С нами 17172 учителя, 7299 учеников.
Присоединяйтесь – это бесплатно!
200
моих комментариев
4
блога
0
сообществ
10
учебных материалов
0
статей
0
мастер-классов
0
экскурсий
0
дискуссий
0
новостей
Эльмира Зарафутдинова, (на сайте с 04.02.2014 г.)
Был(а) на сайте 11 месяцев назад
Рейтинг: 48.29/283
325 865
просмотров
235
комментариев
391
место в рейтинге
Текстовый блок
   Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек тиешле тәрбия бирелмәгәндә — гүзәл кеше дә җитешмәс...                                                                                                              (Риза Фәхреддин)
 
Балаларда матурлык идеалы тәрбияләү
Балаларда матурлык идеалы тәрбияләү
(уйланулар)
         Белем бирү – аңны үстерү, тәрбияләү исә - кешенең үз-үзен тотышын билгели торган хис-тойгылар формалаштыру дигән сүз. Белем үзеннән-үзе генә яхшы кеше ясамый, ягъни белем туплау процессы тәрбиядән башка булмый, әмма ул фән, әдәбият, сәнгатьнең тәэсир көчен арттыра, кешегә идеал табу мөмкинлеген киңәйтә.
         Намуссызлык, битарафлык, оятсызлык, кансызлык кебек күренешләр чәчәк аткан бер вакытта балаларыбызда матурлык идеалы тәрбияләү актуаль мәсьәлә булып тора. Мин эстетика белгече түгел, шулай да ана теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе һәм әни кеше буларак, бу өлкәдә кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә.
         Эстетик тәрбия идеалы дигәндә, мин халык иҗаты белән танышу, җыр һәм музыкага, биюгә өйрәтү, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тотам. Шул ук вакытта кешенең матурлыгы аның әхлак дәрәҗәсе белән дә билгеләнә. Күпмедер дәрәҗәдә тышкы матурлыкка ия булып та, эчке дөньясы гүзәллектән, матурлыкны тоя белүдән, гамьнән мәхрүм кешеләргә карата юкка гына ирония белән: “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый” димиләр. Эстетик тәрбиянең әхлак тәрбиясе белән тыгыз бәйләнештә булуы бәхәссез, чөнки кеше тумыштан ук җимерү түгел, матурлык тудыру, иҗат итү сәләте белән туа. Ләкин эстетик хисләр, бу сәләт үзеннән-үзе генә ачылып китә алмый, аны формалаштырырга кирәк. Монда инде мәктәп белән гаиләнең бер булып тотынуы мөһим.
         Күптән түгел, газета мәкаләсен укыганда, бер укучының бәхәсле фикеренә юлыккан идем. “Әгәр балаларны гаиләдә - әти-әни, әби-бабай, бакчаларда тәрбиячеләр, һәм, ниһаять, мәктәпләрдә укытучылар матурлыкны күрә белергә өйрәтсә, тормышта вәхшилекләр килеп тә чыкмас иде”, - ди мәкалә авторы.
         Балаларның, бигрәк тә яшүсмерләрнең каты бәгырьле, миһербансыз булып үсүен эстетик тәрбиянең начар куелуына яки бөтенләй булмавына кайтарып калдыру һич дөрес түгел. Монда башка бик күп факторлар да зур роль уйный бит. Тәрбиянең башлангыч нигезе гаиләдә бирелгәнен һәркем белә. Эстетик тәрбия - шуның бер өлеше. Күпме икән соң арабызда кечкенә сабыйлары белән бергә таң атуына, шәфәкъ балкуына карап сокланган; яфракларның талгын җилдә пышылдавын тыңлаган; бергәләп ясаган ояга сыерчык килүен күзәткән; кичләрен кычкырып укылган әкият геройлары өчен кайгырып, явыз көчләргә ачуланып утырган; мультфильм яки спектакль караган; кыскасы, уртак хис-кичерешләр дөньясында балаларына маяк булган; нәрсәгә сөенергә, кемне кызганырга, кемгә (нәрсәгә) сокланырга икәнлеген өйрәткән; матурның ни өчен матур, ямьсезнең ни өчен ямьсез икәнен уртага салып сөйләшкән әти-әни, әби-бабай?! Үзебез нинди үрнәк күрсәтәбез микән? Машинада барганда ыргыткан шешәләрнең юл буенда, табигатькә чыкканда өеп калдырган чүп-чарның әрәмә-урман эчендә, үтеп барышлый гына түккән тирес өеменең яр буенда ятарга тиеш түгеллеген аңлатып карыйк без шуны күреп үскән балага. Нинди җавап ишетәчәгебезне белеп торабыз.
