роwег Рoint программасында укыган әсәргә иллюстрацияләр ясыйм, аларны принтер аша чыгарып укучыларга да таратам.
Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын ачып бирә, аны мәдәниятлы итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли.
Үз белемен күтәрү өстендә эшләмәгән укытучы укытучы түгел. Мин дә заманнан арта калмас өчен, төрле белем күтәрү курсларына йөрим. Алган белемнәрне дәресләрдә генә куллану белән чикләнергә ярамый. Мин укучыларымнан да шуны тәләп итәм.
Ия белән хәбәрне эзләгәндә төрле ачышлар ясыйбыз. Аларны укучылар белән төрле конференцияләрдә катнашып уртаклашабыз. Ныклы әзерлек белән катнашуыбыз үзенең нәтиҗәләрен бирә:гел югары урыннарга ирешәбез.
Район һәм шәһәр конкурслары да минем укучыларымнан башка узмый.,, Татар егете”, ,, Татар кызы”, ,, Татар җыры” һәм башка конкурсларда актив катнашабыз.
Мәктәп тормышы мине шулкадәр мавыктырган , 19 ел күз ачып йомганчы узып та киткән. Башкалар белән уртаклашырлык эш нәтиҗәләрем дә байтак җыелган.Аларны интернет челтәренең төрле тармакларына урнаштырдым.
Колагымда әнием сүзләре яңгырый: ,, Ия белән хәбәрне табарга тырыш. Алар – тормыш ачкычлары.” Әйе, әнием сүзләрендә бик тирән мәгънә ята икән. Чыннан да , алар гомеремнең һәр этабына яңа ачкыч икән бит.
Беренчедән-алар мине туган телемне , халкымны, гореф-гадәтләремне сакларга өйрәтә.
Икенчедән –үз балаларымны, укучыларымны туган телдә тәрбиялим.
Өченчедән –яраткан һөнәремне табарга ярдәм итте.
Эзлим,әле дә эзлим мин ия белән хәбәрне. Тик үзем генә түгел, гаиләм, укучыларым, хезмәттәшләрем белән бергә эзлим.
Туган телем, халкым яшәгәндә эзләрбез, югалтмабыз без сезне Ия белән Хәбәр!
"Татар егете", " Татар кызы" конкурслары
№ | Мультимедиа |
1 |
мастер класс
выступление перед учителями
|
2 |
Тукай шигырьләре буенча
выступление учеников на конкурсе по сказкам великого татарского поэта Г. Тукая
|
№ | Мультимедиа |
Нет данных |
Комментарии (54)





Начало Сюда 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Туда Последняя