С нами 17186 учителей, 7306 учеников.
Присоединяйтесь – это бесплатно!
3
моих комментария
0
блогов
0
сообществ
0
учебных материалов
0
статей
0
мастер-классов
0
экскурсий
0
дискуссий
0
новостей
Лейсан Габдуллина, (на сайте с 18.01.2016 г.)
Был(а) на сайте 7 лет назад
Рейтинг: 6.8/46
13 909
просмотров
22
комментария
1 953
место в рейтинге
Внеурочная деятельность по предмету
Тема: “ Әбиемнең күңел сандыгы”
(Милли бәйрәм өчен сценарий)
 
Л.Г.Габдуллина, Г.Г.Закирова
Балык Бистәсе муниципаль районы
Югары Тегермәнлек гомуми белем бирү мәктәбе
 башлангыч сыйныф укытучылары
Максат:
1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү.
2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, халык авыз иҗатына мәхәббәт уяту;
3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.
 
Җиһазлау: Кул эшләнмәләре куелган өстәл; сандык һәм сандык эчендә - чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек, милли уен кораллары.
Кичә барышы:
 Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнәдә ике әби, бабай, кыз һәм егетләр. Кул эшләре алымнарын өйрәнәләр.
                                                 Кунаклар килә.
Камилә. (кул эшләрен карап)Әби җаным, бер генә дә тик утырмыйсыз. Кызлар, карагыз әле, нинди матур бизәлгән челтәр!  Күпме күңел җылысы, күз нурлары салынган аларга. Ә монысы – шәлъяулык. Чит-читләре челтәрләп үрелгән. Кызлар, бу шәл миңа килешәме?
Кызлар. Килешә, бик килешә.
Камилә.Минем әбием бик уңган шул. Аның серле сандыгында ниләр барын күрсәгез иде әле сез.
Әбиемнең серле сандыгы
     Кызыктыра инде күптәннән.
   Ач, әбием, безгә күңелеңне,
             Яшь буынга мирас булып калсын,
     Бер хәзинә калсын үткәннән.
Рәхилә әби. Сандыкта ниләр барын беләсегез киләме, балалар? Әйдәгез әле, бергәләп ачыйк сандыкны.(Әби сандыкны ача. Аннан сөлгеләр, кулъяулыклар, күлмәкләр һ.б. алып куя).
Назилә.Мондый матур чигүләрне, мондый матурлыкларны тудырырга никадәр түземлек, никадәр осталык һәм вакыт кирәк булган!
Рәхилә әби. Балакайларым, бу сандык бик серле сандык. Ул татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын борынгыдан килгән мирасын саклый. Сандыкта ниләр барын беләсегез киләме, балалар? Әйдәгез әле, бергәләп ачыйк сандыкны.
Назилә. Кызлар, карагыз әле нинди матур сөлгеләр! Бигрәк матур итеп чигелгән, әйе бит? Әби, син бу сөлгеләрне үзең чиктеңме?
Рәхилә әби. Үзем, балакайларым, үзем. Бүген матур итеп чигелгән затлы сөлгеләр әбиләрнең сандыгында гына саклана. Әбиләр аларны кадерләп саклый. Яшь кызлар, үз куллары белән чигеп, сугып, сөлгеләр әзерләгәннәр. Сөлгеләрнең матурлыгына карап, яшь кызларның уңганлыгы, пөхтәлеге, булдыклылыгы бәяләнгән.
Татар хатын –кызларыбыз
Эшнең серен белгәннәр.
Кич утырып, җырлар җырлап,
Оста чигү чиккәннәр.
Айсылу.  Әби, бу нинди күлмәк соң?
Рәхилә әби.  Бу  бала итәкле күлмәк кызым. Ул - татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, озын булуы белән кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән саклый.
Алъяпкычымның бизәге
Әллә кайдан күренә.
Аллы-гөлле чәчәк төшкән,
Килешәдер үземә.
Рәхилә әби. Мендәр тышларын да бик тырышып чиккәннәр. Каты телле, яман күңелле кешеләрнең күзләре шушы чигелешле мендәрләргә төшә дә хатын-кызларга күз тими. Карагыз әле, күпме хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә.
Айсылу. Әби түбәтәй белән калфакларны да күрсәт инде.
Рәхилә әби. Менә,  балалар, бу түбәтәй. Ирләрнең милли баш киеме - түбәтәй һәм кәләпүш бәрхеттән, зиннәтлеләре парчадан тегелгән. Алар көмеш, алтын, ефәк җеп, сәйләннәр белән белән чигеп, ялтыравыклар белән бизәгәннәр. Түбәтәй, кәләпүш тегә һәм чигә белгән кешене алтын куллы оста дип санаганнар. Бусы- балалар, калфак. Калфак татар хатын-кызларының тегү-чигү эшенә осталыгын күрсәтә. Алар алтын яки көмеш чуклар, төрле чигешләр белән бизәлә.
(Айсылу “Ак калфак” җырын башкара).
 