         Көне буе сүндерелмәгән телевизор, компьютер да матурлык идеалын тәрбияләүдә (әллә тәрбияләмәүдәме?) үз өлешен кертә. Мәгълүмат чыганагы, кызыклы кешеләр белән очраштыручы, вакытны янга калдырып, иң яхшы сәнгать әсәрләрен өебезгә үк китереп бирүче “тылсым тартмасы” дип карасаң, дөрес файдалансаң, аларны дус, ярдәмче дип санарга мөмкин. Ә инде хис-тойгылар белән тулы реаль чынбарлыкны, ягъни тормышның үзен алыштырса, аларның бәла, куркыныч чыганагына, “бозыклык тартмасы”на әвереләчәгенә шик юк. Телевизор-компьютер балалар бүлмәсендә торса, контроль бермә-бер кими дигән сүз. Шул ук вакытта балаларыбызның нинди кино, теле-радиотапшырулар яратуы, нинди музыка, җырларга өстенлек бирүе, кемнәрне кумир итүе, нинди уеннар уйнавы, нинди кием киюе белән кызыксынырга, бу турыда ныклап торып уйланырга, негатив күренешләрнең асылына мөмкин кадәр иртәрәк төшенергә, дөрес юнәлешне табарга ярдәм итәргә тиешлегебезне онытмасак иде, хөрмәтле әти-әниләр. 
         Бар ул, бар балаларында матурлык идеалы тәрбиялүче, башкаларга да үрнәк итеп куярлык гаиләләр. Кызганыч, тик алар күпчелекне тәшкил итә дип әйтеп булмый шул. Югарыда телгә алынган мәкаләдәге “тәрбиячеләр, укытучылар матурлыкны күрә белергә өйрәтсә...” дигән өлеш белән килешеп булмый. Бәлки автор тәрбия программаларының камил булмавын, әстетик тәрбиянең заманга яраклаштылган системасы эшләнмәгәнлеген күз алдында тоткандыр. Ничек кенә булмасын, эстетик тәрбиянең асыл җепләре мәктәптә укытылучы һәр предметның, һәр тәрбия чарасының нигезенә шулкадәр тыгыз үрелгән ки, беренче карашка, аны хәтта күреп тә булмый. Ә тел, әдәбият, тарих, рәсем сәнгате, музыка, технология кебек дәресләрдә укытучы турыдан-туры сәнгать әсәрләре белән эш итә. Һәр укытучы эстетик сыйфатлар, зәвык, сәнгатьтә һәм тормышта гүзәллекне аңлый һәм тормышны матурлык кануннары нигезендә кора белүне җитлеккән кешедә булырга тиешле зарури үзенчәлек итеп карый. 
         Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш.
