С нами 17166 учителей, 7299 учеников.
Присоединяйтесь – это бесплатно!
200
моих комментариев
4
блога
0
сообществ
10
учебных материалов
0
статей
0
мастер-классов
0
экскурсий
0
дискуссий
0
новостей
Эльмира Зарафутдинова, (на сайте с 04.02.2014 г.)
Был(а) на сайте 11 месяцев назад
Рейтинг: 48.29/283
325 654
просмотра
235
комментариев
391
место в рейтинге
                                                    “Сәләтле балалар” белән эшләү планы
                   “Аерым шәхес белән эшләү өчен, аны белергә һәм коллективта үстерергә кирәк.  Әгәр минем  күзаллавымда аерым шәхесләр , анда- монда сибелеп, коллективтан тыш яши икән, әгәр мин аларга коллектив  үлчәвеннән башка гына якын киләм икән, мин моннан бернәрсә чыгара алмаячакмын”
                                                                                                   Күренекле педагог А. С. Макаренко
“Сәләтле балалар программасы”нигезендә түбәндәге юнәлешләр буенча эш алып барыла:
-укучыларда милли үзаң тәрбияләү;
-гуманитар стильдәге фикерләү сәләтен формалаштыру;
-шәхеснең үз-үзенә ышанганлык, үз-үзен күрсәтү, үз-үзен раслау, үз планнарын тормышка ашыру юнәлешендә рухи мөмкинчелекләрен үстерү;
-“сәләтле балаларның” фәнни-гамәли күнекмәләрен, иҗади мөмкинчелекләрен үстерү;
                       
Бурычлар һәм максатлар:
1.  Укучының фикерләү сәләтләрен үстерү.
2.  Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыда әхлак кануннары тәрбияләү.
3.  Укучының сүзлек хәзинәсен баету.
4.  Әдәбияттан белем бирү, күнекмәләр булдыру.
5.   Укучының тумыштан булган сәләтенә үсәргә ярдәм итү, мөмкинлекләр тудыру.
 
Укучылар өчен ия булырга тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр
1. Татар телен өйрәнү өчен шартлар булдыру;
2. Уку-укыту процессында укучыны аңлап һәм актив рәвештә белем алуга әзерләү, алган белемнәрен, осталыкларын, күнекмәләрен ныгыту;
3. Татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү;
4 . Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү;
5 Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен төгәл күз алдына китерү, тел үсеп торсын өчен, аның көндәлек кулланышын тәэмин итү юлларын белү;
6 Төрле стильләрне аера белү, алардан файдалана белү;
7 Әдәби әсәрнең жанрын тану, әсәрнең төп  идеясен аңлау;
8.Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалана алу;
9. Укучыларны гуманитар профиль буенча әзерләү;
10. Укучыларның телләр белү дәрәҗәләрен камилләштерү, үстерү.
Эш планы
Эчтәлеге вакыты
1 Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалану Даими
сентябрь
2 Татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җыю даими
3 Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эш:  диалогка чыгу, төрле уеннар оештыру, бәйрәмнәрдә катнашу. даими
4 Иҗади конкурсларда катнашу: “Нәфис сүз”  “Йолдызлык”, “Шигырьләр уку конкурслары”, “Иншалар язу конкурслары” даими
декабрь
февраль
март
5 Иҗади  презентация әзерләү “Мин татарча беләм” даими
февраль
апрель
6 Викторинада катнашу “Татарча да яхшы бел” даими
февраль
7 Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү даими
8 Татар телендә булган газета-журналлар белән танышу. даими
9 Интернаттан әдипләр турында мәгълүматлар туплау, альбом-папкалар, презентация әзерләү даими
10 Шәһәркүләм, республикакүләм конкурсларда катнашу даими
 
Сәләт турында фикерләр
“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. 
                                                                            Р.Фәхреддин
 
«Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү-мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы».    
                                                                                   Г.Ибраһимов.
 