Дилүс.
         Эх, гармуннар уйный белсәм,
Уйнап сыздырыр идем.
Биючеләрнең табанын
Уттай кыздырыр идем.
Рәхилә әби. Әйе, улым, теләгең булгач, син дә өйрәнерсең әле. Гармунны Гамир бабаңа алып бир, сыздырып уйнап җибәрсен.
 (Гамир бабай борынгы татар халык көе уйный.Дилүс дәвам итә).
Фәүзия әби. И, балакайларым, күңелләрем тулып китте. Яшь чакларымны искә төшердем. Булмаса, мин дә мөнәҗәт көйләп күрсәтим әле. (Мөнәҗәт әйтә)
-Раббем алла,- диде Муса,
Миңа җәннәт булыр микән?
-Сиңа җәннәт булыр, Муса,
                                         Кылган игелегең булса.
 
-Раббем алла,- диде Муса,
Миңа җәннәт булыр микән?
-Сиңа җәннәт булыр, Муса,
Атаң -анаң разый булса.
 
-Раббем алла,- диде Муса,
Миңа җәннәт булыр микән?
Сиңа җәннәт булыр Муса
Кылган изгелегең булса.
 
(Кызлар һәм Илмир аны дәвам итә).
Рәхилә әби. И, оланнар! Нинди зур сөенеч! Халкыбызның рухи мирасы булган күңел җәүһәрләре югалмый. Аны оныкларыбыз дәвам итә. Бик зур рәхмәт сезгә (Әби читекләр ала).
Дилүс. Бу читекләрне кигәч, гел биеп кенә торасы киләдер, әйеме, әби?
Рәхилә әби. Әйе, улым. Биюченең биисе килә. Әйдә, улым Дилүс, бер биеп җибәр булмаса (Татар халык биюе башкарыла).
Рәхилә әби. Халкымның рухи хәзинәсе мәңге югалмас. Аны безнең оныкларыбыз,  энҗе якутлардай саклап,  киләчәк буынга җиткерер                                         (Татар халык җыры  башкарыла)
 

Комментарии (22)

#1 Лейсан Габделхаевна,здравствуйте. Желаю удачного оформления. Заходите на мою страничку,буду признательна за отзывы,оценку и комментарии. Вам мой+ для поднятия рейтинга.
Тамара Спиридонова, дата: 08.02.2016 в 0:10  
#2 Лейсан Габделхаевна, здравствуйте. Желаю успешного продвижения в работе над созданием портфолио! Мой + в поддержку.
Марина Лаптева, дата: 07.02.2016 в 23:03  
#3 Лейсан Габделхаевна, здравствуйте! С интересом ознакомилась с результатами вашей работы! Дальнейших успехов и удачи! Заходите в гости. Мой плюс
Наталья Трачук, дата: 01.02.2016 в 23:11  
#4 Лейсан Габделхаевна, успехов в оформлении портфолио! Новых идей и творческого подхода! Мой "+" в Вашем рейтинге. Приглашаю посетить мои странички...
Наталия Артамонова, дата: 01.02.2016 в 19:52  
#5 Лейсан Габделхаевна, рада приветствовать Вас на нашем сайте. Успехов Вам в оформлении. И мой + в копилку. Заходите в гости на мои странички. Я Вас жду с нетерпением.
Нина Васильевна Ефимова, дата: 01.02.2016 в 19:30  
#6 Лейсан Габделхаевна, здравствуйте! Хорошее начало! Мой + Вам! Приглашаю ко мне на странички и блоги! Буду рада Вашим комментариям, оценке и общению с Вами!
Марина Куприянович, дата: 01.02.2016 в 19:16  
Чтобы оставить комментарий, пожалуйста, зарегистрируйтесь и авторизируйтесь на сайте.
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