Балаларыбызның әти-әниләргә әйтер сүзләре
Балаларыбызның әти-әниләргә әйтер сүзләре
Әлеге текст үзенә ирек яуларга һәм хокукларын якларга теләгән баланың үзенчәлекле монологы гына түгел, ә өлкәннәрне үзара аңлашуга, әңгәмәгә чакыру да.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png   Мине артык иркәләмәгез, моның белән сез мине бозасыз. Мин нәрсә сорыйм, шуны алырга кирәк түгел икәнлеген бик яхшы беләм, бары сезне сынап кына карыйм.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Миңа карата кырыс булырга курыкмагыз. Миңа шундый мөгамәлә ошый. Бу миңа үз урынымны билгеләргә ярдәм итә.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Юләр һәм мәгънәсез сорауларыма җавап бирмәгез. әгәр болай эшлисез икән, бераздан гел үземә генә игътибар иттереп торырга теләвемне аңларсыз.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png   Минем юк-барга җебергә торуларыма артык игътибар итмәгез. Мин бик еш кына авыруга сабышып үземә күңеллелек, рәхәтлек ала башларга мөмкинмен.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Минем тискәре гадәтләремә артык игътибар итмәгез. Бу миңа аларны тагын да дәвам итү өчен сәбәп булырга мөмкин.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Миңа үземне үз яшемә караганда кечерәк итеп тоярга юл куймагыз. Мин елап сезне һәр очракта "җиңә" башларга мөмкинмен.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мин үзем башкара алган эшләрне минем өчен эшләмәгез, чөнки алга таба да сезне хезмәтче итеп файдалана башлаячакмын.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Минем провокацияләргә бирелмәгез. Юкса мин тагын да зуррак "биңү"ләргә ирешергә тырышачакмын.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мин нәрсәне дә булса ялгыш эшләгән өчен тизрәк сорау ала башламагыз. Кайчак мин ни өчен нәкүменә шулай эшләгәнемне белмим.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Минем намусымны артык зур сынауларга куймагыз. Куркып, ялганчыга әйләнергә мөмкинмен.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Минем курку-шикләнүләрем сезне борчуга салмасын. Юкса мин тагын да катырак курка башлаячакмын. Мине бары тик курыкмаска гына өйрәтегез.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Үти алмастай вәгъдәләр бирмәгез. Бу минем сезгә булган ышанычымны какшата.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Икеле-микеле сөйләшмәгез. Бу миңа үз сүземне сүз итәргә мөмкинлек калдыра.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Миңа гел бәйләнеп, бертуктаусыз мыгырданып тормагыз, юкса мин ишетмәмешкә салышып үз-үземне якларга мәҗбүр булачакмын.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Миңа бертуктаусыз нотык укымагыз. Минем нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен белүемне күреп, сез гаҗәпкә калачаксыз.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Беркайчан да үзегезне камил һәм гөнаһсыз итеп күрсәтергә тырышмагыз. Болай эшләп сез үзегезне башкалар белән чагыштырып карарга урын калдырачаксыз.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мин: "Мин сезне күралмыйм!", дисәм, курыкмагыз, үпкәләмәгез. Минем бу сүзләремнең мәгънәсе бөтенләй башка. Мин сезнең миңа карата эшләгән начар гамәлләрегез өчен үкенүегезне генә телим.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Әгәр сез башта миңа мине яратуыгыз хакында әйтеп, аннары үзегез өчен берәр эш башкаруымны сорасагыз, мин үземне базарда дип хис итәчәкмен. Бу очракта мин сатулаша башлыйм һәм җиңәчәкмен дә.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Минем нәрсәне дә булса ялгыш эшләвемне үлемгә тиң гамәл итеп карамагыз. Минем дә хаталанырга, аны төзәтергә һәм шуннан сабак алырга хакым бар. Әгәр сез мине бернигә дә яраксыз дип битәрләп торсагыз, алга таба мин нәрсә дә булса эшләргә куркып торачакмын.