С нами 17182 учителя, 7300 учеников.
Присоединяйтесь – это бесплатно!
200
моих комментариев
4
блога
0
сообществ
10
учебных материалов
0
статей
0
мастер-классов
0
экскурсий
0
дискуссий
0
новостей
Эльмира Зарафутдинова, (на сайте с 04.02.2014 г.)
Был(а) на сайте 1 день назад
Рейтинг: 48.29/283
326 284
просмотра
235
комментариев
391
место в рейтинге

Мин – укытучы! Чәчкән орлыкларым
Акыл җимешенә әйләнгән.
Чөнки илем, халкым киләчәге
Минем хезмәтемә бәйләнгән.
Эштән соң, таныш сукмаклар аша, уй-фикерләр дөньясына чумып, узган гомер чакрымнарын күңелемнән барлый-барлый, салмак кына атлап, өйгә кайтып барышым. Матур кышкы кич... Башымда мең төрле уй... Күктә йолдызлар җемелди. Шул йолдызларга карап сокланам мин, чөнки һәр укучымны йолдызларга тиңлим. Алар да йолдызлар сыман: яктырак җемелдәгәне дә, янып китә алмый торганы да бар.
Мин – укытучы, бу дөньяда иң саваплы эш башкаручы, иң изге һөнәр иясе. Беренче башлап мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә укытучы атлый. Мин үзем – укытучылар династиясен зур горурлык белән дәвам итүче бер вәкил. Әтием белән әнием гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә, туган телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калуга багышлаган. Алар миндә  оешканлык, хезмәт сөю, намуслылык тәрбияләгән. Бу сыйфатлар миңа яраткан эшемә нигез салганда ярдәм иттеләр. Шушы изге һөнәргә гомеремне багышлау – тормышымның мәгънәсе. Минем уйлавымча, һәр кеше, дөньяга аяк басканда, күптән язылып куйган эш башкару өчен килә. Әмма бар ниятләр бер төрле булса, тормышның бөеклеге, мәгънәсе югалыр иде. Шул ниятләрнең иң абруйлысын башкару бәхете мине дә урап үтмәде. Шушы берчә могҗизалы, берчә үзенә тартып торган мәктәп  дөньясында укытучы булып эшләвем белән горурланам.
“Балаларга йөрәгемне бирәм”, - дип юкка әйтмәгәндер В.А.Сухомлинский. Мин бу юллар белән тулысынча килешәм, чөнки укытучы баланы белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.
Укытучы! Җанын телем-телем
Кисәкләргә телеп сала да
(Нинди олы җанлы булу кирәк!)
Бүлеп бирә һәрбер балага.
Илнең киләчәге – балалар. Мин тормышымны шушы эчкерсез, саф күңелле, самими карашлы, һәр сүземне үтәргә әзер торучы укучыларымнан башка күз алдыма да китерә алмыйм. Иманым камил: һәрбер бала үзенчә сәләтле. Укытучы балада булган шул сәләтне күрә белергә, аны ачарга, шәхес буларак үсәргә ярдәм итәргә тиеш. Әйе, әхлаклы, төпле фикерле шәхес тәрбияләүдә укытучының өлеше әйтеп бетергесез зур. Баланы шәхес итеп тәрбияләү бик катлаулы эш. Укучының психологиясен, физиологиясен яхшы белү мөһим. Баланың физик һәм психик тазалыгы, гаиләдәге климат, әти-әнисенең үзара мөнәсәбәтләре күз алдында торырга тиеш. Аларның тумыштан бирелгән сәләтен ачып, аны шәхес итеп тәрбияләү миңа – ана теле укытучысына – яңадан-яңа бурычлар өсти.
Эшне нәрсәдән башлыйм соң? Укучыларны ничек укытырга? Ә җанга якын туган телебезгә сөюне ничек уятырга һәм бу максатларга ничек ирешергә? Ана телебезне, кирәге беткән әйбер кебек, онытылуга дучар итмәбезме? Болар минем өчен иң катлаулы сораулар. Ләкин шуны беләм: мин туган телемне өзелеп яратам, һәм бу мине үз эшемә һәрвакыт нәтиҗә ясарга, тагын да җаваплырак булырга этәрә. Укучыларда үзаллылык, танып белү активлыгы тәрбияләү, тел байлыгын үстерү, өзлексез белем алу өчен шартлар булдыру укытучының профессиональ белем-күнекмәләре, дөньяны танып белү процессында эшли алуына бәйләнгән. Балаларны туган телен өйрәнүгә кызыксындыру максатыннан чыгып, компьютер технологиясенең алымнарын, күргәзмәлелек, проектлау технологиясенең формаларын, видеоматериаллар, тестлар кулланып эшлим; укучыларда намуслылык, кешелеклелек, тугрылык, батырлык, Туган илгә, җиргә, халыкка, хезмәткә сөю тойгысы һәм шәхес тәрбияләү өчен зур мөмкинлекләр тудырырдай әдәби текстларга игътибар итәм. Мин һәрчак милләтемнең, телемнең саклануы, үсеше өчен зур җаваплылык тойгысы белән яшим һәм эшлим. Предметка кызыксыну уятуда укытучының нинди шәхес булуы да зур роль уйный. Ул, беренче чиратта, үз предметын яратырга, күңелен салып, мавыгып, сайлаган һөнәренә бирелеп эшләргә, балада үзенең көченә ышаныч тудырырга тиеш.
Мин үземне яңгыр тамчысы белән  чагыштырам. Ул да бит һәрбер орлыкны үстерүдә катнаша. Минем бурычым- укучыларымның асылын табу, аларның сәләтләрен ачу, тормышта дөрес юл табарга ярдәм итү. Шытып чыккан орлык бүгенге  шартларда югалып калмасын, җәмгыятьтә үз урынын тапсын өчен, язмыш куйган киртәләрне җимереп, тәвәкәллек, зур тырышлык белән алга омтылып, икътисади-сәяси тормыш шартларына яраклашып, уңышларга ирешергә тырышым. Кешелекнең киләчәге бүгенге укытучылар кулында булуын бер минутка да исемнән чыгармыйм. Ни чәчсәң – шуны урырсың,  дигән тапкыр әйтем бар. Без балаларыбыз күңеленә нинди орлык сала алсак, хезмәтебезнең җимеше шулай булачак.
...Аяк астында кар шыгырдый: шыгыр-шыгыр... Бу шыгырдау башкарылган эшләремне дә хәтерләтә, әле башкарыласыларның күп булуын да искәртә сыман. Ап-ак кар өстеннән атлау ничек күңелле! Укытучы гомер буе әнә шул аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кардай чиста. Ә без – шул аклыкка тирән юллар сызучылар. Күккә карыйм. Ап-аяз күктә йолдызлар һаман җемелдәшә. Алар бит минем “укучыларым”. Һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Күбесе уңышлары белән мине уздырып та җибәрәләр. Чын күңелдән сөенәм мин алар өчен. Шулар белән горурланам, үземә бетмәс көч алып яшим.
Укучыларымның тормышларын уңай якка үзгәртүче, биек үрләргә менәргә ярдәм итүче, якты йолдыз итеп яндыручы укытучы була алсам, мин, һичшиксез, бәхетле.
“Галәмдә йолдызлар кабына.
Синең зур хезмәтең шуларда чагыла”. 
                                        Э. Мөэминова

