моих комментариев 4
блога 0
сообществ 10
учебных материалов 0
статей 0
мастер-классов 0
экскурсий 0
дискуссий 0
новостей
325 684
просмотра
|
235
комментариев
|
391
место в рейтинге
|
|
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен, камил зәвыгын, пакъ җанын сөйләүче чигүле эскәтер-сөлгеләр, купшы калфаклар, гаҗәеп нәфис беләзек-алкалар, көмештәй чүлмәк-комганнар - һәммәсе хәзер сандыкларда гына сакланырлык кадерле, бәһасез байлык. Күңелләре дә, үзләре дә матур булган шул әби-бабаларыбызның!
Ачыйк без ул сандыкларны. Ашыкмыйча гына карыйк ул ядкарьләрне. Сокланыйк. Ерактагы тарихыбызга якынайыйк. Ачыйк сандыкны...
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар.
Горур сүз әйт, сорасалар:
Ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
Үз тарихын анык белгән!
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!
/Р.Фәйзуллин/
Түбәтәй | |
Алкалар | |
Чулпылар |
Беләзек | |
---|---|
Каптырма | |
Чигү сәнгате | |
Күн мозаикасы | |
Татар халкының милли киемнәре | |
Кереш сүз урынына...
Мәктәптә күп еллар эшләү дәверендә, укучыларым белән бу темага әледән-әле мөрәҗәгать итәргә туры килә. Чөнки бу тема бик актуаль, аны дәресләрдә, сыйныф сәгатьләредә, беседалар вакытында, төрле тәрбия чаралары уздырганда куллану бик отышлы. Шунлыктан, бу темага булган материалларны бер тирәгә туплауны кирәк таптык. Рәхим итегез, материалларны кулланыгыз!. Бер үтенеч, материалларны кулланган очракта, без күрсәткән төп чыганакларга бирелгән сылтамалар сакланса иде. Һәрбер материал кем тарафыннан да булса иҗат ителә, ул аның хезмәте, бер-беребезнең хезмәтен олыларга өйрәник... Хәерле сәгатьтә, дуслар!
Татар милли ризыклары тарихы
Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар. Аларның үзенчәлеге халык тормышының иҗтимагый, икътисадый, табигый шартларына, аның этник тарихына бәйле.
Мәгълүм булганча, татарлар төрки телдә сөйләшүче кабиләләрдән (болгарлардан һ. б.) килеп чыкканнар. Алар Урта Идел һәм Түбән Кама буйларында монголлар һөҗүменә кадәр бик күп элек яшәгәннәр. IX гасырның азагы, X гасырның башында монда беренче феодаль дәүләт барлыкка килгән, аны Болгар йорты дип атаганнар.
Шуннан соңгы тарихи вакыйгалар (аеруча Алтын Урда чоры белән бәйле вакыйгалар), бу төбәкнең этник процессын шактый катлауландырсалар да, халыкның хуҗалык мәдәнияте өлкәсендәге тормыш тәртибен үзгәртмәгәннәр. Татарларның матди һәм рухи мәдәнияте, шул исәптән аларның ашлары да, төрки кабиләләрнең Болгар йорты чорындагы этник үзенчәлекләрен саклап калган.
Ләкин татар халкының милли ашлары үз этник традицияләре нигезендә генә үсмәгән, аңа күрше халыкларның — руслар, мари, удмурт һ. б., шулай ук Урта Азияхалыкларының, аеруча үзбәк һәм таҗикларның ашлары йогынты ясаган. Татар халкы ашларына пылау, хәлвә, ширбәт кебек ашамлыклар, шулай ук рус милли ашамлыклары бик күптән килеп кергән. Шул ук вакытта башка халыкларга хас ашларны әзерләү, азыкларның төрләрен ишәйтү татар ашларының төп этник үзенчәлекләрен үзгәртмәгәннәр.
Милли ашларның формалашуына табигый тирәлек тә җитди йогынты ясаган. Илнең ике географик зона кушылган җирдә — урманлы Төньяк һәм далалы Көньяк, шулай ук ике зур елга — Идел һәм Чулман бассейнында урнашуы да бу ике зона арасында табигый азыклар белән алмашуга, сәүдәнең иртә үсешенә булышлык иткән. Болар барысы да халык ашларының төрләрен шактый баеткан. Татарлар көнкүрешенә дөге, чәй, кипкән җиләк-җимеш, чикләвек, төрле аш тәмләткечләр шактый иртә килеп кергән.
Ләкин, нигездә, татар ашларына бөртекле ашлык һәм терлекләрдән алынган азыклар төп юнәлеш биргән.
Татар халкы элек-электән иген иккән, терлек асраган. Табигый, халык күбрәк он, ярма кебек азыклар белән тукланган, ә XIX гасыр азагында, XX гасыр башында бәрәңгекүбрәк кулланыла башлаган. Яшелчә үстерү һәм бакчачылык, игенчелек белән чагыштырганда, азрак урын алып торган. Яшелчәләрдән башлыча суган, кишер, торма,шалкан, кабак һәм чөгендер, бераз кыяр белән кәбестә үстергәннәр. Бакчалар Иделнең уң як яр буйларында күбрәк булган. Анда алма, чия, кура җиләге, карлыганүстергәннәр. Авыл халкы урманнардан җиләк, чикләвек, колмак, балтырган, кузгалак, бөтнек, кыр суганы җыйган. Гөмбә татар халык ашларына хас түгел, аның белән соңгы елларда гына, бигрәк тә шәһәр халкы мавыга башлады.
Иген игү белән беррәттән, татарлар терлекчелек белән дә бик күптәннән шөгыльләнгән. Күбрәк сыер, сарык, кәҗә асраганнар. Атларны эш һәм юл йөрү өчен генә түгел, бәлки ите өчен дә үрчеткәннәр. Ат итен пешереп ашаганнар, тозлаганнар һәм каклаганнар. Әмма татарлар аеруча сарык итен яратып ашаган, дөрес, аңаказахлардагы һәм үзбәкләрдәге кебек өстенлек бирелмәгән. Шулай ук сыер итен дә шактый күп кулланганнар.
Крестьян хуҗалыкларында кошлар, бигрәк тә тавык, каз, үрдәк үрчеткәннәр. Борын заманнардан ук урманлы дала өлкәсендә яшәгән татарлар умартачылыкны да бик күптәннән белгәннәр. Бал һәм балавыз халык кеременең мөһим чыганагы булган.
Татарларда сөт ашлары шактый төрле булган. Сөтне, башлыча, эремчек, каймак, катык, әйрән һ. б. рәвешендә кулланганнар.
№ | Мультимедиа |
1 |
|
2 |
|
3 |
|
4 |
|
5 |
|
Начало Сюда 1 2 3 4 5 6 … 38 39 40 Туда Последняя