С нами 17175 учителей, 7299 учеников.
Присоединяйтесь – это бесплатно!
"Ата йорты - тормыш нигезе"
Просмотров: 369, дата: 14.03.2016, автор: Эльмира Зарафутдинова
Тема. Ата йорты – тормыш нигезе.
- Исәнмесез , хәерле көн, минем якын дусларым. Сезгә сәламәтлек, уңышлар, яхшы кәеф телим. Изге сәгаттә сыйныф сәгатебезне башлыйбыз.
Сезнең игьтибарга җыр тәкьдим итәм. - Туган йорт.
-Җыр   нәрсә турында бара?
-Туган йорт турында.
-Сез әле кайдан килдәгез, өйдән, туган йорттан.
-Туган йорт дип нәрсәгә әйтәләр. 
- Ни өчен ата йорты? диләр.
-Өйгә кем хуҗа (әти,ир кеше)
-Әти кеше нинди булырга тиеш?
Әңгәмә. Элек-электән илебезне дошманнардан ирләр саклаган. Димәк, алар дөнья терәге генә түгел, ә ил  терәге дә булып торалар.
- Ә илне саклар өчен нинди булырга кирәк? (көчле, батыр, кыю,сәламәт)
- Сәламәт булу өчен нинди яшәү рәвеше алып барырга кирәк?
- Аларга нәрсәләр керә?
- Балалар, әтиләргә багышланган нинди бәйрәмнәр бар?
Әтиләр безнең өчен иң кадерле кешеләребез. Шәҗәрә дә ирләр ягынан төзелә бит.
- Әтиләрне бәләкәй чакта гына хөрмәт итәбезме?
-Әтиләргә тиңләп тагын кемнәрне хөрмәт итәбез?(дәүәти, абыйлар,малайлар,энеләр)
-Ә без әтиләрнең яхшылыкларына ничек җавап бирәбез? (тәртипле, әдәпле, яхшы укырбыз, сүзләрен тыңларбыз)
-Әйткән сүзләрегез тормышка ашсын. Әти-әнисен-хөрмәт иткән генә бала - чын кеше була.
- Халыкта тормыш нигезенә, ата йортына карата мәкальләр бар. Хәзер берничә мәкальне укып китәрбез. Ләкин сездән ярдәм кирәк. Мин бик ерактан килдем, юлда алар буталганнар.
1.Ата йорты-ата йорты(2)
2.Төп йорт-тормыш нигезе(1)
3.Ата юлы-бәхетле бала(4)
4.-Аталы бала-балага такыр(3)
Рәхмәт булдырдыгыз!
Халыкта ир кешеләр турында тагын бер әйтем бар.
-Ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга, ир бала үстерергә тиеш.
-Ни өчен ир бала? Нәсел калырга, сакланырга тиеш.
Ә хәзер  әйдәгез үзебезнең өйне төзибез.Ул өй гади генә түгел. Бүген  әйткән матур, ягымлы, яхшы эшләребезне кабатлап  агачлар утыртып, коймаларны тотып, мәкалләрне өстәп төзибез.
                                                  Рефлекция
Бу йорт нык, аумасын, озак еллар торсын өчен нәрсәне яхшы итеп эшләргә кирәк? кемгә? Бу йортта иң бәхетле, тату сәламәт, эшчән гаилә яши.Сезнең дә балалар киләчәктә гаиләләрегез нык булсын, бәхетле һәм тигез булсын.Халыкта, оясында ни күрсә-очканын шул булыр. Рәхмәт.
Обнаружили плагиат? Сообщите об этом

Комментарии

Комментарии отсутствуют
Чтобы оставить комментарий, пожалуйста, зарегистрируйтесь и авторизируйтесь на сайте.
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