Комментарии (235)

#1 Эльмира Табрисовна! Большое спасибо за поздравление! Пусть ждут приятные сюрпризы От тех, кто дорог, тех кто близок- Ведь от тепла родных людей Весенний день еще теплей! Гармонии и пониманья!!! Пускай сбываются желанья И радость наполняет дом! Добра и счастья! ​ С Женским днем!
Анжела Бурцева, дата: 08.03.2014 в 21:51  
#2 Эльмира Табрисовна! Пусть жизнь будет яркой, как солнечный день, и красивой, как весенние цветы. Счастья и исполнения самой заветной мечты!
Татьяна Мазурова, дата: 07.03.2014 в 19:42  
#3 Уважаемые,коллеги! Разрешите поздравить Вас с весенним праздником, с женским днем. Пусть озаряются лучезарными улыбками ваши лица, каждый день дарит добро, заботу и ласку. Миллионы роз, тысячи мимоз — сотни цветов к вашим ногам. Милые женщины, добрые, верные! С новой весной вас, с каплями первыми! Мирного неба вам, солнца лучистого, Счастья заветного, самого чистого! Много в вас ласки, тепла, доброты, - Пусть исполняются ваши мечты!
Эльмира Зарафутдинова, дата: 07.03.2014 в 4:12  
#4 Уважаемая Эльмира! Спасибо вам за комментарий моего портфолио. Но оно наполоуину исчезло, когда Учпортфолио переходило на новый сайт, а времени пока нетего восстановить. Я поздравляю вас с весенним праздником. Успехов вам.
нина гунькина, дата: 05.03.2014 в 1:57  
#5 Уважаемые, коллеги! Спасибо за поддержку. Сегодня я хочу Вас поздравить с началом весны. Здоровья, творческих успехов. В народе существует легенда о Первом дне весны, связана она с героическим поступком отважного юноши, который ценой своей жизни спас от Злого Змея прекрасную девушку Солнце. Отрицательный герой намеревался заточить пленницу в подземелье, лишив людей света и тепла. В неравной схватке со Змеем парень погиб, его кровь, попав на землю, превратилась в подснежники, чему во многом способствовала освобожденная девушка. Верить ли в легенды и предания, рассказанные нашими предками, каждый решает индивидуально, но отметить Первый день весны можно не только в знак памяти и благодарности молодому спасителю, радоваться стоит уже тому, что природа пробуждается от затяжного сна, дарит людям тепло и красоту. Не забудьте поздравить близких, друзей и коллег с началом весны, пусть слова поздравлений будут такими же легкими и звонкими, как первая весенняя капель.
Эльмира Зарафутдинова, дата: 02.03.2014 в 23:27  
#6 Желаю творческих успехов! Вам мой "плюс"!
Сажида Хлямина, дата: 02.03.2014 в 17:42  
Чтобы оставить комментарий, пожалуйста, зарегистрируйтесь и авторизируйтесь на сайте.
Страницы
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