«Начар мөгаллим хакыйкатьне бирә, ә яхшысы аны табарга өйрәтә». 
                                                                                                           Дистервег.
Сәләт турында мәкаль-әйтемнәр
                         * Бөркетнең канаты очканда ныгый.
 *Былбылны бытбылдыкка алыштырмыйлар.
 *Былбылны сайравыннан таныйлар.
 * Бытбылдык арасында былбыл сайрамас.
 *Ишәккә һөнәреңне күрсәт дигәч, бар тавышына бакырган, ди.
 *Зур урманда карга булганчы,
Бәләкәй куакта былбыл булсаңчы (М. Кәримнән халыклашкан).
 * Карга белән кәккүкнең төсләре бер дә, тавышлары башка.
 * Кошлар тумый канатсыз,
Кеше  тумый талантсыз.
 * Олы талантлар берьюлы гына тумый (Китаптан таралган сүз).
 * Саескан сайрау белән сандугач булмас.
 * Сандугач үз кадерен үзе белер.
 *Сандугач үз җирендә сайрый.
 *Сандугач юк елны карга дан тотар.
 * Тавис каурые белән матур,
Сандугач сайравы белән матур.
 *Талантның бер өлеше тумыштан,
Тугыз өлеше тырышлыктан.
 *Талантыңа җилкән тек, җил булмаса ишкәк ал!
 *Талантсыз кеше юк, тик нидә икәнен кеше үзе генә белми.
 *Һәр кош үз канаты белән оча.
 *Чәчәк күрсәтмәгән агачтан җимеш көтмә.
 *Ялгыз чапкан ат йөгерек.
Полезные советы-Файдалы киңәшләр
 
«Сәләтле» дип үсендермәгез
Сәләтле бала нинди була үл? Сәләт ничек чагыла? Әти-әни мондый бала белән үзен ничек тотарга тиеш? һәркайсыбызны борчыган әлеге сорауга җавап бирергә керешкәнче, шунысын алдан ук искәртеп куйыйк: бала­гызны башкаларга охшамаган дип табасыз икән,нин­дидер бер сәләтен күрәсез икән, кичекмәстән андагы бу сыйфатларны һәрьяклап үстерүгә алынырга кирәк. Югыйсә сәләт дигәненең бөресендә килеш калуы да бик ихтимал.
Сәләтле бала яшьтәшлә­реннән аңүсеше күпкә юга­ры булуы белән аерылып тора. Андый бала теге яки бу нәр­сәгә игътибарны көч куймый­ча гына юнәлтә ала. Ул күбрәк белергә, истә калдырырга яра­та, һәрнәрсәгә гаҗәпләнеп ка­рый һәм бу аңа бик ошый.
Көмеш кашык «йотып» ту­ган ул нәниләр акыл эшенә мавыктыргыч күнекмә дип карыйлар. Әти-әниләренеңәйтүләренә караганда, аларныңкүбесе, кагыйдә буларак, балачакта көндезге йокыдан баш тарта, гомумән, аз йок­лый. Сәләтле балалар вакыйга-күренешләргә бик сизгер. Күп очракта теге яки бу вакыйга белән бәйле күңелсезлекләрне дә үз шәхеслә­ренә кайтарып калдыралар. Уйламый­ча әйтелгән һәр сүз алар адресына тәнкыйть булып яңгырый. Гадәттә, мондый бала иптәшләре арасында үзен уңайсыз хис итә. Ул «фәнни хезмәт»ләр,«китап»лар язуга бик иртә алына. Шулай ук колак ишетмәгән сәяхәтләр турында хыяллана.
Тумыштан талантлы бала иртә сөй­ләшә башлый һәм бәләкәйдән күп­сүзле була. Аңа игътибар туплау берни тормый. Ул тирә-юньдәгеләрне яхшы хәтере, анализлау һәм гомумиләш­терү осталыгы, яңалыкка омтылуы, көтмәгәндә генә бер гаҗәеп фикер әйтеп куюы,килеп туган мәсьәләгә тиз һәм акыллы чишелеш табуы, тапкырлыгы белән дә таңкалдыра. Бала барын да мизгел эчендә тотып ала һәм «йота» бара.
Аңлашыла булса кирәк, өлкән­нәргә мондый «нәни могҗиза» белән мөнәсәбәт коруы һич тә җиңел түгел. Шуңа да ата-аналарга киңәш итеп,җае чыккан саен балагызның сәләтен күрсәтергә омтылмагыз, һаман мактап,аны «йолдыз чиренә» сабыштыруыгызбар диясебез килә.Балагыздан гел сүзтыңлап торуны, гелтәртипле булуныда таләп итмәгез. Әйтик,музыкага сәләтле баланыңбөек математик та булуы һичмәҗбүри түгел. Аның әлесабый гына булуын истәнчыгармагыз. Әгәр дә ул яшьтәшләре сыман уйнамаса, ягъни уенын уйнап бетермәсә,бәхетсез булып үсүе ихтимал.
Баланың һәр соравына җавап бирергә тырышыгыз. Җавабын белмисез икән, бергәләп эзләгез. Шулай итеп сез бала каршында абруегызны саклап калырсыз.
Балагызның нечкә күңелле, тәэссоратлы булуын белсәгез дә, аны дөнья мәшәкатьләреннән, чынбарлыктан ара­ларга, читләштерергә тырышмагыз.Киресенчә, ул эләгергә мөмкин булган күңелсез ситуацияләр турында аның белән ачыктан-ачык сөйләшегез.  Көндезен, йокларга яратмаса да,балагызны ял итте­рергә тырышыгыз. Аның белән нерв системасын ныгыта торган төрле уеннар уйнагыз. Шунда гына сабый сәламәт булып үсәр. Сез ба­лагызны аның белән бары дустанә, эчкерсез мөнәсә­бәтләр урнаштырганда гы­на яхшы беләчәксез. Ул сез­гә ышанырга тиеш.
Тагын шунысы да бар: сәләтле бала озак вакытлар укып яисә рәсем ясап хәрәкәтсез утырырга мөмкин. Шуңа күрә аның тормышында физкультура һәм спорт мөһим урынны алып то­рырга тиеш.