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мине үзем ясаган хаталарның нәтиҗәсеннән сакларга тырышмагыз. Сезнең кебек мин дә үз тәҗрибәмнән чыгып өйрәнәм.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Минем экспериментлар ясарга яратканымны онытмагыз. Шулай итеп мин дөньяны өйрәнәм, зинһар өчен, моңа каршы килмәгез.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Конфликтның иң кызган вакытында минем үз-үземне тотышым турында фикерләрегезне әйтеп калырга ашыкмагыз. Кайбер объектив сәбәпләр аркасында бу вакытта минем колакларым томалана һәм сезне тыңлыйсы килү теләге кими. Билгеле бер адымнар ясагыз, ә минем белән бу турыда соңрак сөйләшерсез.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Чит кешеләр барында мине төзәтергә тырышмагыз. Күзгә-күз карап тыныч тавыш белән ясалган кисәтүләргә мин күбрәк игътибар итәм.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Сезнең хуплау, мактауларыгыздан башка минем уңышларга ирешә алмасымны аңлагыз.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мин сезнең бер-берегезне яратуыгыз аркасында дөньяга килүемә ныклап ышанырга тиешмен. Сезнең гел талашып, әйткәләшеп торуларыгыз моның киресен раслый.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мин энемне яки сеңлемне артыграк яратуыгызны күрсәм ачуланачакмын һәм игътибар белән ярату күбрәк эләгүчегә күбрәк һөҗүм итәчәкмен, чөнки шулай гаделрәк булыр дип саныйм.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мин хәзердән үк инде капма-каршы җенес белән кызыксынам. Әгәр сез бу турыда сөйләшүдән качсагыз һәм берни дә аңлатмасагыз, бу турыда мин яшьтәшләремнән һәм өлкәнрәк балалардан беләчәкмен. Сезгә шулай тынычрак булырмы?
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png   Минем ачыктан-ачык сорауларымнан качмагыз. Әгәр ул сорауларга җавап бирмисез икән, мин аларны сезгә бирүдән туктыйм һәм кирәкле мәгълүматны каяндыр читтән эзли башлаячакмын.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Сезгә бик авыр булган вакытны мин тоям. Миннән качмагыз. Барысын да үзегез белән кичерергә мөмкинлек бирегез. Сез миңа ышанасыз икән, мин дә сезгә ышаначакмын.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Без бик аз вакыт бергә булабыз дип борчылмагыз. Минем өчен вакытның күпме булуы түгел, ә бергә үткәргән вакытның ничек булуы мөһимрәк.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мине көч кулланып җиңәргә тырышмагыз. Бу миндә көчлене генә санга сугарга кирәк икән дигән ялгыш фикер калдыра.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мин яшьтәшләремә һәм үземнән өлкәнрәкләргә тартыла торган чорда бик игътибарлы булыгыз. Бу вакытта минем өчен аларның фикере сезнекеннән өстенрәк булырга мөмкин. Бу чорда мин сезгә гел тәнкыйть белән караячакмын һәм сүзләрегезне кылган гамәлләрегез белән чагыштырып торачакмын.
 http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Миңа карата дустанә мөнәсәбәттә булыгыз. Шул вакытта мин дә сезнең дустыгызга әйләнермен. исегездә тотыгыз: мин тәнкыйтькә карап түгел, ә үрнәккә карап өйрәнәм.
 
Мультимедиа
Мультимедиа
1
2
Ислам дине - җиңел дин!

Ислам дине – җиңел дин!

«Ислам дине – җиңел дин. Кем дә кем шул җиңеллеккә риза булмыйча, артык гыйбадәтләр кылырга керешсә, гаҗиз калыр да, бу дин белән көрәшә торгач җиңелер, һәрвакыт кыла торган гыйбадәтләрен дә җиренә җиткереп үти алмый башлар. Дин эшләрендә бик артык тирән кермичә, урта һәм гадел юлны ихтыяр итегез, камил гыйбадәт кыла алмасагыз, шуңа якынрак рәвештә гыйбадәт кылырга тырышыгыз, аз булса да гыйбадәтләр бәрабәренә савап булачагын фикерләп сөенегез, кояш чыкмастан элек, төштән соң һәм көн ахырында бераз гыйбадәт кылып алыгыз!». Бу хәдис кешене камил рәвештә гыйбадәт кылырга тырышудан тыймый, бәлки, чиктән ашуны муафикъ күрми.
