251
мой комментарий 0
блогов 0
сообществ 2
учебных материала 0
статей 0
мастер-классов 0
экскурсий 0
дискуссий 0
новостей
мой комментарий 0
блогов 0
сообществ 2
учебных материала 0
статей 0
мастер-классов 0
экскурсий 0
дискуссий 0
новостей
Нина Фадеева, (на сайте с 02.03.2014 г.)
Был(а) на сайте 1 год назад
Рейтинг:
45.34/552
184 658
просмотров
|
345
комментариев
|
406
место в рейтинге
|
|
Результаты педагогической деятельности
АФОРИЗМНАР
1. КЕШЕ, ШӘХЕС.
Гаүһәрне таш дию белән ул – таш булмас,
Тикмә кеше гәүһәр кадрен белә алмас.
Кол Гали.
***
Саф алтынны нәҗескә буяу илән
Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс.
Акмулла.
***
Кеше үзенә үзе хуҗа, һәрбер эшеннән үзе мәсьүл.
Галимҗан Ибраһимов.
***
Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк.
Кәрим Тинчурин.
***
Үз фикереңне үткәрергә тырыш,
Бәхәскә кер, якла,
Ләкин аны көчләп башкаларга
Бөти итеп такма!
Нури Арсланов.
***
Кешеләр дә хәзинә бит.
Гариф Ахунов.
***
Үзеңне җиңү – иң зур җиңү, монда җиңелүче юк!
Шәүкәт Галиев.
***
Кешене кеше иткән бер нәрсә – кешелеклелек!
***
Кешедәге көч ул үзе уйлаганнан күбрәк.
Туфан Миңнуллин.
***
Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур уйларга омтыла.
Фәнис Яруллин.
***
Берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә,
Икенче үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә.
Флүс Латыйфи.
***
Бөекләр күп сөйләшми.
Разил Вәлиев.
***
Кеше матур! Кеше чынлап матур –
Җуймаганда күңел гөлләрен!
Нияз Акмал.
***
Мәңгелек дөньяны мизгел гомерем белән үзгәртәм дип яшә!
***
Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш
бирүче мәңгелек агач.
Шәүкәт Галиев.
***
Авыр дөньяларда яшәүчеләре...
Ә шулай да
Рәхәт!
Фирая Зыятдинова.
***
Бары гүзәл җанда гына
Бәхет чәчәкләре коена
Флёра Тарханова.
***
Кеше үзе теләгән кадәр генә бәхетле була ала.
Галимҗан Гыйльманов.
ТЕЛ ХАКЫНДА...
Бәс, ни килсә башка, бел, телдин килер,
Адәмичә нә ки кыйлса, тел кыйлыр
Мөхәммәдьяр.
***
Бу дөньяда сүзем калыр, үзем – юк.
Мәҗлүси.
***
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Габдулла Тукай.
***
И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Хәсән Туфан.
***
Тел – халыкның акылын, гореф – гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскача бөтен күңел байлыгын, мең еллар буенча үзенә сеңдерә килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә.
Гомәр Бәширов.
***
Һәр туган тел бөек үзенчә.
Илдар Юзеев.
***
Туган тел ул – бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
Зиннур Насыйбуллин.
***
Телләр үлми! Үлә бары
Телен җуйган халыклар!
Рафикъ Юныс.
***
Халкым теле – хак телем син,
Йөрәк телем.
Киләчәгем өчен мәңге
Кирәк телем!
Лена Шагыйрьҗан.
***
Тел ул – халыкның рухи дәвасы.
Марсель Галиев.
***
Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни!” – дип,
Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти!” – дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта әйтә алсаң: “Әни!”, - дип,
Соң минутта әйтә алсаң: “Әти!” – дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
Туган илең әнә шул булыр.
Зөлфәт.
***
Һәр халыкның үз теле, ул телнең үзенә генә хас моңы, матурлыгы була.
Ләбибә Ихсанова.
***
Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат – аның күңел байлыгы, теле, сәнгате.
Гариф Ахунов.
ХАЛЫК, МИЛЛӘТ ТУРЫНДА...
***
Кеше үлә – халык үлми.
Мөсәгыйть Хәбибуллин.
***
Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан.
Туфан Миңнуллин.
***
Татар булсаң, татар бул, дошманыңны ватар бул.
***
Еларга яшь калмагач, татарлар гел елмаеп үлә.
Рабит Батулла.
***
Үз ярмаңны,әйдә, үзең яр, татар! Алучы бар, ә бирүче юк сиңа. Шак-шок шакый тәрәзәңне бу дөнья – Гайрәтле чакларыңны сагына.