Сәләтле бала тәрбияләгез. 
                                                                                                                                     (Дэвид Льюи) 
            1.    Мин баланың һәр соравына туры һәм түземлелек белән җавап бирәм.
      2. Мин бала бүлмәсендәге һәм өстәлдәге тәртипсезлек өчен тавыш кузгалтмыйм. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырам.
      3. Уңышлары өчен генә түгел, ә балам булганы өчен яратуымны аңардан яшермим.
      4. Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөклим.
      5. Балага җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак, дип әйтмим.
      6. Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар һәм материаллар алам.
      7. Мин баланы фикерләргә, уйларга өйрәтәм, аңа кызыклы  нәрсәләрне даими укыйм.
      8. Балада һәр нәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышам, төрле вакыйгалар – хәлләр уйлап чыгаруын, хыялына каршы килмим.
      9. Мин һәр көнне бала белән икәүдән – икәү калып сөйләшергә вакыт табам.
     10. Гаилә эшләрен яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш.
     11. Мин бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмим, аны үртәмим.
     12. Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмыйм.
     13. Мин баланы олылар белән үзен олыларча тотарга өйрәтәм.
     14. Ялганга, тупаслыкка юл куймыйм.

Комментарии (235)

Начало Сюда 1 2 3 4 5 6 38 39 40 Последняя

#1 Эльмира Табрисовна, Поздравляю вас с днём рождения. Желаю всего наилучшего.
Екатерина Морозова, дата: 06.07.2021 в 6:45  
#2 Эльмира Табрисовна, благодарю Вас за внимание к моему портфолио! У Вас отличные страницы. Как на масленой неделе из печи блины летели! С пылу, с жару, из печи, все румяны, горячи! Масленица, угощай! Всем блиночков подавай. Спасибо за +, но в рейтинге он не отразился.
Татьяна Образцова, дата: 21.02.2017 в 17:14  
#3 Эльмира Табрисовна, замечательное портфолио, мой + вам!
Екатерина Белова, дата: 04.02.2017 в 22:46  
#4 Эльмира Табрисовна, рада приветствовать Вас на сайте! Спасибо, что заглянули в гости. У Вас очень богатое портфолио! Очень много интересных материалов. Вы - молодец! Очень творческий учитель! Примите от меня плюс в поддержку Вашего рейтинга! Очень интересную тему Вы приподняли в своем опросе. Я просто не разрешаю ребятам пользоваться сотовыми телефонами во время проведения уроков и на перемене.
Юлия Пасынок, дата: 31.01.2017 в 14:05  
#5 Эльмира Табрисовна, здравствуйте, землячка! Спасибо за теплый комментарий! У Вас очень богатое портфолио! Дальнейших творческих успехов Вам во всём! И мой Вам "+", но повторно не ставится, жаль. УДАЧИ!
Залифа Гайсина, дата: 30.01.2017 в 22:10  
#6 Эльмира Табрисовна, здравствуйте! Мой + к вашему рейтингу.
Юлия Гапонова, дата: 30.01.2017 в 21:56  
Чтобы оставить комментарий, пожалуйста, зарегистрируйтесь и авторизируйтесь на сайте.
Страницы
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