Үзенең асыл хаҗәтләрен һәм өй җәмәгатенең кирәкләрен табу юлында көннәр буенча эш эшләргә мәҗбүр булган кешеләрнең фарыз намазларын азга санап та бик күп нәфел намазлары укулары, бер тәүлектә унар, утызар мең зекер әйтүләре, вирдләр укулары, бу хәдиснең мәгънәсенә күрә, мактаулы эш булмавы күренә. Һәр нәрсәнең үз кешесе бар. Эш кешеләре булган бер җәмәгатькә имам булып намаз укытучы бер сәхабәнең иртәнге намазда озын сүрәләр укыганлыгын белгәннән соң, Рәсүлебез әлеге сәхабәгә кыскарак сүрәләр укырга кушкан. Икенче бер имамның җәмәгать намазын озын итеп укуын ишеткәннән сон: «Сезнең арагызда кешеләрне биздерүчеләр дә бар икән. Әгәр сезнең берәрегез имам булып намаз укытса, намазны кыскарак тотсын, чөнки оеп укучылар арасында зәгыйфьләр, олы яшьтәгеләр һәм эш кешеләре дә була», – дип шелтә кылган.
Пәйгамбәрләрнең һәркайсы бер нигез үзәренә җибәрелгәннәр, шуның өчен диннәре бер, бары тик шәригатьләре, заман таләбенә карап, төрле.
Дин эшендә чиктән ашып китеп арттырып җибәрүдән сакланыгыз. Чөнки үткәндәге кешеләрнең һәлак булуларына диндә чиктән ашулары сәбәп булды.
Бик күпләр: «Гыйбадәт кылуда ни зарар бар?» – дигән рәвештә фикер йөртәләр. Моның ярамаган эш булуы хакында мәшһүр Ислам галимнәренең бастырып чыгарган әсәрләре күп булса да монафыйклар, динсез һәм күп төрле гөнаһлы фиркаларның астыртын аздырулары һәм үзләре адашкан галимнәрнең адаштырулары сәбәпле алар күңелләргә тәэсир итми, игътибарны үзенә җәлеп итми калдылар. Шуның өчен бу нәрсә Ислам дөньясына таралып, бөтен әтрафны каплап алды. Һәр гасырда һәм һәр мәм-ләкәттә халыкның табигатьләренә, гореф-гадәтләренә хуш күренерлек рәвеш белән голүнең төрләре бик күбәйде. Шулардан берсе – Коръән белән Сөннәтне читкә куеп бәндәләргә иярү.
«Сарык көтүенә җибәрелгән ике ач бүренең көтүгә китергән зарарына караганда берәүнең мал һәм дәрәҗәгә күңел бирүе диненә күбрәк зарар китерә».
Ягъни, ач бүреләр көтүгә мал белән мәртәбәнең дингә зарар китерүләре кадәр зарар китерә алмыйлар, чөнки, әгәр кеше малны сөйсә, аны кулына төшерү өчен кеше хакына да, хәрамга да карамый. Әгәр берәү дәрәҗәгә омтылса, ул шуңа ирешү өчен кулыннан килгән тозак, мәкер хәйләләрне кора. Шуның белән күзе сукыраеп, хакыйкатьне күрмәс була.