Рәшит Әхмәтҗанов.
***
Гасырлардан килгән хәтер ул – моң, Безнең хәтер, татар хәтере.
Роберт Миңнуллин.
***
Үзе богаулы, үзе чыбыркы тотар – бусы булыр чын татар.
Рөстәм Акъегет.
***
Милләтеңне яклап бер сүз әйтә алмасаң – әйтмә, әмма аны һичбер хурлама.
Мөхәммәт Мирза.
***
Коръән – гасырлардан килә торган иң мөкатдәс әманәт.
Фоат Садриев.
ТУГАН ИЛ ТУРЫНДА...
Туган илем...
Якынлыгың синең белмәдем мин,
Ерак китми торып,
Ничек яшьлек тәмен без белмибез,
Картлык килми торып.
Абдулла Алиш.
***
Туган якта һәр тал җырлый.
Сибгат Хәким.
***
Иленнән аерылган – җиреннән аерылган, җиреннән аерылган – җименнән аерылган.
Сәет Шәкүров.
***
Чыпчыкка да бер Ватан,
Лачынга да бер Ватан.
Шәүкәт Галиев.
***
Тәпи баскан җирем, эчкән суым
Кара, акмы,
ачы, татлымы –
бөтен гомерем белән түли алмам
шушы җирдә яшәү хакымны.
Сәҗидә Сөләйманова.
***
Ватан төшенчәсе абстракт була алмый. Шуңа күрә, ул сүзне язганда, конкрет бер җирлекне, конкрет бер төбәкне күз алдыңа китерергә тиешсең.
Туфан Миңнуллин.
***
Туган туфрак беркемне дә кире какмый ул. Туган якның туфрагы да җиңел дип, кешеләр картайгач үләр өчен тикмәгә генә туган – үскән җирләренә кайтмыйлар.
Фәнис Яруллин.
***
Адәм баласының кендеге әнисе карыныннан өзелү белән, җиргә тоташа.
Фоат Садриев.
***
Туган җирең чүл булса да,
Күңелеңдә ул гөл генә!
Ватан катлы-катлы булмый,
Ватан була бер генә!
Равил Фәйзуллин.
***
Илдә бүре булсаң да ярый
Тик ил өчен кирәк уларга!
Зөлфәт.
***
Илсез һичбер кеше, һичбер халык ирекле була алмый... Илен җуйган – иреген җуйган
***
Туган йорт – туганлыкның тирән тамыры.
Мөхәммәт Мирза.
***
Туган җирен яраткан кеше генә бөтен дөньяны ярата ала.
***
Ватансыз кеше – бакчасыз сандугач.
Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас,
Үз илең – гөлстан, кеше иле – гүрстан,
Үз илең – үз анаң, үзгә ил – үги анаң!

Комментарии (345)
#1 Нина Валентиновна! Желаю Вам успеха в этом начинании,
Удачным старт был, на одном дыхании,
Пусть будет оценен ваш труд
Признание коллег вас ждут.
Светлана Трушина, дата: 09.11.2014 в 14:28
#2 Нина Валентиновна, творческого поиска. Новых достижений Вам и Вашим ученикам! Мой +
Наталия Артамонова, дата: 09.11.2014 в 13:35
#3 НИНА ВАЛЕНТИНОВНА! Приглашаем вас познакомиться с опубликованными материалами в разделах: "Учебные материалы", "Статья", "Мастер-класс", "Блог", "Сообщество", "Новости". Будем вам благодарны за ваши комментарии и отзывы!
Татьяна Мазурова, дата: 09.11.2014 в 12:39
#4 Желаем вам успехов в оформлении портфолио. Обратите внимание на ФОРУМ, на раздел "Компьютер и все, что с ним связано", в "Мастер - классе" - для вас программы, помогающие оформить портфолио.
Татьяна Мазурова, дата: 31.10.2014 в 4:54
#5 СПАСИБО ВСЕМ! РАДА ЗНАКОМСТВУ С ВАМИ
Нина Фадеева, дата: 30.10.2014 в 23:02
#6 Нина Валентиновна! Приглашаю посмотреть мастер-классы по оформлению портфолио. Удачи в работе на этом замечательном сайте!
Светлана Трушина, дата: 17.09.2014 в 13:05
Чтобы оставить комментарий, пожалуйста, зарегистрируйтесь и авторизируйтесь на сайте.
Страницы
Начало Сюда 1 2 3 … 52 53 54 55 56 57 58 Туда Последняя