Гомәр разыяллаһү ганһүдән риваять кылына: «Көннәрдән бер көнне, без Аллаһының Илчесе Мөхәммәт галәйһиссәләм  янында утырган вакытта, безнең янга актан киенгән кара чәчле бер кеше килде. Аны мөсафир дип әйтеп булмый иде һәм аны безнең арадан берәү дә белүче юк иде. Ул Мөхәммәт галәйһиссәләмнең  каршысына утырды да, учларын аның тезләренә куеп: «Мөхәммәт! Нәрсә ул Ислам?» – дип сорады. Мөхәммәт галәйһиссәләм  аңа болай дип җавап бирде: «Ислам ул – бер Аллаһ Тәгаләдән башка һичбер гыйбадәт кылынырга лаеклы зат юк, Мөхәммәт – Аның Илчесе, дип гуаһлык бирүең; шулай ук, намаз укуың, зәкят түләвең, Рамазан аенда ураза тотуың һәм, әгәр барырга мөмкинчелегең булса, Мәккәгә барып, хаҗ кылуыңдыр». «Дөрес», – диде әлеге кеше. Без аның үзе сорау биреп, җавап алгач, аның дөреслеген үзе үк раславына бик гаҗәпләндек. Шуннан соң ул: «Нәрсә ул Иман?» – дип сорады. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Синең  Аллаһ Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә һәм тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан булуына иман китерүең», – дип җавап бирде. «Бу да дөрес», – диде әлеге кеше. Шуннан соң ул: «Нәрсә ул Ихсан?» – дип сорады. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Синең Аллаһы Тәгаләгә  Аны күзең белән күреп торганың кебек,  син Аны күрмәсәң дә, Ул сине күреп тора дип гыйбадәт кылуың», – диде. «Дөрес», – диде әлеге кеше. «Миңа ахырзаман турында сөйлә», – диде бу кеше. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Соралучы аның турында сорау бирүчедән күбрәк белми», – дип җавап бирде. «Ахырзаман җитүенең билгеләре турында булса да сөйлә», – диде әлеге кеше. «Кол кыз үзенең хуҗабикәсен тудырыр, ә шәрә, яланаяк һәм надан дөя көтүчеләре биек йортлар төзүдә ярышырлар», – дип җавап бирде Аллаһның Рәсүле. Әлеге кеше китеп баргач, Мөхәммәт галәйһиссәләм озак кына вакыт уйга чумып утырды. Шуннан соң ул: «Гомәр, миннән сорау алган кеше кем икәнен беләсеңме?» – дип сорады. Мин: «Аллаһы Тәгалә һәм Аның Илчесе генә беләдер»,- дип җавап бирдем. Мөхәммәт галәйһиссәләм: «Ул – сезгә динегезне өйрәтер өчен килгән Җәбраил иде, », – диде».
Димәк, безнең динебез шул нәрсәләрдән гыйбарәт икән. Хакыйкый мөселман Ислам диненең барлык күрсәтмәләрен дә үз вакытында үтәргә һәм бу диннең төп нигезләрен сакларга, нинди генә каршылыклар, киртәләр булса да, хак юлдан тайпылмаска тиеш.
Пәйгамбәребез, галәйһиссәләм: «Аллаһ Тәгалә бу Ислам өммәтенә һәр йөз ел башында диннәрен яңартучыларны җибәреп тора», – дигән.
Ислам диненең бозылу һәм үзгәрү ихтималы булмаса да, аңа надан халыклар һәм бидгать әһелләре диндә булмаган төрле хорафәтләр кушу, диндә булмаган нәрсәләрне диндә бар дип күрсәтү ихтималы бар. Шуның өчен Аллаһ Тәгалә һәр гасырда РәсүлүЛлаһ китергән саф диннән хәбәрдар адәмнәрне – галимнәрне җибәреп тора, шаять алар шул диннең хакыйкатен, чынбарлыгын халыкларга аңлатырлар, өйрәтерләр һәм шул дәвердәге һәртөрле ачышларга заманча җавап бирерләр.
Әгәр кемгә дә булса берәүгә дин турында үгет-нәсыйхәт ителсә, бу нәрсә ул кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан булган бер нигъмәттер. Әгәр ул шул нәсыйхәтне шөкер итеп кабул итсә, үзе өчен бик яхшы, әгәр кабул итмәсә, шул нәсыйхәт ул кешенең зарарына дәлил булып торыр һәм аңа карата Аллаһның ачуы артуга сәбәп булы
Текстовый блок
Бала тәрбияләү – җиңел мәсьәләләрдән түгел. Ул – чын мәгънәсендә көндәлек зур хезмәт. Баланы тәрбияләп, аны һәр яктан да камил булган шәхес итү – һәр ата-ананың бурычы.
Үзенең баласы өчен һәр ата-ана Аллаһ каршында җаваплы. Шуның өчен нарасыеңны тәрбияче, укытучыларга гына тапшыру һич дөрес түгел. Аның белән син үзең дә көн саен шөгыльләнергә бурычлысың. Син үз алдыңа бурыч-максатлар куеп, шуларга ирешү өчен бар тырышлыгыңны, бөтен көчеңне түгәргә тиешсең. Чөнки синең балаңның үсеше белән синнән дә кызыксынган кеше юк.
 Аллаһка ышанган һәрбер кешенең изге бурычы – бала күңелендә безнең Раббыбызга, Иләһебезгә, бөтен нәрсәне камил итеп Яратучыга, Аның диненә карата мәхәббәт, дөрес караш уяту.
Әлеге мәсьәләдә җиңел ярдәм итәрдәй корал – дини шигырьләр.
Шигырьләр, гомумән, тиз истә калучы, озакка хәтердә сакланучы, аңлаешлы, гади, шул ук вакытта, матур, тирән мәгънәгә ия булган әсәрләр.
 Бала аларны кечкенәдән үк исендә калдырып, үсә бару дәверендә аларда сөйләнелгәннәрнең чын мәгънәсенә күбрәк төшенәчәк, күбрәк аңлый барачак.
 Бөек Аллаһ турындагы шигырьләрне өйрәнеп, кече яшеннән үк бала Аллаһ Тәгаләнең Кем икәнлеген белеп, Аның турында дөрес фикер йөртә, ә башка дини темага язылган шигырьләрне өйрәнеп, күбрәк белем ала.
 Бары тик шигырьләрне дөрес итеп сайлап алырга гына кала.
 Балага шигырь өйрәтү – күп вакыт таләп итми торган шөгыль, ләкин нәтиҗәсе аның бик уңышлы, әһәмиятле.
РЕКОМЕНДАЦИИ РОДИТЕЛЯМ НА КАЖДЫЙ ДЕНЬ

Комментарии (235)

Начало Сюда 1 2 3 4 5 6 38 39 40 Последняя

#1 Эльмира Табрисовна, Поздравляю вас с днём рождения. Желаю всего наилучшего.
Екатерина Морозова, дата: 06.07.2021 в 6:45  
#2 Эльмира Табрисовна, благодарю Вас за внимание к моему портфолио! У Вас отличные страницы. Как на масленой неделе из печи блины летели! С пылу, с жару, из печи, все румяны, горячи! Масленица, угощай! Всем блиночков подавай. Спасибо за +, но в рейтинге он не отразился.
Татьяна Образцова, дата: 21.02.2017 в 17:14  
#3 Эльмира Табрисовна, замечательное портфолио, мой + вам!
Екатерина Белова, дата: 04.02.2017 в 22:46  
#4 Эльмира Табрисовна, рада приветствовать Вас на сайте! Спасибо, что заглянули в гости. У Вас очень богатое портфолио! Очень много интересных материалов. Вы - молодец! Очень творческий учитель! Примите от меня плюс в поддержку Вашего рейтинга! Очень интересную тему Вы приподняли в своем опросе. Я просто не разрешаю ребятам пользоваться сотовыми телефонами во время проведения уроков и на перемене.
Юлия Пасынок, дата: 31.01.2017 в 14:05  
#5 Эльмира Табрисовна, здравствуйте, землячка! Спасибо за теплый комментарий! У Вас очень богатое портфолио! Дальнейших творческих успехов Вам во всём! И мой Вам "+", но повторно не ставится, жаль. УДАЧИ!
Залифа Гайсина, дата: 30.01.2017 в 22:10  
#6 Эльмира Табрисовна, здравствуйте! Мой + к вашему рейтингу.
Юлия Гапонова, дата: 30.01.2017 в 21:56  
Чтобы оставить комментарий, пожалуйста, зарегистрируйтесь и авторизируйтесь на сайте.
Страницы
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